Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Бөтенрусия Коръән укучылар һәм хафизлар бәйгесе уза

Бөтенрусия Коръән укучылар һәм хафизлар бәйгесе уза
12.02.2019 / Иман

Бөтенрусия Коръән укучылар һәм хафизлар бәйгесе уза21-22 февральдә IX Казан Бөтенрусия Изге Коръән укучылар һәм хафизлар бәйгесе узачак. Быел ул борынгы Болгар шәһәрендә үткәрелә.

Бәйгедә Русиянең 14 төбәгеннән – Татарстан, Башкортстан, Чечен, Дагстан, Ингушетия, Кырым республикаларыннан, Ставрополь һәм Пермь крайларыннан, Мәскәү, Чиләбе, Иваново, Саратов, Тула һәм Свердловск өлкәләреннән барлыгы 30га якын кеше катнашыр дип көтелә. Катнашучыларның иң кечесенә -- 11, иң өлкәненә 34 яшь.

Чараны Ислам Лигасының Бөтендөнья Коръән-хафизлар һәм Сөннәт эшләре оешмасы, Болгар Ислам академиясе, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Коръән нуры» хәйрия фонды оештыра.

Бәйге ике номинация буенча уздырыла: «Изге Коръәнне дөрес итеп уку» һәм «Изге Коръәнне тулысынча яттан белү». Анда Русия гражданнары булган ир-егетләр катнаша ала. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр һәм акчалата призлар тапшыру күздә тотыла. Моннан тыш, һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр каралган.

Оештыручылар, шулай ук, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында бәйгене иң яхшы яктыртуга конкурс игълан итә. Ул өч номинациядә узачак: «Видеорепортаж», «Интернет-басма», «Басма матбугат». Җиңүчеләргә, шулай ук, акчалата бүләкләр тапшырылачак.

Журналистлар бәйгесенең нәтиҗәләрен чара узып бер ай үткәннән соң игълан итү планлаштырыла. Эшләрне түбәндәге электрон почтага җибәрү сорала: svet.korana@yandex.ru. Барлык сораулар буенча элемтәгә керү өчен телефон: +7 (903) 305-22-64, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайты.




Фото: ДУМ РТ сайтыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Вчера, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Вчера, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»