Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Инвестицон мохитне муниципалитетлар дәрәҗәсендә яхшыртырга кирәк

Инвестицон мохитне муниципалитетлар дәрәҗәсендә яхшыртырга кирәк
11.03.2019 / Икътисад

Инвестицон мохитне муниципалитетлар дәрәҗәсендә яхшыртырга кирәк
Хөкүмәт йортында республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Инвестиция советы утырышын үткәрде. Анда яңа проектларны алга этәрү буенча Стратегик башлангычлар агентлыгы генеральный директоры Светлана Чупшева, эшлекле даирәләр һәм үсеш институтлары вәкилләре катнашты.


Утырышны ачып, Радий Хәбиров республикада бизнесның актив рәвештә үсүен, сәнәгать, сәүдә, экспорт, шул исәптән чимал булмаган сәнәгать үсешен билгеләп үтте. Бизнеска ярдәм итүнең төрләре - салым ташламалары, субсидияләр, ташламалы кредитлар, милек преференцияләре, инфраструктур ярдәм. Төбәк фондлары һәм үсеш институтлары эшли. Шул ук вакытта төбәктә икенче ел рәттән инвестицияләр күләме кими.

Инвестицон мохитне муниципалитетлар дәрәҗәсендә яхшыртырга кирәк

- Без потенциалның кайда һәм нинди позицияләр буенча тулысынча тормышка ашырылмавын ачык күрәбез. Биш ай элек эшлекле мохитне нормальләштерү буенча эш башладык. Атна саен "Инвестиция сәгате"нә җыелабыз. Проектлар буенча фикер алышабыз, аларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелегенә йогынты ясый торган мәсьәләләрне оператив хәл итәбез, – диде республика җитәкчесе. – Русия Президенты куйган бурычны хәл итү, ягъни дөньяның иң эре биш икътисады исәбенә керү өчен хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, кече бизнесны үстерү өлкәсендә күп эшләр башкарырга кирәк. Тулай төбәк продуктына инвестицияләр өлеше 25-28 процентка кадәр артырга тиеш.

Инвестицон мохитне муниципалитетлар дәрәҗәсендә яхшыртырга кирәк

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров сүзләренчә, төбәкнең инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыруның методик инструментларының берсе Агентлык тарафыннан формалаштырылучы Инвестицион мохит торышының милли рейтингы булырга тиеш, ул уңышлы тәҗрибәләрне һәм нәтиҗәле алымнарны үзенә туплый.

- Башкортстан - Идел буе федераль округының әйдәп баручы икътисадларының берсе. Республика үз алдына социаль-икътисади үсеш стратегиясендә куйган максатлар гомумфедераль максатлар белән тулысынча тәңгәл килә, – дип билгеләп үтте Светлана Чупшева. – Әмма хәзерге үсеш темплары, инвестицияләр күләме кебек үк, төбәк мөмкинлекләренә туры килми.

Үз чыгышында Агентлык җитәкчесе төбәкләрдә инвестицион һәм эшкуарлык мохитен яхшырту буенча агентлык алдында торган бурычлар турында сөйләде.

Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин республикада инвестицион һәм эшкуарлык мохитен яхшырту буенча проект офисы эшчәнлеге турында сөйләде. Аның эше барышында төбәкнең Инвестицион мохит торышы милли рейтингы белән ачыкланган йомшак урыннарга анализ ясалды, шулай ук Агентлык вәкилләре катнашлыгында стратегик сессия үткән, анда тәкъдимнәр әзерләнгән һәм эшнең төп юнәлеше билгеләнгән. Мәсәлән, кече һәм урта бизнес субъектларына ярдәм итү өчен төрле үсеш зоналары, шул исәптән эшкуарлык йорты, бизнес-инкубаторлар, коворкинг-үзәкләр булдыру тәкъдим ителә.

Утырышта, шулай ук, инвестицион мохитне яхшыртуда Башкортстан Сәүдә-сәнәгать палатасының роле, инвестпроектларны алып бару системасын формалаштыруда, эшкуарлык эшчәнлеген популярлаштыру зарурлыгы турында фикер алыштылар.

Радий Хәбиров ассызыклаганча, инвестицион мохитне яхшырту мәсьәләләрен, иң беренче чиратта, муниципалитетлар дәрәҗәсендә хәл итәргә кирәк. Шуңа күрә шәһәр һәм район башлыклары белән тыгызрак эшләргә, аларны өйрәтергә, территорияләрне уңышлы үстерү нигезенең нәрсәдә булуын аңлатырга кирәк.




Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»