Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » "Алданган дольщикларның барлык хокуклары тергезеләчәк..."

"Алданган дольщикларның барлык хокуклары тергезеләчәк..."
25.03.2019 / Икътисад

"Алданган дольщикларның барлык хокуклары тергезеләчәк..."
Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров "төзелеш сәгате" форматында киңәшмә үткәрде.


Проблемалы объектларны төзүне һәм өлешләп түләүчеләр белән хезмәттәшлек итүне тәмамлау буенча күрелә торган чаралар турында Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Григорий Невоструев сөйләде. Ул өлешләп төзүдә катнашучыларның хокукларын тергезү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләрнең кимүен билгеләп үтте. Бу башкарылган эшнең, шул исәптән мәгълүмат чараларының нәтиҗәлелеге турында сөйли. Объектлар төзелешенең финанс-икътисади схемаларын формалаштыру дәвам итә.

Киңәшмәдә Стәрлетамактагы хәл җентекләп каралды. Кабул ителгән чаралар турында шәһәр мэры Владимир Куликов сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, "Юл картасы" эшләнә, потенциаль инвестор белән хезмәттәшлек алып барыла.

"Советский" торак комплексының "БашСтрой" җәмгыяте гамәлләреннән зыян күргән ике йорт дольщикларының хокукларын торгызу эшләре алып барыла. Радий Хәбиров бу максатларга 175 миллион сум күләмендә "Башкортстан сода компаниясе"ннән республика социаль максатлы программалар фондына кергән акчаны кулланырга тәкъдим итте.

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, якын арада муниципалитетлардагы вәзгыять даими рәвештә каралачак.

- Һәр "Төзелеш сәгате"ндә без агымдагы вәзгыять турында фикер алышачакбыз. Чиратта - Октябрьский, Ишембай, башка шәһәрләр һәм районнар. Алданган өлешчеләрнең барлык хокуклары тергезеләчәк, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Киңәшмә кысаларында "ПСК-6" компанияләр төркеме җитәкчесе Андрей Носков Уфаның Инорс һәм Черниковка бистәләрен комплекслы төзү буенча тәкъдимнәрен әйтте.

Аның сүзләренә караганда, Черниковка территориясенең шактый өлешен ике катлы йортлар алып тора. Гомум мәйданы 87 мең квадрат метр булган иске торакны сүткәндә, 700 мең квадрат метрдан артык яңа торак проектлау һәм төзү территорияне комплекслы үзләштерү мөмкинлеге бирәчәк.

– Анда авария хәлендә дип табылган йортлар юк, әмма аларның барысы да диярлек 1940-50 елларда төзелгән, - дип билгеләп үтте Андрей Носков.

Инорста 800 урынга исәпләнгән мәгариф үзәге төзү һәм рекреацион зонаны төзекләндерү өчен муниципаль-шәхси партнерлык оештыру тәкъдим ителә. Радий Хәбиров бу мәсьәләләрне эшләп бетерергә кушты.

"Төзелеш сәгате"ндә каралган тагын бер мәсьәлә - Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең яңа корпусын төзү. Проектны Башкортстанның сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин тәкъдим итте.

- Бина физик һәм мораль яктан искергән, ул заманча санитарХия-эпидемиология таләпләренә туры килми, пациентлар өчен лифтлар белән тәэмин ителмәгән. Сменага 500 кешегә исәпләнгән яңа поликлиника корпусын төзү зарур, - дип билгеләде Максим Забелин.

Бина проекты инде эшләнгән һәм тиешле килешү узган. Гомум бәясе - якынча 2,1 миллиард сум.

- Быел төзи башлыйбыз. Безгә бөтен республикадан кешеләр килә, бу яхшы карар булачак. Ләкин төзелеш вакытында пациентлар агымын бүлү мөһим. Әлеге мәсьәләне эшләгез, - дип билгеләде Радий Хәбиров.




Фото: "Башинформ" агентлыгы.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»