Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Бакалыда “Инвестиция сәгате” сукты

Бакалыда “Инвестиция сәгате” сукты
28.03.2019 / Икътисад

Бакалыда “Инвестиция сәгате” суктыШәһәрләр һәм районнар хакимиятләренең кече бизнес белән эшләвеннән республика җитәкчелеге канәгатьсезлек белдергән иде.

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбиров «Инвестиция сәгате"н Хөкүмәттә генә түгел, ә шәһәр һәм районнар хакимиятләрендә дә даими үткәрергә кушты.

Хөкүмәт оперативкаларының берсендә ул болай диде: ”Безгә хакимият башлыкларының эшкуарлар белән турыдан-туры аралашуын тәэмин итә торган анык регламент булдырырга кирәк. «Инвестиция сәгате"нең максаты гади – кеше үз эшен булдырырга карар иткән икән, барлык сорауларына да җавапны хакимият башлыгыннан алырга тиеш.

Бүген Бакалы муниципаль районы хакимиятендә тәүге «Инвестиция сәгате» үтте. Анда Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры вазыйфасын башкаручы, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, Бакалы районы хакимияте башлыгы Александр Андреев, эшкуарлар, башка ведомстволар, банклар вәкилләре катнашты.

Район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Юлай Зыязетдинов җыелучыларны район өчен мөһим инвестиция проектлары белән таныштырды. Кече бизнес вәкилләре исә үзләренең планнары белән уртаклашты. Илшат Илдус улы күпсанлы сорауларга җавап бирде.

- Бизнес-планнарны башта шушындый форматта тикшерү, мөмкинлекләрне барлау, эшкуарларга югарыдан тиешле һәм нәтиҗәле ярдәм оештыру бик мөһим, - диде ул.



Идрис СӘЕТГАЛИЕВ

Фото: Идрис Сәетгалиев



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»