Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Районнарда... “боз кузгалды”!

Районнарда... “боз кузгалды”!
02.04.2019 / Икътисад

Районнарда...  “боз кузгалды”!Ә көчле инвестиция ташкынын кайчан көтәргә?

Инвестиция эшчәнлеген үстерү, икътисадка капитал салулар күләмен арттыру бүген төбәк, ил дәрәҗәсендә генә түгел, дөньякүләм киңлектә дә көнүзәк мәсьәлә һәм өстенлекле бурыч булып кала. Бу җәһәттән 28 мартта Кыргызстан башкаласы Бишкәктә үткән “Стратегик партнерлыкның һәм интеграция­нең яңа офыклары” дигән темага VIII Русия – Кыргызстан төбә­кара конференциясе дә тәү чиратта ике дәүләт һәм аларның төбәкләре арасында эшлекле бәйләнешләрне үстерү һәм инвес-ти­цияләр агымын арттыру мәсьәләләренә багышланды. Русия Президенты Владимир Путин һәм Кыргызстан Президенты Сооронбай Жээнбәков җитәкләгән конференциядә ике илнең дәүләт структураларыннан, эре компанияләреннән һәм финанс институтларыннан 700 вәкил, шул исәптән Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров катнашты.


Владимир Путин чыгышында билгеләвенчә, бүген Русия Кыргызстан өчен мөһим инвесторлар­ның берсе булып тора. Әлеге ил икътисадына Русиянең гомум капитал салулары күләме 200 миллион доллардан күбрәк тәшкил итә. Әлеге акчалар тәү чиратта эшкәртү сәнәгатенә, күмәртәләп һәм ваклап сату әйләнешен үстерүгә, геологик разведкалау, файдалы казылмалар табу тармакларына юнәлтелә. Бу җәһәттән Владимир Путин ике арадагы бәйләнешләр үсешендә фо-румның мөһим әһәмиятен сызык өстенә алды.
– Кыргызстан, андагы партнерларыбыз белән Русиянең 71 төбәге турыдан-туры бәйләнешләрдә тора. Әлеге визит барышында, миңа мәгълүм булуынча, Свердловск һәм Төмән өлкәләре, Коми һәм Башкортстан республикалары сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүләргә кул куйды. Бер сүз белән, ике ил төбәкләренең бер-лектә тыгыз, нәтиҗәле хезмәт-тәшлеккә юнәлеш тотуы күзәтелә, – диде чыгышында Владимир Путин.
Моны Кыргызстан Президенты Сооронбай Жээнбәков та сызык өстенә алды. Аның белдерүенчә, Русия делегациясенең Кыргызстанга сәфәре барышында җәмгысы 6 миллиард долларлык килешүләр төзелгән.
– Бу визит Кыргызстан белән Русия арасындагы мөнәсәбәтләр үсешендә яңа тарихи этап булып тора. Барлык сөйләшүләр дә уңышлы үтте, күпсанлы икеяклы килешүләргә кул куйдык. Бүген без 2020 елда Кыргызстанда – Русия, Русиядә Кыргызстан елын үткәрү турында килештек. Шулай ук сәүдә-икътисади бәйләнешләрне тирә-нәйтү буенча анык сөйләшү булды. Аерым игътибар, әлбәттә, ике арада товар әйләнешен һәм инвести-цияләр агымын арттыру мәсьәлә-ләренә юнәлтелде, – диде ул чыгышында.
Бу җәһәттән, конференция кысаларында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның Кыргызстанның икътисад министры Олег Панкратов белән очрашуын һәм эшлекле сөйләшүен шуңа ачык мисал итеп китерергә мөмкин. Атап әйткәндә, очрашуда Радий Фәрит улы Кыр-гызстанның Башкортстан өчен мөһим партнер булуын сызык өсте-нә алып, бер үк вакытта әлегә ике арада товар әйләнешенең тотрыклы булмавын билгеләде. Узган ел нәтиҗәләре буенча, ул 51 миллион доллар тәшкил иткән һәм аның төп өлеше экспортка туры килә. Экспорт нигезен нефть химиясе һәм химия продукциясе тәш­кил итә, ә импорт, башлыча, электр лампалары төрендә тәкъдим ителә.
Бу уңайдан очрашуда ике арада товар әйләнешен тотрыкландыру һәм аны яңа югарылыкка чыгару өчен файдаланылмаган мөмкин-лекләр байтак булуы ассызыкланды. Әйтик, Радий Хәбиров “Башкортстан Кыргызстаннан җиләк-җимеш продукциясен поставкалау белән кызыксына һәм бу юнәлешне үстерү буенча фикер алышырга әзер”, – дип белдерде.
