Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Акчасыз... малтабарлар

Акчасыз... малтабарлар
14.03.2019 / Икътисад

Акчасыз... малтабарларКече бизнес дәүләттән ярдәм көтә.

Узган атнада югары дәрәҗәдә малтабарлыкка бәйле берничә әһәмиятле вакыйга булды. Башкортстанда эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитетына яңа җитәкче тәгаенләнде. Русиянең Дәүләт думасы Рәисе Вячеслав Володин малтабарлык буенча дәүләт проекты проблемаларын тикшерүгә багышланган утырышта икътисади үсеш министры Максим Орешкин чыгышыннан ризасызлык белдерде. Министрның чыгышы башка вакытка күчерелде. Вячеслав Викторович фикеренчә, министр, Дума утырышына билгеләнгән теманы гына түгел, ә гомумән, икътисадны үстерүгә юнәлтелгән башка гомумдәүләт проектларын да җентекле өйрәнеп чыгыш ясарга тиеш.


Парламент башлыгы хаклы, чөнки малтабарлык икътисадның мөһим тармагы һәм аны, башка тармаклардан аерып карап, гомум социаль-икътисади хәлне күз алдына китереп булмый. Ул гына да түгел, соңгы вакытта үсеш нигезен тәшкил итәргә тиешле кече бизнесны үгисетү сизелә. Федераль үзәк дәрәҗәсендә дә, төбәкләрдә дә шулай. Бу тармакка ярдәм итүгә дә, аңа карата чамасыз чикләүләргә дә кагыла. Дөрес, Русия Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев бизнеска комачаулый торган нигезсез таләпләрдән кичекмәстән арынырга кирәк, дип белдерде. Бизнес алдындагы, киртәләрне, юк итү ил икътисады кискен сикереш ясасын өчен мөһим, диде ул күптән түгел.
Бизнеска куелган таләпләрне нигезләүче норматив актлар 9 меңгә җитә, дип язалар. Ул таләп­ләр мораль яктан гына түгел, ә технологик яктан да искергәннәр. Премьер-министр сүзләреннән соң, кысу-чикләүләрне бетерү юнәле­шендә эш башланды. Әйткәндәй, Премьер-министрның малтабарлыкны, гомумән, бизнесны яклаган чыгышлары моңа кадәр дә булды. Инде монысының чыннан да нәтиҗәсе булыр дип ышаныйк.
Кече бизнеска төрле дәрәҗәдәге ярдәмгә килгәндә, хәлләр һич мактанырлык түгел. Кече һәм уртача бизнес, малтабарлык турында сөй­ләгәндә төрле саннар китерәләр. Башкортстанда, мәсәлән, малтабарлык субъектлары 140 меңгә якын исәпләнә. Шуларда хезмәткә сәләтле халыкның өчтән бере (414 меңгә якын кеше) эшли. Бу саннар үзләре үк ифрат зур икътисади мөмкинлек турында сөйли кебек. Әмма, нәтиҗәлелеккә килгәндә, ул бик түбән. Дөресрәге, тармакка дәүләт ярдәме нинди, нәтиҗәлелек тә шундый.
Малтабарлыкка ярдәмгә бүлен-гән средстволарның нәтиҗә­лелеге, сарыф ителгән акчаларның салым буларак казнага ничек әйләнеп кайтуына багышлап Уфада конференция үткәргәннәр иде. Анда билге-ләнүенчә, соңгы дүрт елда тармакка дәүләтнең финанс ярдәме 2,4 тапкырга кыскарды. 2015 елда Башкортстан малтабарларына 955,1 миллион сум күләмендә дәүләт яр­дәме күрсәтелде. Шушы сумманың өчтән ике өлешен (612,3 миллион сум) федераль бюджет бүлгән иде. 2016 елда “Башкортстанда кече һәм уртача малтабарлыкны үстерү” дәү-ләт программасын финанслауга барлыгы 435 миллион сум бүленде. 2018 елда исә дәүләт ярдәме 385 миллион сум белән чикләнде.
Дәүләт ярдәмен кемнәр ала соң? Белгечләрнең мәсьәләне өйрәнеп ясаган нәтиҗәләре шундый: узган ел 17 меңгә якын кече һәм уртача малтабарлык субъектына дәүләт ярдәме күрсәтелгән. Шушы күләмнән мәгълүмати-консультатив һәм белемне күтәрү буенча ярдәмне аерып алсак, акчалата дәүләт ярдәме санаулыларга гына тигән булып чыга. Ягъни, кече малтабарлыкка ярдәм итү, гади­ләштереп әйткәндә, киңәш бирүгә кайтып кала. Башкортстанда 826 субъектка турыдан-туры акчалата ярдәм күрсәтелгән. Гомумән, 2017-2018 елларда малтабарлык субъект­ларының 0,08 проценты гына грант һәм субсидияләр алу бәхе­тенә ирешкәннәр. Шуңа күрә дә малтабарлык субъектларының салым рәвешендә бюджетка керт­кән өлеше 5 процент белән чикләнә.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?
Вчера, 08:14 :: Мәдәният һәм сәнгать
Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»