Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Предприятие эшләргә тиеш!

Предприятие эшләргә тиеш!
16.04.2019 / Икътисад

Предприятие эшләргә тиеш!
Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров "Инвестиция сәгате" форматында утырыш үткәрде. Анда Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, республика үсеш институтлары җитәкчеләре, шулай ук муниципалитетлар башлыклары катнашты.


Утырышта Благовещенскида һәм Стәрлетамак районында гамәлгә ашыру планлаштырылган инвестицион проектлар каралды.

Мәсәлән, "Славрос" фәнни-җитештерү берләшмәсе Благовещенскида геотекстиль җитештерү буенча инновацион производство ачуны планлаштыра. Компания җитәкчесе Александр Фадеев билгеләп үткәнчә, хәзер Русия бу продукцияне чит илләрдән сатып ала. Яңа производствога якынча 750 миллион сум инвестицияләр салыначак, 150 яңа эш урыны барлыкка киләчәк.

Импортны алыштыру өлкәсендә тагын бер инвестиция проекты Стәрлетамак районының Олы Куганак авылында тормышка ашырыла. Бу - күпкатлы асептик каплар җитештерү заводы. Май-июнь айларында анда җиһазлар монтажлау башланачак. Инвестицияләрнең гомум күләме 1,8 миллиард сум тәшкил итәчәк, 110 эш урыны булдырылачак.

Проектны өстенлекле юнәлешләр исемлегенә кертү һәм дәүләт ярдәме күрсәтү чарасын күрү турында карар кабул ителде.

Стәрлетамак механика заводы чит ил авыл хуҗалыгы техникасы өчен запас частьлар җитештерү буенча инвестиция проекты тәкъдим итте.

Шулай ук Стәрлетамак "Станок төзелеше" фәнни-җитештерү берләшмәсендәге хәл дә җиткерелде. Акционерлар һәм интеграцияләнгән структуралар арасында килешү булмау аркасында завод 25 марттан эшләми. Шул ук вакытта, Русиядәге станокларының 50 проценты нәкъ менә биредә җитештерелә.

– Ни өчен бу хакта миңа элегрәк хәбәр итмәдегез? 760 югары квалификацияле белгеч хезмәт хакы алмый. Бу вакыт эчендә мин берничә тапкыр Русия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән очраштым, әлеге хәлдән чыгу юллары турында да фикер алыша алыр идем, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Радий Хәбиров кыска вакыт эчендә проблемаларны хәл итәргә һәм предприятие эшчәнлеген торгызырга кушты.




Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 21:33 :: Яшьлек
"Сез безгә бик кирәк!"
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Сегодня, 19:55 :: Мәдәният һәм сәнгать
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Сегодня, 18:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Барселонада Салаватны талаганнар
Сегодня, 18:08 :: Мәдәният һәм сәнгать
Барселонада Салаватны талаганнар
Туймазы хәзер Тукайлы
Сегодня, 17:51 :: Милләт
Туймазы хәзер Тукайлы
Өмәдән соң - кайнар чәй!
Сегодня, 17:00 :: Көнүзәк
Өмәдән соң - кайнар чәй!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

49 (25353) от 26 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»