Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Дәваханәләрдә гыйбадәт бүлмәләре ачыла

14.09: Дәваханәләрдә гыйбадәт бүлмәләре ачыла

Дәваханәләрдә гыйбадәт бүлмәләре ачылаБашкалабыз Уфаның берничә дәвалау учреждениесендә гыйбадәт бүлмәләре ачылды, аларда дәваланучылар намаз укый һәм урындагы имамнар белән әңгәмәләшә ала.

Гадәттә, гыйбадәт бүлмәләре ачу тәкъдиме белән медицина учреждениеләре җитәкчеләре чыга, Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте имамнары дәваланучыларга дини-рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерергә ярдәм итә.

Республиканың күппрофильле медицина учреждениесе булган Уфа 13нче дәваханәсенең терапия бүлегендә дә хәзер гыйбадәт кылу бүлмәсе бар. Аны ачу тантанасында Уфаның беренче җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Әхмәт хәзрәт Әхмәров Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның тәбрикләвен җиткерде һәм дәваханәнең баш табибы, медицина фәннәре докторы Эльза Сыртлановага Рәхмәт хаты тапшырды. Башкаланың “Мәдинә” мәчете имам-хатыйбы Тимур хәзрәт Салихов азан әйтте, табиблар һәм дәваланучылар дога кылды.

-- 13нче дәваханә җитәкчелеге авыруларның физик һәм рухи сәламәтлеген яхшырту турында кайгырта. Бу – бик куанычлы хәл, -- диде Әхмәт хәзрәт Әхмәров.
Гыйбадәт кылу бүлмәсендә тыныч һәм якты, китап киштәсендә – Коръән Кәрим һәм дини әдәбият, имам белән аралашу өчен урын бар. Кирәк булса, дин әһелләре авыр чирлеләр янына палатага да бара ала.



Фото: (cdum.ru сайтыннан).



Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Хезмәт кешесенең абруе артачак
Сегодня, 11:15 :: Җәмгыять
Хезмәт кешесенең абруе артачак
Конкурс игълан ителә
Сегодня, 11:10 :: Җәмгыять
Конкурс игълан ителә
Учалыда җыр конкурсында кем җиңәр?
Сегодня, 10:29 :: Мәдәният һәм сәнгать
Учалыда җыр конкурсында кем җиңәр?
Армиягә китми егетләр...
Сегодня, 10:19 :: Җәмгыять
Армиягә китми егетләр...








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»