Хаклар хаклы арттымы?
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Хаклар хаклы арттымы?

20.07: Хаклар хаклы арттымы?

Хаклар хаклы  арттымы?Июль башыннан коммуналь түләүләр янә югарыга “үрмәләде”.

Мәгълүм булуынча, 1 июльдән ил төбәкләрендә, шул исәптән Башкортстанда да, җылылык энергиясе, салкын һәм кайнар су, канализация, электр энергиясе һәм табигый газ өчен тарифлар үзгәрде. Сүз, әлбәттә, хакларның артуы турында бара. Аңлашыла, бу яңалыкны беркем дә шатланып, оптимистик рух белән кабул итмәде. Аеруча очын-очка ялгап яшәүче өлкәннәр, пенсионерлар һәм аз керемле башкалар борчыла. Бәхәсләргә чик кую максатында мәсьәләгә бераз ачыклык кертү мөһим.


Башкортстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында мәгълүматлар китерелгән. Республика буенча 5,8 процентлы индекс расланган. Шул ук вакытта бу шарт төбәкнең барлык шәһәрләре, муниципаль берәмлекләре өчен дә уртак түгел. Октябрьский һәм Күмертау шәһәрләрендә коммуналь түләүләр – 14, Бөредә – 14,9, Туймазы районында – 14,1, Яңавыл районында 12,8 процентка артты.
Комитет сайтында язылганча, санап үтелгән муниципаль берәм­лек­ләрдә хакларның бу кадәр югарыга үрмәләвенә аңлатма да китерелгән. Җылылык тәэминаты өлкәсендә гамәлгә ашырылучы концессия килешүләре, су тәэминаты һәм канализация буенча инвестиция программаларын гамәлгә ашыру коммуналь түләүләрнең “тешлә­шүенә” сәбәпче булган. Хакларның артуына беркем сөенмәсә дә, шатланырга да урын бар. Халыктан җыелган акча исәбенә суүткәргеч­ләрне, җылылык челтәрләрен үз­гәр­­теп кору хезмәтләндерү дә­рә­җәсенең яхшыруына ирешеләчәк. Шул ук вакытта, су, җы­лылык, торбада югалмый­ча, кул­лану­чыга барып җитәчәк. Нәтиҗәдә, идарәче компанияләр бәкәлгә суккан чыгымнарны кулланучылар җилкәсенә салу юлын эзләмәячәк. Кулланучылар күңелен квитанциядәге тотрыклылык күтәрәчәк. Бу очракта һәркем үзгәрешкә үземнеке – үземә дигән күзлектән карый ала.
Күмертау шәһәренә аерым тукталу мөһим. Биредә “Свердловск энергия-газ компаниясе” җәмгыяте җитештергән җылылык энергиясен “Күмертау җылылык челтәрләре” җәмгыяте сатып ала. Арытаба урындагы халыкның йортлары җылытыла һәм кайнар су белән тәэмин ителә. Бу очракта сәбәп эзләп тирән казынасы юк. Алыш-бирешне хакларның артуыннан башка күз алдына китереп булмый. Аеруча күрше төбәкләр белән эш иткәндә.
Уфа, Стәрлетамак, Салават, Сибай шәһәрләрендә, Бәләбәй, Иглин, Гафури, Дүртөйле, Ишембай, Нуриман, Бөрҗән һәм Уфа районнарында да су тәэминаты, канализация өлкәләрендә инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла. Шуңа күрә санап үтелгән шәһәр­ләрдә, төбәкләрдә коммуналь түләүләр 12,8 процентка артты. Башка районнарда бу күрсәткеч 8,3 процентны узмый.
Гомумән алганда, республика халкы өчен июль башыннан тарифлар су тәэминаты буенча – 107,83, канализация – 113,67, җылылык энергиясе – 105,50, газ – 103,90 һәм электр тәэминаты буен­ча 104,74 процент тәшкил итте. Саннар беркемне дә куркытмасын өчен тәгаен мисалларга игътибар итик. Әйтик, Уфада 34-42 квадрат метр мәйданлы бер бүлмәле фатирда яшәүчеләрнең айлык коммуналь түләүләр чыгымнары 170-210 сумга артты. 42-60 квадрат метр мәй­данлы ике бүлмәле фатир хуҗа­ларыныкы – 210-300, 60 квадрат метрлы өч бүлмәле фатирда яшәү­челәрнең коммуналь түләү­ләре 300-400 сумга артты. Айлык арту ул кадәр күп тоелмаса да, ел дәвамында ару гына килеп чыга. Әйтик, өч бүлмәле фатир хуҗасы ел эчендә өч-дүрт мең сумга күбрәк түләячәк. Шул ук вакытта, бу кадәр мәйданлы күчемсез милке бул­ганнарның кереме дә ярыйсыдыр, дип өметләник. Әлбәттә, биредә сүз ялгыз яшәүче өлкәннәр, пенсионерлар турында бармый.
Кайсы гына яктан карасаң да, коммуналь түләүләр арту күңелне күтәрә алмый. Шул ук вакытта, Башкортстанда тарифларның ил­дәге уртача күрсәткечләрдән тү­бәнрәк икәнен дә онытмыйк. Өстә­венә, халыктан җыелган акчаның күпчелеге шул ук халык тормышын яхшыртуга тотылачак. Димәк, үзгәрешләр урынлы дияргә нигез бар.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Балалар поликлиникасы төзелә башлады
Вчера, 15:05 :: Сәламәтлек саклау
Балалар поликлиникасы төзелә башлады
Ташкабакны картайтмагыз!
Вчера, 15:03 :: Мең дә бер киңәш
Ташкабакны картайтмагыз!
Вчера, 14:52 :: Көнүзәк
"Балаңны мәктәпкә әзерлә!"
Кыярлы лечо
Вчера, 14:05 :: Мең дә бер киңәш
Кыярлы лечо
Юл тулы... карбыз
Вчера, 13:59 :: Яңалыклар
Юл тулы... карбыз








Новости русской версии сайта



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»