Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Әллүки” — яраткан журналыбыз!”

“Әллүки” — яраткан журналыбыз!”
25.09.2018 / Очкын

“Әллүки” —  яраткан журналыбыз!”Илеш районы Карабаш урта мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Фәнзилә Камаловадан шатлыклы хәбәр килеп иреште. Бу мәктәптә башлангыч сыйныф укучылары күмәклә­шеп “Әллүки”гә язылган.

Ике катлы бинада урнашкан Карабаш мәктәбендә бүген 123 бала укый. Шуларның дүрттән бер өлеше — башлангыч сыйныфларда.
— Иң беренче булып “Әллүки”гә без, 4нчеләр, язылдык. Ата-аналар җыелышында бу хакта әйткәч, беркем дә каршы килмәде, киресенчә, “Әлбәттә, язылабыз. Балалар туган телдә чыккан гәзит-журналларны укып һәм белеп үсәргә тиеш”, — дип, тәкъдимемне күтәреп алдылар, — ди дүртен-челәрнең сыйныф җитәк-чесе Альмира Закирова.
Иң кызыгы шунда, бу сыйныфта төрле милләт балалары укый. Араларында урыс милләтеннән булган Дарья Гализдра исемле кыз да бар. Татар телен ныклап өйрәнәсе килгәнлектән, ул да “Әллүки”гә язылган. Шунысы куанычлы, балалар 1нче сыйныфтан башлап татар телен өйрәнә, күпләре “Әллүки”не балалар бакчасыннан ук белә. Илвина Камалова, Альмир Закиров, Диләрә Хөрмәтуллина, Идел Акмалов — нәкъ менә шундыйлардан.
Беренче һәм икенче сыйныф укучылары да өлкән абый-апаларыннан калышырга теләмәгән, шуңа алар да сыйныфлары белән “Әллүки”гә язылган.
— Мин 27 ел башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшлим. Инде дистәләгән ел укучыларымны “Әллүки”гә яздыртам. Дәрестә һәм сыйныфтан тыш чараларда “Әл-лүки”не бик еш кулланам. “Кызыл таң”ны да озак еллар буе алдырып, укып барам, — ди беренчеләр-нең сыйныф җитәкчесе Регина Хәләпова.
Әлбәттә, һәр эштә бер әйдәүче була. Бу мәктәптә дә андый кеше бар. Ул —мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Фәнзилә Камалова. Фәнзилә Фаид кызы быел укытучыларның август конфе-ренциясендә баш мөхәр-рир кулыннан Рәхмәт хаты һәм бүләк алганда: “Мәктәбебездә сентябрь аенда ук журналга язылуны оештырам”, — дигән иде. Сүзендә торды. Нәти-җәдә, ике сыйныф бердәм булып журналга язылды. Менә шундый туган тел, милләт җанлы мәгариф хезмәткәрләре арабызда күбрәк булсын иде. Балалар да туган телен милли телдә чыгучы гәзит-журналларыбыз аша да белеп үссен иде. Иң мөһиме —назлы гөлдәй туган телебез югалмасын.

Венера МӘҖИТОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Илеш районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Бирешмә, Сибай!
Вчера, 21:44 :: Җәмгыять
Бирешмә, Сибай!
Дәваханәгә заманча аппарат кайтарылды
Вчера, 21:07 :: Сәламәтлек саклау
Дәваханәгә заманча аппарат кайтарылды
Рим Каюмов Сибайда булды
Вчера, 18:19 :: Яңалыклар
Рим Каюмов Сибайда булды




Новости русской версии сайта



Яңа номер

19 (25323) от 15 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»