Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Уфа – Ислам мәркәзе

Уфа – Ислам мәркәзе
21.09.2018 / Иман

Уфа – Ислам мәркәзеРусия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенә — 230 ел.

Үзәк диния нәзарәте — Русия мөселманнарының иң борынгы дини идарәсе. Диния нәзарәте Екатерина IIнең 1788 елның 22 сентябрендәге “Об определении мулл и прочих духовных чинов магометанского закона и об учреждении в Уфе духовного собрания для заведывания всеми духовными чинами того закона, в России прибывающими” дигән указы нигезендә төзелә.


1788 елның 1 маенда Сембер һәм Уфа наместниклыгы Генерал-губернаторы Осип Андреевич Игельстром императрица Екатерина II гә крайның баш ахуны Мөхәммәтҗан хәзрәт Хөсәенов җитәкчелегендә Уфада рухани вазыйфасына дәгъва итүчеләргә имтихан үткәрү өчен “аерым комиссия” төзү турында тәкъдим белән мөрәҗәгать итә. Комиссиянең һәр утырышына шушы ахуннан тыш ике ахун һәм ике мулла кертү тәкъдим ителә. Утырышта югары расправаның ике әгъзасы һәм губерна прокуроры катнашырга тиеш була. Шушы проект нигезендә Диния нәзарәте ачу турында югарыдагы патша указы чыга.
Мөхәммәтҗан хәзрәт
Хө­сәе­нов – императрица
Екатерина ­IIнең 1788 елның 22 сентябрендәге “О назначении муфтия над всеми обитающими в России магометанского закона людьми” дигән указы белән тәгаенләнгән беренче мөфти. Дини Мәҗлеснең штатында мөфти һәм өч казый була. 1789 елның 4 декабрендә Уфада Диния мәҗлесе рәсми рәвештә ачыла. Дини мәҗлес канцеляриясенә урыс милләтеннән булган хезмәткәрләр дә керә: сәркатип Петр Атаев, тәрҗемәче-тылмач Лаврентий Мещеряковский, теркәүче Никита Пилетский, столоначальник ярдәмчесе Петр Харкевич, күчермәләр ясаучы-копеист Панкратий Ульянов.
1789 елның 20 апрелендәге патша указы белән (“Высочайшие конфирмированный доклад Сената об определении в учрежденное в Уфе Духовное Собрание магометанского закона секретаря, канцелярских и прочих служителей, с произвожением им жалования”) мөфтигә сәркатип, канцелярия һәм башка хезмәткәрләр тоту өчен 900 сум акча бүленә, ә 1792 елның 15 июнендәге патша указы (“Указ императрицы Екатерины II, данный Уфимскому губернатору Пеутлингу, об оставлении пятничного дня, для духовного в Уфе магометанского собрания, свободным от присутствия”) белән җомга Диния нәзарәтендә ял көне (“свободный от присутствия, так как по магометанскому закону пятничный день есть праздничный”) дип игълан ителә. 1793 елның 17 августындагы указ нигезендә (“Указ Сената о выборе мулл в учрежденное в Уфе Духовное Правление магометанского закона через три года”) Диния нәзарәтендә хезмәт салучы муллалар өч ел саен алмаштырылырга тиеш була.
“Ачылганнан соң, Дини идарәсе башта Ырынбур шәһәрендә эшләде. Әмма “сәфәр кыенлыклары” һәм “азык белән тәэмин итү җиңел” сылтавы белән Уфа шәһәренә күчерелә. Уфа шәһәрендә мәхкәмә өчен урын күп заманнардан бирле арендага гына алынып килде. Һәр никах башыннан сигез ярым тиен түләү кертеп, никах дәфтәре чыгарылгач, акча җыела. Шуннан идарә һәм идарә әгъзалары тору өчен дип, 1278 (1861) елда 57000 тәңкә акча тотылып, Собрание (Дини идарә) бинасы төзелә. Ул бина ике елда тәмам була... Төзүгә башлап 1275 (1858) елда керешелә. Ул 1282 (1865) елда ачылып, сәфәр аеның унөчендә, җомга көнне мөфти Сәлимгәрәй хаҗи аңа кереп вазыйфаларын үтәргә керешә. Бу егерме бишенче июльгә туры килә”, дип язды Шиһабетдин Мәрҗани.
