Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Татар гимназиясендә — “Әлифба” бәйрәме

Татар гимназиясендә — “Әлифба” бәйрәме
26.04.2018 / Очкын

Татар гимназиясендә — “Әлифба” бәйрәмеБашкалабызның 84нче Татар гимназиясе укучылары яхшы укулары гына түгел, талантлы булулары белән дә горурлана ала. Җыр-моңга әвәс, биюгә оста, кыскасы, коеп куйган артистлар тәрбияләнә бу белем учагында. Биредәге кызлар һәм малайлар туган телне, ата-баба йолаларын, милли гореф-гадәтләрне белеп һәм өйрәнеп үсә. Бу белем учагында хезмәт салучы һәр укытучы балаларга белем бирү белән бергә, аларның сәләтен ачуга, күңелләренә халкыбызның җыр-моңнарын җиткерүгә, гореф-гадәтләрен өйрәтүгә күп көч сала.

Шунысы куанычлы, әлеге уку йортында милли чаралар, бәйрәмнәр еш оештырыла. Иң мөһиме, чарага һәр укучы тырышып әзерләнә, чөнки аларның чыгышларын карарга әти-әниләре, картәти-картәниләре дә зур теләк белән килә.
Күптән түгел әлеге Татар гимназиясендә “Әлифба” бәйрәме шаулап узды. Әле кайчан гына беренчегә килгән кызлар һәм малайлар — бүген инде укырга-язарга гына түгел, татар телендә бик күп шигырьләр, җырлар өйрәнгән сәләтле укучылар. Укытучылары Әлфия Гәрәева белән бергәләп әзерләгән “Әлифба” бәйрәмендә 1А сыйныфы укучылары бу осталыкларын да, җыр-биюгә маһирлыкларын да күрсәттеләр. Тукай шигырьләрен сәхнәләштерүләре дә бик уңышлы килеп чыкты. Укытучы апалары да, балаларның һәммәсе дә милли киемнәрдә чыгыш ясаулары бәйрәмгә аерым бер ямь өстәде. Шәһәр мохитендә тырышып туган тел өйрәнүче кызлар һәм малайлар өчен мәктәп директоры Равил Идрисов, биредәге мөгаллимәләр белән бергә, бәйрәмне карарга килгән әти-әниләр һәм “Кызыл таң”, “Әллүки” журналистлары да горурланып утырды.
Тукай телендә сөйләшүче, милли моңнарыбызны, гореф-гадәтләребезне саклап килүче гимназиядә һәр чара милли бәйрәм рухын ала. Без сокланып караган “Әлифба” бәйрәме дә шуның матур бер үрнәге булды.

Зөлфия Фәтхетдинова.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Уфада иң арзан бензин хаклары
Вчера, 20:19 :: Икътисад
Уфада иң арзан бензин хаклары
Бер авариядә ике нарасый үлгән
Вчера, 14:13 :: Көнүзәк
Бер авариядә ике нарасый үлгән
Вчера, 13:07 :: Сәламәтлек саклау
"Алда зур максатлар һәм бурычлар..."








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»