Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Товар әйләнеше 100 миллиард долларга җитәчәк

Товар әйләнеше 100 миллиард долларга җитәчәк
26.03.2019 / Икътисад

Товар әйләнеше 100 миллиард долларга җитәчәкРеспублика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Төркиянең Русиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мехмет Самсар белән очрашты. Уфага ул республиканың 100 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнашу өчен килде.

Очрашу барышында яклар арытабангы хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләре һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алышты. Истанбулда Башкортстан вәкиллеген ачу моңа ярдәм итәчәк, аның эшчәнлеге бизнес элемтәләрен активлаштыруга һәм инвестицион хезмәттәшлеккә юнәлтеләчәк.
Узган ел нәтиҗәләре буенча, яклар арасында товар әйләнеше 240 миллион долларга җиткән, бу, 2017 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, 1,5 тапкыр артыграк. Моннан тыш, республикада Төркия капиталы катнашлыгында булдырылган 40 предприятие уңышлы эшләп килә. Шуның белән бергә, Радий Хәбиров фикеренчә, товар әйләнешен һәм эшлекле хезмәттәшлекне үстерү өчен зур мөмкинлекләр бар.
Мехмет Самсар билгеләвенчә, дәүләт башлыклары илләр арасында товар әйләнешен 100 миллиард доллар күләменә җиткерүне максат итеп куйган. Моңа бәйле Илче Төркия бизнес-делегациясенең Башкортстанга сәфәрен оештырырга тәкъдим итте һәм республика эшкуарларын Төркиягә чакырды.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»