Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Күгәрчен “бөркетләре” очарга әзерләнә

28.05: Күгәрчен “бөркетләре” очарга әзерләнә

Күгәрчен “бөркетләре” очарга әзерләнә  Быел Күгәрчен мәктәбен бөркеттәй кыю, җилдәй җитез дүрт егет тәмамлый. Кыюлар, димен, чөнки алар күпләрнең һушын алган БДИ тапшырудан куркып тормый, бүгенге көндә җаваплы сынау тота. Җитезләр, димен, чөнки мәктәп данын яңгыратучы спортчы егетләр дә әле алар. Дөрес, ике ел элек кенә сыйныфлары кызлар чыркылдашкан тавыштан гөрләп торса, 9дан соң, аларның бишесе дә туган мәктәбен, дүрт бөртек егетне калдырып, төрле якларга таралган. Шулай да яшь спортчыларның күңелсезләнеп утырырга вакыты юк. Тырышып уку белән бергә көндәлек тренировкаларны да калдырмаска кирәк. Егетләр хәрби әзерлек буенча да сынатмый, турникта күтәрелү, граната ыргытуда зур осталык күрсәтеп, мәктәп командасы районда беренчелекне яулаган.

– Безнең Айдар спорт ярышларында мәктәп данын яклаучы оста чаңгычы да, көрәшче дә. Көрәш буенча районда беренчелекне яулап, республика бәйгесендә көч сынашты. Укучыларым укуда да тырыш. Виталий – физика, тарих, җәмгыять белеме, Азат белән Илнур башкорт теле буенча олимпиадаларда катнашып килде, — ди ун­бер­­ләрнең сыйныф җитәкчесе Гөлшат Садыйкова.
Егетләрнең барысы да БДИ буенча, төп фәннәрдән тыш, физиканы сайлаган. “Безнең укытучыбыз Айрат Насыйк улы Яһүдин дәресне тиешенчә аңлата һәм бик кызыклы үткәрә”, – ди егетләр бертавыштан. Илнур бүгенге көндә бик кирәкле һөнәр үзләштермәкче: ул тракторчы-механик-инженер булырга ниятли. Азат Стәрлета­мактагы төзелеш техникумына юл тотачак. Виталий Күмертаудагы авиация техникумында белем алырга, ә Айдар башкалабызда урнашкан аграр университетка укырга керергә җыена.
Әйтергә кирәк, бүгенге көндә Күгәрчен районында 23 белем бирү учреждениесе эшли. Аларның 13е — урта, 10сы — төп, ә 8 мәктәп филиал булып тора. Быелгы уку елында 9нчы сыйныфны — 388, унберенчене 204 укучы тәмамлый. Мәктәпне тәмамлаучы егет һәм кызларның БДИны уңышлы тапшырып, үзләре сайлаган уку йортларында югары белем алып, Күгәрченнең һәм республиканың лаеклы шәхесләре булачагына ышанычыбыз зур.

Зөлфия Фәтхетдинова





Басып чыгарырга



Каникуллар  шәп үтә!
28-06-2018 :: Очкын
Каникуллар шәп үтә!
Икенчеләр сынатмый!
31-05-2018 :: Очкын
Икенчеләр сынатмый!
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»