Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Күрсәткечләр 1221 процентка арткан!

Күрсәткечләр 1221 процентка арткан!
22.03.2019 / Икътисад

Күрсәткечләр  1221 процентка арткан!Башкортстан илдә югары технологияле һәм фәнгә нигезләнгән продукция җитештерүдә әйдәүче урыннарны били.

Егерменче гасыр башында бүгенге Башкортстан территория­сендә йөздән артык сәнәгать предприятиесе исәпләнә. Шулар арасында 40 тегермән, 30га якын сыра һәм аракы, 28 чуен кою һәм тимер ясау, тире эшкәртү заводлары, берничә туку һәм тегү фабрикасы эшләгән була.


Гражданнар сугышы чорында сәнәгатькә зур зыян килә. 1923 елда, мәсәлән, предприя­тиеләр сугышка кадәр булган күләмнең нибары 30 процентын гына җитештерә.
Билгеле булуынча,1922 елның 14 июлендә РСФСР Үзәк башкарма комитеты Уфа губернасын БАССР составына кертү турында декрет кабул итә. Республикада халык хуҗа­лыгын аякка бастыру өчен “Башкирпомощь” дип исемләнгән хөкүмәт комиссиясе төзелә. 1926 елда ук республика тулай продукция җитештерүдә уңыш-ларга ире­шә. Әйтик, күрсәткечләр 1913 елдагыдан югарырак була (го­мумән, совет чорында Башкортстанда җитештерү 1221 процентка арта).
1932 елда, Ишембайда нефть яткылыгын үзләштерә башлагач, сәнә­гатьтә үсеш темплары елдан-ел арта. 1938 елда Башкортстанда бензин җитештерелә башлый, машина төзе­леше, нефть эшкәртү буенча Уфа сәнәгать узелы барлыкка килә.
Башкортстанда Бөек Ватан сугышы елларында, ир-атларның күбесе фронтка киткәч, олысы да кечесе дә бердәм хезмәт вахтасына баса. Республика сәнәгате кыска гына вакыт эчендә хәрби рельска күчерелә: Уфа, Белорет, Стәрлетамак заводлары корал, сугыш кирәк-ярагы җитештерә башлый. Ишембай, Черниковка фабрикалары хәрби форма тегүгә күчә. Металлургия сәнәгате танклар һәм артиллерия заводлары өчен сыйфатлы һәм чыныккан корыч коюны җайга сала. Уфа нефть эшкәртү заводында берничә яңа технологик корылма сафка керә, 1942 елда авиация һәм танклар өчен ягулык җитештерү 2,5 тапкыр арта.
1941-42 елларда Украина, Белоруссия, Әзербайҗан, Мәскәү һәм Ленинградтан, илнең башка төбәк­ләреннән 120гә якын предприятиенең җиһазлары өлешләтә яки тулысынча Башкортстанга күчерелә. Нигездә, алар авиация, машина төзелеше, электр техникасы, химия һәм җиңел сәнәгать предприятие­ләре була. Шушы чорда республикада сәнәгать­нең яңа тармаклары барлыкка килә. Авиация моторлары, станоклар төзү предприятиеләре Уфада, Стәрле­тамакта урнаштырыла. Шулай ук, Белорет, Ишембай, Туймазы шәһәрлә­рендәге предприятиеләрнең куәтләре арттырыла. Аларны тәэмин итү өчен электр станцияләренең куәтләре 2,5 тапкыр үстерелә. Бу елларда барлыгы 364 предприятие сафка керде. Нефть чыгару 5 миллион тоннага җитке-релде һәм аны эшкәртү 1,5 тапкырга артты. 1945 елда Стәрлетамакта каустик сода чыгарыла башлый. Тора-бара биредәге сода-цемент комбинаты илдәге иң куәтле пред­приятие­ләренең берсе булып таныла.