1789-97 елларда рәсми рәвештә “Уфа Диния магометаннар законы мәҗлесе”, 1797-1846 елларда “Ырынбур Диния магометаннар законы мәҗлесе” дип атала. Аның вәкаләтләре Уфа наместниклыгы һәм Ырынбур губернасы (соңрак, Таврический наместниклыгыннан тыш, тоташ Русиядә) территорияләрендә тормышка ашырыла. 1846-1917 елларда Ырынбур мөселман­нары (магометаннар) Диния Мәҗлесе дип атала. Мөфти эчке эшләр министрлыгы һәм урындагы хакимият тәкъдиме белән император тарафыннан бил­геләнә. Дини Мәҗлес әгъзалары 1889 елга кадәр Казан губернасы руханилары тарафыннан сайлап куела. Соңыннан мөфти тәкъ­диме белән алар эчке эшләр министры тарафыннан раслана. Мөфти һәм Дини Мәҗлес әгъзалары, хезмәткәрләр чиновниклар кебек хезмәт хакы алган. Дини җыелыш өч катламнан торган: югары катлам – мөфти, 5-6 казый (судья), җаваплы секретарь, тылмач (тәрҗемәче), писарь; урта катлам – мөхтәсибәт (ике-өч кеше) һәм мөхтәсиб (мөселман оешмаларын тикшереп торучы); түбәнге катлам – мөтәвәллият, ягъни мулла, мөәзин һәм секретарь-казначей.
Сенатның 1828 елның 21 сентябрендәге “О введении в употребление метрических книг по Оренбургскому Духовному магометанскому управлению” дигән указы нигезендә метрика кенәгәләре кертелә. 1829 елдан башлап мәхәллә имамы туу, үлем, никах һәм аерылышуларны метрика кенәгәсенә теркәп бара башлый. Кенәгә ике нөсхәдә тутырыла. Аның бер нөсхәсе Диния нәзарәте архивына тапшырыла.
1905 елның 10-15 апрелендә Министрлар кабинеты рәисе Сергей Витте кушуы буенча Уфада Диния нәзарәтендә мөфти Мөхәммәдъяр хәзрәт Солтанов рәислегендә голәмәләр шурасы үтә. Бу киңәшмә хөкүмәткә Русиядә яшәүче мөселманнар өммәтенең хәле турында доклад әзерләү өчен оештырыла. Төп доклад белән нәзарәт казые Ризаэддин хәзрәт Фәхретдинов чыгыш ясый. Ул дини автономия төзү һәм империя министры дәрәҗәсендәге мөселманнарның бердәнбер җитәкчесе – Шәйхел-Ислам вазыйфасы кертү турында чыгыш ясый. 1910-12 елларда Диния нәзарәтендә хөкүмәт ревизиясе була.
1917 елда Дини Мәҗлес Эчке Русия һәм Себер мөсел­ман­нарының Үзәк диния нәза­рәте итеп үзгәртелә. Мөфти Галимҗан хәзрәт Баруди җитәкчелек иткән дини оешма яңа гына төзелгән Мөсел­маннарның милли идарә­сендә әгъза булып тора. Эчке Русия һәм Себер мөселманнары эшләре буенча Комиссариат оештырылу белән Милли идарә бетерелә, Диния нәзарәте үзаллы эшли башлый.
1923 елның 10-25 июнендә II Бөтенрусия мөселманнары съездында (Уфа) мөфти итеп билгеле дин галиме, тарихчы, казый Риза хәзрәт Фәхретдин сайлана. Съездда 285 делегат, шул исәптән Коканд, Ташкент һәм Кырым мөфтиләре, катнаша. РСФСР мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте уставы раслана. Ачлыктан интегүчеләргә ярдәм комиссиясе рәисе Кәшшафетдин Тәрҗемани чыгыш ясый. Съездда катнашучылар Ленин, Сталин, Троцкий һәм Калининга котлау телеграммалары юллый.
1927 елда нәзарәт карамагында 14825 мәхәллә була. 1930 елларда динне, мөселман руханиларын кысу, эзәрлекләү, гыйбадәтханәләрне ябу башлана, бик күп дин әһелләре кулга алына. Алар арасында Диния нәзарәте әгъзалары Мөхлисә Буби, Зыя Кәмали да булалар. 1930 елларга кадәр әле дин шактый көчле була. Мисал өчен, 1929 елда Башкортстанда 14 259 мөселман рухание: мулла, мөхтәсиб, мөәзин һәм мөтәвәлли; 1017 православие дине руханилары: поп, дьякон һәм псаломчы, 2149 чиркәү советы әгъзасы һәм 1062 кандидат була. Алар 2969 мәчет һәм 338 чиркәүдә дини хезмәт башкара.
Шәхес культы елларында мәчетләрнең манаралары киселде, дин әһелләре юк ителде, Себергә сөрелде. Ул елларда халык арасында дингә каршы пропаганда алып барыла. Бу эштә башлыча комсомоллардан торган “Алласызлар союзы” (“Союз безбожников”) оешмасы зур роль уйный. Мисал өчен, 1929 елда бу союзда Бөре кантонында – 1736, Уфа кантонында – 1500, Стәрлетамак кантонында 753 әгъза тора.
