Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Танышлыкны табышлы итәргә!

Танышлыкны табышлы итәргә!
28.03.2019 / Икътисад

Танышлыкны  табышлы итәргә!Республиканың чит илләр белән хезмәттәшлеге ныгый.

Башкортстанны дөньяның 124 иле белән сәүдә мөнәсәбәтләре бәйли. Тышкы сәүдә, икътисади элемтәләр буенча эшчәнлекне көйләү белән, билгеле булуынча, Хөкүмәт, атап әйткәндә, республиканың Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты шөгыльләнә. Башкортстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы да бу өлкәдә эш алып бара. Тышкы икътисади элемтәләрнең нәтиҗәлелеген ике мөһим күрсәткеч билгели: тышкы сәүдә күләме һәм Башкортстан икътисадына салынган инвестицияләр. Дәүләт комитеты мәгълүматларыннан күренүенчә, 2018 елда республиканың тышкы сәүдә әйләнеше 6,6 процентка арткан һәм 5,4 миллиард доллар тәшкил иткән. Инвестицияләр — 40 миллион доллардан артык.


Башкортстанның тышкы сәүдә күләмен былтыр 6,2 миллиард долларга җиткерү бурычы куелган иде. Хәбәр ителгәнчә, 2017 ел күрсәт­кече — барлыгы 4,5 миллиард доллар.
Бу сумма 2016 елдагыдан 21,3 процентка кимрәк. Бер елда тышкы сәүдәнең шушы күләмгә кимүе эшчәнлекнең сизелерлек сүлпәнлә­нүенә түгел, ә “Башнефть” күрсәткеч­ләренең башка компания (“Роснефть”) отчетына керүенә бәйле, дип аңлаттылар. Шуны ассызыкларга кирәк, былтыр экспорт күрсәткечләре аеруча минераль чимал (үсеш 1,9 про­цент), агросәнәгать комплексы (2,1 тапкыр), химия сәнәгате һәм машина төзү тармаклары продукциясе исәбенә артты. Бүгенге көндә Баш­кортстанның 800дән артык предприятиесе чит илләр белән сәүдә итә. Ә гомум күләмнең 90 проценты 20 зур предприятие өлешенә туры килә.
Әйе, бүгенге шартларда тышкы сәүдә мөмкинлекләрен нәтиҗәле итеп файдаланмыйча һәм дөнья-дагы тенденцияләрне исәпкә алмыйча, республика икътисадының көн-дәшлек сәләтен үстерү мөмкин түгел.
Башкортстанның тышкы икътисади эшчәнлек белән бәйле керем-табышы әлеге вакытта, башка төбәк­ләр белән чагыштырганда, югарырак булса да, саннар республиканың икътисади потенциалына туры килми. Беренчедән, дөнья базарына без, ни­гездә, яңа технологияләргә нигез-ләнгән товарларга караганда, күбрәк чимал чыгарабыз. Икенчедән, халык­ара санкцияләр республиканың тышкы икътисади эшчәнлегенә тис­кәре йогынты ясамый калмый.
Башкортстанны ил күләмендә генә түгел, чит мәмләкәтләрдә дә таныту, аның потенциалын аңлату, үзара файдалы хезмәттәшлек өчен уңайлы партнерлар табу — тиз арада гына башкарып чыга торган эшләр түгел. Соңгы вакытта республика җитәкче-леге бу юнәлештә эшчән­лекне активлаштырды. Үткән атнада, мәсә-лән, Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров берничә эшлекле очрашу үткәрде. Төркиянең Русиядәге Тулы вәкаләтле Илчесе Мәхмәт Самсар белән арытаба хезмәттәшлек һәм ур­так проектларны гамәлгә ашыру турында җентекле фикер алышу булды. Истанбулда Башкортстан вәкил­леген ачу моңа ярдәм итәчәк, аның эшчәнлеге бизнес элемтәләрен үсте­рүгә һәм инвестиция активлыгын арттыруга хезмәт итәчәк, дип билге­ләнде очрашуда. Былтыр Башкортстан белән Төркия арасында товар әйләнеше 240 миллион долларга җитте, бу 2017 ел күрсәткеченнән 1,5 тапкыр артыграк. Шулай ук республикада Төркия белән берлектәге 40 предприятие уңышлы эшләп килә. Шуның белән бергә, Радий Хәбиров фикеренчә, товар әйләнешен һәм эшлекле хезмәттәшлекне үстерү өчен зур мөмкинлекләр бар. Мәхмәт Самсар исә Башкортстанның уникаль туристик потенциалына да игътибар итте.
Башкортстан тышкы сәүдә өлкә­сендә аеруча Латвия, Кытай, Нидерланд, Беларусь, Казахстан (бу ил-ләр­гә гомум күләмнең 57 проценты туры килә) белән тыгыз хезмәттәшлек итә.
Радий Хәбиров Беларусь Респуб­ликасының Русиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Владимир Семашко белән очрашты. Ике ил арасында товар әйләнеше 2018 елда 690 миллион долларга җитте, бу 2017 ел дәрәҗәсеннән 1,6 тапкыр артыг­рак. Әлеге күрсәткеч буенча Беларусь Башкортстанның сәүдә партнерлары арасында икенче урында тора.
Радий Хәбиров, шулай ук, Бер-ләш­кән Гарәп Әмирлекләренең Ру-сиядәге Илчесе Мәәдад Харәб Мә-һәй­яр Җабәр әл-Хәйили белән дә сөйләшүләр алып барды.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Вчера, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Вчера, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»