Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Инвесторны нәрсә куркыта?

Инвесторны нәрсә куркыта?
21.03.2019 / Икътисад

Инвесторны  нәрсә куркыта?Бу юнәлештәге мәсьәләләр, иң беренче чиратта, муниципалитетлар дәрәҗәсендә хәл ителергә тиеш.

Җитештерүне арттыруга юнәлеш тотып, средстволарны яңа предприятиеләр төзүгә яки булганнарын камилләштерүгә, заманча техника һәм технологияләрне үзләштерүгә салу (тотыну) инвестиция дип атала. Шулай ук мәгарифне үстерүгә, сәламәтлек саклауны камилләштерүгә тотынылган акчаларны да киләчәккә инвестицияләр дип атыйлар. Инвестицияләр ул, гадиләштереп әйткәндә, эш урыннары, хезмәт хакы һәм салымнар, социаль-икътисади үсеш дигән сүз. Шуңа күрә Башкортстан икътисадына инвестицияләр җәлеп итү – көнүзәк бурыч дип игълан ителде.


Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәр атна саен Хөкүмәт әгъзалары һәм инвесторлар катнашлыгында “Инвестиция сәгате” төрендәге утырыш үткәрә. Бу уңайдан ул болай диде: “Без мөмкинлекләрнең кайда һәм нинди позицияләр буенча тулысынча тормышка ашырылмавын ачык күрә­без. Республикада эшлекле мохитне тотрыкландыру буенча эш башладык. “Инвестиция сәгате”ндә проектлар буенча фикер алышабыз, аларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелегенә йогынты ясый торган мәсьәләләрне оператив хәл итәбез”.
Әйе, ил, республика икътиса­дының тотрыклылыгын һәм үсешен инвестицияләрсез күз алдына китереп булмый.
“Февраль аенда Сочида Русияне стратегик үстерүгә юнәлтелгән мөһим чара – Инвестиция форумы булды. Анда безнең республикадан да зур делегация катнашты.“Бик күп эшлекле очрашулар үткәрдек. Гомум күләме 40 миллиард сумлык килешүләр һәм ниятләр турында протоколлар төзелде”, – дип белдерде форумнан соң Радий Хәби­ров.
Башкортстан икътисадына инвестицияләр җәлеп итү белән бәйле чаралар Мәскәүдә дә булды. Федерация Советында Башкортстан белән таныштыру үтте. Республика җитәкчесе Радий Хәби-ровның Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко белән очрашуы, һичсүзсез, төбәкнең имиджын күтәрү, инвесторларны Башкортстанга җәлеп итү уңаеннан бик мөһим.
Башкортстанның Русия Президенты каршындагы Вәкаләтле вәкиллегендә дә республиканың оештырылуына 100 ел тулуга багышланган акция кысаларында төбәкнең инвестиция проектларын тәкъдим иттеләр. Аны Русиянең һәм Башкортстанның Сәүдә-сәнәгать палаталары үткәрде.
Хәбәр ителүенчә, узган атнада Хөкүмәт йортында Радий Хәбиров чираттагы Инвестиция советы утырышын үткәрде. Анда яңа проектларны кулланышка кертү буенча Стратегик башлангычлар агентлыгы генеральный директоры Светлана Чупшева, эшлекле даирәләр вәкилләре катнашты. Советта Радий Фәрит улы республикада биз­несның бүгенге хәлен бәян итте һәм икенче ел рәттән инвести-цияләрнең кимүен билгеләде. “Русия Президенты куйган бурычны хәл итү, ягъни дөньяның икътисады иң үскән биш иле исәбенә керү өчен хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, кече бизнеска ярдәм итү буенча күп эшләр башкарырга кирәк”, – диде ул.
Башкортстанда 2014-16 елларда инвестиция активлыгы күзә­телде. Ул елларда, әйтик, нефть һәм газ сәнәгате пред­приятие-ләрендә күпмиллиардлы проектлар да тормышка ашырылды. Хөкүмәт, мәсә­лән, 2018 елда республикада инвес­тицияләр 361,4 миллиард сумга җитәчәк, дип фаразлаган иде. Әмма реаль чынбарлык башкача килеп чыкты, асылда инвести­цияләр өчтән бергә диярлек кимеде. Әлеге вакытта ил күләмендә инвестиция активлыгы бик түбән. Русия дәрәҗәсендә инвестицияләр җәлеп итү өч ел рәттән кимеде. Аның төрле сәбәпләре бар, дип аңла­талар. Әйтик, кайдадыр власть белән бизнес арасындагы бәйләнешләр начарланган. Кайдадыр яңа куәтләрне сафка кертү юнәлешендә эреле-ваклы киртәләр барлыкка килгән. Көнбатыш санк­цияләренең дә тәэсире бар.
Шул ук вакытта, аналитиклар фикеренчә, Русия предприятие-ләренең акчалары бар, әмма алар средстволарны яңа куәтләргә салырга ашыкмый. Икътисадтагы тотрыксызлык, үсеш булмау аларны сагайта. Чөнки инвестор табыш алуга өмет итә. Тотрыклылык булмагач, алар табыш алалмау гына түгел, ә средстволарын бөтенләй югалтырга да мөмкин. Димәк, ин-вес­­торның ышанычын яулау мөһим бурычларның берсе.
Соңгы мәгълүматлардан күрен­гәнчә, республикадагы төп социаль-икътисади күрсәткечләр илдәге уртача саннардан югарырак, без инвестиция өлкәсендә хәвеф минималь булган төбәкләр төрке­менә карыйбыз. Шул ук вакытта урыннарда үсеш өчен средстволар җәлеп итү проблемасы кискен тора. Бу уңай­дан Радий Хәбиров: “Республикага инвестицияләр сулар һава кебек кирәк. Зур максатларга ирешү өчен алар зур, җитди булырга тиеш. Бюджет керемен арттыруны, тотрыклылыкны, шәһәр һәм авылларда лаеклы тормыш дәрәҗәсен тәэмин итәргә кирәк. Бизнесның республикада үзен ышанычлы тотуын телибез. Без, үз чиратыбызда, җир, коммуни­ка-цияләр, салым ташламалары тәкъ-дим итәргә, кирәк икән – турыдан-туры финанс ярдә­ме күрсәтергә, субсидияләр бүләргә әзербез. Бер сүз белән әйткәндә, идеаль шартлар тудырырга әзер­без”, – диде. Ул ассызыклаганча, инвестицион мохитне яхшырту мәсьәләләрен, иң беренче чиратта, муниципалитетлар дәрә­җәсендә хәл итәргә кирәк. Шуңа күрә шәһәр һәм район башлыклары белән тыгызрак эш-ләргә, аларны өйрәтергә, террито-рияләрне уңышлы үстерү нигезе-нең нәрсәдә булуын аңла­тырга кирәк.
Шулай итеп, хәзер инвестиция-ләр – дәүләт сәясәтенең иң мөһим юнәлеше. Инвестицияләр җәлеп итү буенча власть органнары һәм муниципалитетлар эшчәнлеген турыдан-туры координацияләү белән республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин шөгыльләнә.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Вчера, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Вчера, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»