1940-50 елларда Диния нәзарәте бинасы шәһәр властена тапшырыла. Анда фатирлар ясалып, берничә гаилә яши. 1942 елның 15-17 маенда Уфада 1926 елдан соң беренче тапкыр мөселманнар съезды үтә.
1943 елда Ташкентта Үзәк Азия һәм Казахстан Диния нәзарәте оеша. 1944 елда СССР территориясендә Кавказ арты Диния нәзарәтенә өстәп (Баку), тагын бер мөстәкыйль үзәк төзелә: Төньяк Кавказ (Буйнак, хәзер Махачкала). Үзәк Диния нәзарәте исеме СССРның Европа өлеше вә Себер (Уфа) Диния нәзарәте итеп үзгәртелә.
Сугыштан соңгы елларда дини тормыш җанлана башлый, яңа мәчетләр, дини оешмалар ачыла. Совет хөкүмәтенең дингә каршы көрәше кабат 1950 елдан соң, мөфти Габдрахман Рәсүлев вафат булгач көчәеп китә. 50нче елларның башыннан алып мәчет-мәхәл­ләләрне теркәү мөмкин булмый башлый.
1988 елда Үзәк диния нәза­рәте карамагында 142 мөселман оешмасы була. 1989 елда, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин тырышлыгы белән нәзарәтнең 200 еллыгы Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгы итеп үткәрелә.
1992 елдан, Үзәк диния нәзарәтеннән аерылып, төбәк­ләрдә аерым нәзарәтләр төзелә башлады. 1994 елның февра­лендә Русия мөсел­маннары Диния нәзарәтенең Югары координация үзәге төзелгәч, Русиянең һәм БДБның Европа илләре мөселман­нарының Үзәк диния нәзарәте дип атала башлый.
Үзәк диния нәзарәтенә Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин җитәкчелек итә. Тәлгать хәзрәт Таҗетдин – уникенче мөфти.
Ул Ислам конференциясе оешмасы, ЮНЕСКО, Мөселман­нарның Европа лигасы һәм башка бик күп чит ил һәм иҗтимагый Ислам оешмаларында Русия мөселманнарының вәкиле булып тора. 1972 елдан хөкүмәт һәм дини делегацияләр составында шул ил җитәкчеләренең чакыруы буенча: Әфганстан, Япония, Согуд Гарәбстаны, Болгария, Монголия, Финляндия, Алжир, АКШ, Тунис, Чехословакия, Ливия, Сирия, Марокко, Иордания, Франция, Берләшкән Гарәп Әмир­лекләре, Кувейт, Төркия һәм башка дәүләтләрдә була. Мөһим халыкара конференцияләрнең оештыру комитеты составына керә, аларның почетлы рәисе була. Русия һәм Согуд Гарәбстаны арасындагы дипломатик хезмәт­тәшлекне булдыруга ярдәм итә. Баш мөфти Русия Федерациясе Президенты каршындагы Дини берләшмәләр белән үзара бәйләнеш советы, Русиянең Динара совет президиумы, РФ Милли хәрби фондының попечи­тельләр советы әгъзалары булып тора. Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Башкортстанда һәм Русиядә халыкара һәм конфессияара тынычлыкны, тотрыклылыкны ныгытуга зур өлеш кертә. Бүген Үзәк диния нәзарате 28 төбәк Дини идарәне һәм вәкиллекне, 2500 артык мөсел­ман җәмәгатен бер­ләштерә.
Мөфтиләр:
Мөхәммәтҗан Хөсәенов (1789-1824); Габдессәлам Габдрәхимов (1825-1840); Габделвахит Сөләйманов (1840-1862); Сәлимгәрәй Тәфкилев (1865-1885); Мөхәммәдьяр Солтанов (1886-1915); Сафа Баязитов (1915-1917); Галимҗан Баруди (1917-1921); Риза Фәхретдин (1923-1936); Габдрахман Рәсүлев (1936-1950); Шакир Хиялетдинов (1951-1974); Габделбарый Исаев (1975-1980); Тәлгать Таҗетдин (1980).

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Фирдус Тямаев - атказанган!
Сегодня, 19:33 :: Мәдәният һәм сәнгать
Фирдус Тямаев - атказанган!
Кыш бабайлар! Парадка!
Сегодня, 17:43 :: Яңалыклар
Кыш бабайлар! Парадка!
Яшә, Торатау!
Сегодня, 17:33 :: Көнүзәк
Яшә, Торатау!
Әйдәүче этнохореографтан – осталык дәресе
Сегодня, 15:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Әйдәүче этнохореографтан – осталык дәресе
Балаларга — дини тәрбия
Сегодня, 15:27 :: Иман
Балаларга — дини тәрбия








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»