Сугыш тәмамланганда, туктаусыз эшләү, җиһазларны яңарту мөмкин-леге булмау нәтиҗәсендә, аеруча җиңел сәнәгать предприятиеләренең куәтләре кими. Халык куллануы товарларына зур кытлык була. Шулай ук, инфраструктура нык искерә. Бар яктан диярлек елга белән уратып алынган Уфада, әйтик, бер генә күпер дә булмый. Җиңеп кайткан фронтовиклар җиң сызганып эшкә тотына. Ул чордагы үзенчәлекле төзелеш­ләрнең берсе – Туймазы-Уфа тор­баүт­кәргече була. Елдан-ел куәтен арттыра барган Уфа нефть эшкәртү заводына чимал җитмәгәнлектән, Туймазыдан башкалага нефть кудырырга кирәк була. Тор­баүткәр­гечне салу өчен траншея казуны якын-тирә районнар халкына йөкләттеләр. Ике шәһәр арасындагы траншея кул белән бер җәй эчендә казыла һәм торба салына, шул ук 1946 елда торбаүткәр­геч эшкә кушыла.
Илленче еллар уртасына Башкортстан икътисады сугыштан соңгы өзек­лектән арына, инфраструктура яңартыла башлый. Илнең иң зур торбаүткәргечләренең берсе – Туймазы – Омск сафка кертелә. Тимер юлларны электрлаштыру башланды, элекке эшчеләр бистәләре нигезендә химиклар шәһәре Салават, металлурглар шәһәре – Сибай үсеп чыга.
“Кара алтын” запаслары буенча “икенче Баку” дип аталган Башкортстанда, мәсәлән, ярты гасыр дәва-мында 186 нефть яткылыгы үзләш-терелгән, 17 мең скважина корылган 1 миллиард тоннадан артык “кара алтын” чыгарылган. Европадагы иң куәтле нефть эшкәртү һәм нефть химиясе комплексы барлыкка килә.
Бүген кайберәүләр совет чорын караңгылык, ачлык, кешеләрнең иреген кысу, репрессияләр, бер генә партиянең өстенлек итүе кебек җи­тешсезлекләргә генә кайтарып калдыра. Әлбәттә, гафу итмәслек ялгышлыклар булган, аларны инкарь итеп булмый. Әмма илдәге миллионнарча кешеләр якты киләчәк дип яшәгән, гаилә корган, балалар үстер­гән. Шушы миллионнар Бөек Җиңү таңын якынайту өчен, балаларның тормышы үзләренекеннән яхшырак булсын, дип көч салган.
Башкортстанның илебезнең индустриаль лидеры һәм үсешкән социаль инфраструктуралы төбәк булып танылу вакыты 50-80нче елларга туры килә. Торгынлык еллары дип аталган шушы чорда бүген икътисад­ның нигезен тәшкил иткән сәнәгать тармаклары барлыкка килә, ныгый. Халыкны бушлай торак белән тәэмин итү, медицина хезмәте күрсәтү, мәгариф үсеше буенча Башкортстан СССРның әйдәүче төбәкләренең берсенә әверелә. Әйе, туган республика куәтен арттыру өчен берничә буын армый-талмый хезмәт салды, яңа предприятиеләрне сафка кертте, яңа шәһәрләр төзеде. Бүген Башкортстан югары технологияле һәм фән­гә нигезләнгән тармак продукциясен җитештерүче иң яхшы 10 тө-бәк исәбенә керә. Ә бу потенциал нәкъ шул чорда булдырылып, арытаба камилләштерелде.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 21:33 :: Яшьлек
"Сез безгә бик кирәк!"
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Сегодня, 19:55 :: Мәдәният һәм сәнгать
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Сегодня, 18:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Барселонада Салаватны талаганнар
Сегодня, 18:08 :: Мәдәният һәм сәнгать
Барселонада Салаватны талаганнар
Туймазы хәзер Тукайлы
Сегодня, 17:51 :: Милләт
Туймазы хәзер Тукайлы
Өмәдән соң - кайнар чәй!
Сегодня, 17:00 :: Көнүзәк
Өмәдән соң - кайнар чәй!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

49 (25353) от 26 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»