Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин истәлегенә конференция үтәчәк

17.04: Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин истәлегенә конференция үтәчәк

Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин истәлегенә конференция үтәчәк3 майда Татарстанның Нурлат районы Кизләү авылында Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин истәлегенә багышланган «Кизләү мәдрәсәсе: гореф-гадәтләрнең дәвамчанлыгы» дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция үтәчәк.

Конференциянең максаты булып XX йөз татар дин эшлеклесе Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин идеяләрен һәм аның татар мәгърифәтчелеге үсешенә керткән зур өлешен популярлаштыру тора.
Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллинның тууына 120 ел тулуга багышланган беренче укулар 2016 елда Нурлат районының Колбай Мораса авылында үткәрелгән иде. Икенче укулар узган елны Казан шәһәрендә узды.
Быелгы чарада Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» Советы рәисе Васыйл Шәйхразиев, Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдин, Нурлат районы хакимияте башлыгы Алмаз Әхмәтшин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Казан шәһәре оешмасы җитәкчесе, Нурлат якташлар җәмгыяте рәисе Фәрит Мифтахов, Әхмәтзәки хәзрәтнең оныгы Марат Сафиуллин һәм башкалар катнашыр дип көтелә.
Әхмәтзәки бине Сафиулла әл-Алиш Әл-Морасави (1889-1995), Казан губернасы Чистай өязендәге “Кизләү” мәдрәсәсендә белем алгач, шул өязнең Мораса авылына имам итеп билгеләнә. 1930 елларда дини эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр була, Казанда төрле предприятиеләрдә эшли. 1978-95 елларда - Мәрҗани мәчетенең имамы, 1980 елда СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәте казые һәм Голямалар шурасы әгъзасы итеп сайлана.
“Казанда революциягә кадәр төпле белем алган, сөргеннәрне үткән өлкән яшьтәге имамнар бар иде. Бохарада һәм Мисырда гыйлем эстәгәнгә кадәр үк аларның берсе – Әхмәтзәки бине Сафиулла әл-Алиш әл-Морасави хәзрәттән тирән дини белем алдым. Әхмәтзәки хәзрәт –- минем асыл остазым», – ди Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»