Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Икенчеләр сынатмый!

Икенчеләр сынатмый!

Икенчеләр сынатмый!Нуриман районы укучылары республикада старт алган “Сәламәт буын – көчле төбәк” проектына дәррәү кушылды. Бүген биредә кеч­кенәләр дә, чыгарылыш сыйныф укучылары да спорт белән теләп шөгыльләнә. Красная Горка мәктәбенең
2 “б” сыйныф укучылары, мәсәлән, буш вакытын файдалы да, күңелле дә үткәрү өчен шушы проектка кушыл­ган.


Бүген сыйныфта 25 бала белем ала, шуның 6сы бары тик “бишле” билгеләренә генә укый. Балалар физкультура-савыктыру комплексында шөгыльләнә, мәктәптәге дәресләрдә катнаша.
Шунысы да мөһим, бу башлангычка ата-аналар да шат. Алар балаларга төрле яклап ярдәм кулы сузарга әзер. Һәр шимбә балалар район үзәгендә урнашкан бассейнда йөзәргә өйрәнә. Анда укучыларны, тренерлар белән беррәттән, ата-аналар да күзәтеп тора.
Укучылар, дәресләрдән тыш, “Яшь патриот”, “Сәламәт буласың килсә”, “Төрле төстәге дөнья” түгәрәкләрендә шөгыльләнә. “Яшь патриот”ның эшчәнлеге балаларда туган якка мәхәббәт, аның белән горурлану хисе тәрбияләүгә, тарихны өйрәнүгә кайтып кала. Бу җәһәттән “Дәүләт символлары”, “Уфа – Башкортстанның башкаласы” кебек чаралар, “Бөек Ватан сугышы тарихын беләсеңме?”, “Мин хәтерлим, мин горурланам” дип аталган олимпиадалар үткәрелә.
“Сәламәт буласың килсә” дәресләре балаларда сәламәт тормыш алып баруны пропагандалауга юнәлтелгән. Биредә укучылар сәламәтлек саклау, дәресләрдә өйрәнгән белемне көндәлек тормышта куллану, дөрес туклану серләренә төшенә.
“Төрле төстәге дөнья” үсеп килүче буында сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә, һәр эшкә иҗади караш булдыруда ярдәм итә. “Алтын көз”, “Без спортны яратабыз”, “Кыш килде” конкурслары да зур оешканлык белән үтә. Моннан тыш, балалар төрле биюләр өйрәнә, кул эшләре башкара.
Спортта, төрле конкурсларда алдынгы урыннар яулаудан тыш, укуда да сынатмыйлар. Укытучылары әйтүенчә, спорт белән шөгыльләнүче сәламәт бала укуга да җитди карый.
Чыннан да, белем иленә сәяхәтне башлап кына җибәргән икенчеләр мәктәп тормышы белән кайнап яши.

Гөлия ГӘРӘЕВА.
Нуриман районы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Эшләр идарәчесе тәгаенләнде
Сегодня, 16:45 :: Сәясәт
Эшләр идарәчесе тәгаенләнде
Мостай Кәрим  - безнең йөрәкләрдә
Сегодня, 15:46 :: Мәдәният һәм сәнгать
Мостай Кәрим - безнең йөрәкләрдә
Радий Хәбиров -
Сегодня, 14:42 :: Җәмгыять
Радий Хәбиров - "ПАЗ"икта
Вчера, 15:00 :: Көнүзәк
"Ашан"да янгын чыккан
Башкортстанда янә җир тетрәгән
Вчера, 14:11 :: Көнүзәк
Башкортстанда янә җир тетрәгән








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»