Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Каникуллар шәп үтә!

Каникуллар шәп үтә!
28.06.2018 / Очкын

Каникуллар  шәп үтә!Укулар тәмам, ә шулай да республикабыз белем учаклары июнь буена гөрләп торды. Кызлар һәм малайлар бергәләшеп көндезге лагерьларда ял итте, туйганчы уйнады, аралашты. Көннәрнең салкынча торуы да, кояшның еш кына болытлар артына качуы да күтәренке кәефне боза алмады.

Балтач районының 17 мәктәбендә оештырылган көндезге лагерьларда быел 1031 укучы ял итте. Ял итүчеләр саны буенча район үзәгендәге 1нче һәм 2нче мәктәпләргә тиңнәр булмады. Лагерьга 1нче мәктәптә — 260, ә 2нче мәктәптә 230 бала йөрде. Аларның һәркайсында кызлар һәм малайлар дистәдән артык отрядка бүленеп, көнне кызыклы һәм файдалы итеп үткәрде. Ике тапкыр төрләндереп әзерләнгән туклану да алар күңеленә хуш килде.
Июньнең беренче атналары кояшлы көннәргә саран булды. Шулай да тәрбиячеләр укучыларга боегып утырырга мөмкинлек бирмәде, көн саен төрле чаралар, музыкаль, интеллектуаль бәйгеләр, спорт ярышлары оештырды.
— Экскурсияләр, күргәзмәләр, кызыклы очрашулар балаларның ял мизгелләрен тагын да җанландырып җибәрде. Укучылар райондагы янгын сүндерү бүлекчәсенә барып, җаваплы һөнәр ияләренең эше белән танышты. Легендар якташыбыз Батыршаның Асавка, Нөркә авылларындагы музейлары, Ставропольдан килгән зур курчаклар театры күргәзмәсе дә аларда кызыксыну уятты. “Танып” отрядының Уфаның күренекле урыннары буйлап, шулай ук Ботаника бакчасына, лимонарийга сәяхәт итүе балалар күңелендә онытылмаслык тәэссоратлар калдырды, — ди 1нче мәктәпнең директоры Фәнис Шәймөхәммәтов.
2нче мәктәпнең “Төсле калейдоскоп” лагеренда да эчтәлекле чаралар күп булды. “Шерлок Холмс көне”ндә, мәсәлән, укучылар яшеренгән укытучыларны эзләде, “Мелодияне таны” уены җыр-моң осталарын берләштерде. Моннан тыш, хәвефсезлеккә бәйле чаралар да оештырылды.
— Балалар күбрәк спорт ярышларын, бию белән бәйле чараларны ярата. “Олимпия уеннары”нда, мәсәлән, һәр отряд төрле илне күрсәтте. Бу да укучыларның белемен арттыруга булыша, — ди лагерь җитәкчесе Гүзәл Вәлиева.
Әнә шулай ялны күңелле дә, файдалы да үткәрә Балтач кызлары һәм малайлары.

Юлия ТӨХБӘТУЛЛИНА,
Гөлия ГӘРӘЕВА.

Балтач районы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Күкләр, ярдәм итегез!
Сегодня, 14:59 :: Тормыш
Күкләр, ярдәм итегез!
Кышкы бизәкләр
Сегодня, 13:51 :: Республика
Кышкы бизәкләр
Кыскартырлармы, киңәйтерләрме?
Сегодня, 13:47 :: Яңалыклар
Кыскартырлармы, киңәйтерләрме?
80 яшенә - тагын ике китап
Сегодня, 13:39 :: Иҗат
80 яшенә - тагын ике китап
Мәскәү яшьләре татарча биергә өйрәнәчәк
Сегодня, 13:37 :: Мәдәният һәм сәнгать
Мәскәү яшьләре татарча биергә өйрәнәчәк








Новости русской версии сайта

Яңа номер

147 (25301) от 20 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»