Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Һәр җомгабыз азанлы хәзер!

Һәр җомгабыз азанлы хәзер!
21.09.2018 / Иман

Һәр җомгабыз азанлы хәзер!Илеш районының Түбән Череккүл авылында мин белгәндә мәчет юк иде. Мәдрәсәсен дә ябып, аны клуб иткәннәр. Янында китапханә, медпункт, соңрак балалар бакчасы булды. Мәчетнең манарасын 30нчы еллар уртасында аударалар.

— Аны төшкә кадәр кистеләр, — дип искә алды шушы авылдан Фәрит абый Самматов. — Аумый торды. Төштән соң Сәтыйгә әбиләр йорты ягына тартып төшерделәр. Югары оч малайлары — Югары очка, Түбән очныкылар — Түбән очка: “Манараны кистеләр!” —дип кычкыра-кычкыра йөгердек.
— Югары Череккүл мәчете манарасын 1939 елны кистеләр. Без мәктәптә идек. “Гоп” иткән каты тавышка йөгереп чыксак, балчык тузаны күтәрелгәнен күрдек. Манараны авыл кешеләре кисмәде. Аларны авылдан-авылга йөреп берәү кисә иде.
Ходайның рәхмәте, ике авылда да мәчетләр барлыкка килде. Түбән Череккүлдә ул Уфада яшәүче Венера Шәфыйкова- Фазлыйәхмәтова башлангычы белән төзелде. Ул XIX гасырда яшәгән, Базы елгасында тегермән тоткан, авылның абруйлы кешесе Шаһиморатның дүртенче буын оныгы. Мәчет аның әтисе хөрмәтенә бирелгән Муллаәхмәт мәхәлләсе исеме белән теркәлгән.
Шунысы сөенечле, яңа мәчет Югары Череккүл авылында да үсеп чыкты. Эшне шушы авылда туып-үскән Кәүсәрия Саматова оештырды.
Мәчетләрдә, Ходайга шөкер, җомга намазлары һәм төрле дини бәйрәмнәр үтеп тора. Түбән Череккүл мәчетен озак еллар Фоат абзый Авзалов җитәкләде. Ул бакыйлыкка күчкәч, эшне Илүс Тимербаев алып бара.
— Ураза һәм Мәүлит бәйрәмнәрен үткәрү матур йолага әверелде, — дип сөйли Илүс Тимербай улы. — Мәчет эшен җанландыруда Рамил Шамратов, Әсгать Нурмөхәммәтов, Фикус Сәетов, Мирзахадит Нурмөхәммәтов кебек авыл узаманнарының ярдәме зур. Хатын-кызлар да ихлас йөри.
Мин авылыбызда һәр җомгада азан моңы яңгыравына, кешеләрнең иманга тартылуына сөенәм. Киләчәктә дә мәчетләребез буш тормас, анда йөрүчеләр саны елдан-ел артыр, дип ышанам.

Илдус ТИМЕРХАНОВ.
Илеш районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Бирешмә, Сибай!
Вчера, 21:44 :: Җәмгыять
Бирешмә, Сибай!
Дәваханәгә заманча аппарат кайтарылды
Вчера, 21:07 :: Сәламәтлек саклау
Дәваханәгә заманча аппарат кайтарылды
Рим Каюмов Сибайда булды
Вчера, 18:19 :: Яңалыклар
Рим Каюмов Сибайда булды




Новости русской версии сайта



Яңа номер

19 (25323) от 15 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»