Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Russian Exporter” билгесе безнең тәм-томнарда!

“Russian Exporter” билгесе безнең тәм-томнарда!
21.03.2019 / Икътисад

“Russian Exporter” билгесе безнең тәм-томнарда!Бүген республика тышкы сәүдә әйләнеше буенча да илдә алдынгылар сафында бара.

Башкортстанда чимал, ягулык һәм әзер продукцияне экспортка чыгару, гомумән, чит илләр белән хезмәттәшлек итү, икътисади элемтәләрне үстерү өчен мөмкинлекләр зур.


Авыл хуҗалыгы җитеш­терүенең төп күрсәткечләре буенча республика Русия субъектлары арасында алдынгы урында килә. Башкортстан Русиянең “Бал башкаласы” дип тә атала. Бал безнең бренд санала һәм ул бу продукциянең эталоны булып тора. Башкортстан балы АКШ, Япония, Кытайга озатыла. 2021 елда 47нче “Апимондия” Халыкара умартачылык конгрессын үткәрү урыны итеп тә Уфа шәһәре сайланды. Республика иле-бездә нефтьне беренчел эшкәртү күләме буенча да беренче урында тора, аны эшкәртү тирәнлеге 84,1 процент тәшкил итә. Илдәге органик һәм органик булмаган химия продуктлары җитештерү буенча махсуслашкан иң эре территориаль комплекс — Башкортстанда. Төбәгебез бу тармакта Русия субъектлары арасында алдынгылыкны били. Русия базарындагы бетонкатнаштыргыч маши­наларның 78,5 проценты республикада җитеш­те-релә, пассажир суднолары төзүдә аның өлеше – 80,7 процент. Автотранспорт кузовлары чыгару буенча илдә икенче һәм вертолетлар җитеш­терү буенча өченче урын алып торабыз.

“Russian Exporter” билгесе безнең тәм-томнарда!“Russian Exporter” билгесе безнең тәм-томнарда!


Русия стратегик үсе-шенең төп юнәлешләренең берсе – халыкара кооперация һәм экспорт. Бу юнә­лештә эшчәнлекне үстерү өчен уңайлы шартлар тудыру һәм кирәкле инфраструктура формалаштыру республика алдында төп бурыч булып тора һәм ул тышкы сәүдә элемтәләре буенча илдә алдынгы.

Экспортка юнәлтелгән предприятиеләргә булышлык итү максатында республикада “Экспорт үсеше акселераторы” сынау программасы эшли. Анда 30дан артык сәнәгать һәм аграр комплекс предприятиесе катнаша. “Тәм-томнар фабрикасы” җәмгыяте “Русиядә җитештерелгән” сертификатлавын үтеп, җитештерүче сайтында һәм рекламада “Russian Exporter”
билгесен куллануга рөхсәт алды.


– 2018 елда Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты алдына республиканың тышкы сәү-дә әйләнеше үсешен тәэмин итү һәм хезмәтләр экспортын инвестицияләү, экспортерлар санын арттыру буенча тәгаен бурычлар куел­ган иде. Ел нәтиҗәләре буенча тышкы сәүдә әйлә-неше 6,6 процентка арткан һәм 5,4 миллиард доллар тәшкил итә. Шуның 4,4 миллиард доллары экспорттан булса, 1 миллиард доллар – импорттан. Бүген респуб-ликаның 800дән артык предприятиесе экспортка озату белән шөгыльләнә. Экспортның 90 проценты республиканың 20 эре ком­паниясенә туры килә, – ди Тышкы икътисади элемтә-ләр буенча дәүләт комитеты рәисе Руслан Мирсәяпов.
Узган елның декабрендә Башкортстан 2.0 Төбәк экспорт стандартын гамәлгә ашыру буенча 11 сынау төбәге исемлегенә дә керде, бу быел экспорт эшчән-легенә уңай шартлар тудыруга юнәлтелгән комплекслы чараларны гамәлгә ашыруны күздә тота. Шуңа күрә дә агымдагы елда экспорт күрсәткечләренең артуы күзаллана.
Экспорт – икътисади үсешнең стратегик юнә­леше. Сыйфатлы һәм базар ихтыяҗларын өйрәнеп җитештерелгән Башкортстан продуктларына ихтыяҗ тагын да артуына, аларның дөньяга танылуына ышаныч зур.

Энҗе ИБРАҺИМОВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»