Шушы һәм башка күпсанлы мөһим башлангычлар исә Радий Хәбиров һәм Олег Панкратов кул куйган Башкортстан һәм Кыргызстан Хөкүмәтләре арасындагы сәүдә-икътисади, фәнни-техник, экологик, гуманитар һәм мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешү белән ныгытылды. Документ үзара файдалы сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне, инвестиция, инновация эшчәнлеген һәм мәдәни өлкәләрдә бәйләнешләрне үстерүгә юнәлтелгән.
Республика җитәкчесе, шулай ук, Кыргызстанның эшлекле даи­рәләре делегациясен июньдә Башкортстанда узачак “Урал аръягы – 2019” Бөтенрусия инвестиция сабантуенда катнашырга чакырды.
Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров белән Кыргызстан Хөкүмәте Премьер-министры Мө­хәммәткәләй Әбелгазиевның очрашуында да ике арада социаль-икътисади һәм инвестиция эшчән-леген үстерү мәсьәләләре үзәккә чыгарылды. Анда Радий Фәрит улы белдерүенчә, бүген республикада Кыргызстан капиталы катнашлыгында 25 предприятие эшли һәм бу өлкәдә үсеш өчен мөмкинлекләр бар. Ул шулай ук Кыргызстанга традицион рәвештә поставкаланучы нефть химиясе продукция-сеннән тыш, республиканың заманча автобуслар, биопрепаратлар, авыл хуҗалыгы өчен комплекслы ашламалар һәм башка товарлар тәкъдим итәргә дә әзер булуын, Баш­кортстанның, үз чиратында, Кыргызстанның агро-сәнәгать продукциясе белән кызыксынуын белдерде.
– Русия белән сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр үсешендә Башкортстан зур роль уйный. Республика зур икътисади куәткә ия һәм без сезнең белән тыгыз бәйләнештә, – диде үз чиратында ике арада хезмәттәшлек бәйләнешләрен һәм инвестиция эшчәнлеген үстерү өчен җирлек зур булуын сызык өс-тенә алып, Мөхәммәткәләй Әбел-газиев.
Бер сүз белән, Башкортстан мисалында гына караганда да ике дәүләт һәм аның төбәкләре арасында эшлекле бәйләнешләрне үстерүдә, инвестицияләр агымын арттыруда Русия – Кыргызстан кон-ференциясенең нәтиҗәлелеге гаять зур булачак, дияргә ныклы ни-гез бар. Хәер, дәүләтара югарылыкта, ил күләмендә, төбәк дәрә-җәсендә бу юнәлештә колачлы эш-чәнлек алып барылган кебек, республикада хәзер урыннарда да әлеге мәсьәләләр белән җитди шөгыльләнә башладылар. Дөрес-рәге, Хөкүмәттәге соңгы утырыш-ларның берсендә республика җитәкчесе һәр район-шәһәрдә “Инвестиция сәгате” үткәрү бурычы куйганнан соң, бу юнәлештә чын-чыннан боз кузгалды. Һәрхәлдә, узган атнада районнарда үткән “Инвестиция сәгать”ләре аларның исем өчен генә оештырылмавын күр­сәтте. Аларның һәр­кайсында аерым район икътисады үсешенә җитди этәргеч бирәчәк берничә тәгаен инвестиция проекты тәкъ-дим ителде һәм тикшерелде. Һәм алга таба да шушы сыйфат һәм югарылык сакланган очракта, ихтимал, киләчәктә районнарда эшсезлек мәсьәләсе, меңәр гектар­ла­ган чәчелми яткан җирләр, ташландык фермалар тарихта калачак, аларны заманча куәтле производстволар алыштырачак, кешеләре­без исә Себергә йөрмичә дә, үзебездә эшләп, җитеш тормышта яши башлаячак, дигән өмет бар. Әмма бу дәрәҗәгә чыгу өчен әлегә эшләргә дә эшләргә кирәк. Иң мөһиме шушы максатлар белән янып йөрүче ил, республика җитәк-челегенә терәк була белик!

Илдар ФАЗЛЕТДИНОВ.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Вчера, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Вчера, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»