Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Кыргызстан белән хезмәттәшлек ныгый!

Кыргызстан белән хезмәттәшлек ныгый!
28.03.2019 / Икътисад

Кыргызстан белән хезмәттәшлек ныгый!
Бүген Бишкәк шәһәрендә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм Кыргызстан Республикасы Премьер-министры Мөхәммәткәләй Әбелгазиев эшлекле очрашу уздырдылар. Яклар ике яклы мөнәсәбәтләрне ныгыту перспективалары турында фикер алышты.


Кыргызстан Премьер-министры Башкортстан халкын республика оешуга 100 ел тулу белән котлады.

– Русия белән сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрдә Башкортстан зур роль уйный. Республиканың икътисади потенциалы зур, – дип билгеләп үтте Мөхәммәткәләй Әбелгазиев. – Без сезнең белән тыгыз элемтәдә торабыз. Безнең ватандашларыбыз сездә уңышлы эшли.

Хөкүмәт башлыгы сүзләренә караганда, Радий Хәбировның визиты тугандаш халыклар арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүгә яңа этәргеч бирәчәк.

- Республикада хәзер Кыргызстан капиталы катнашлыгында 25 предприятие эшли, – дип хәбәр итте төбәк җитәкчесе. - Узган елдан Уфада Кыргызстанның мактаулы консулы Айрат Гарифҗан улы Хәбиров эшли.

Очрашу барышында мәгариф, мәдәният, туризм өлкәләрендә хезмәттәшлекнең төрле аспектлары турында фикер алыштылар. Радий Хәбиров Кыргызстан делегациясен “Урал аръягы-2019” Бөтенрусия инвестиция сабантуенда һәм умартачылык буенча “Апимондия-2021” Халыкара конгрессында катнашырга чакырды.




Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Вчера, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Вчера, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»