Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Укуда да алдынгы, сәнгатьтә дә актив

29.10: Укуда да алдынгы, сәнгатьтә дә актив

Укуда да алдынгы, сәнгатьтә дә активАлсу Әскарова Югары Кыйгы лицееның 11нче сыйныфында укый. Ул — бик тырыш, уңган, кызыксы.



Алсу район үзәгендәге музыка мәктәбенең хореография бүлеген тәмамлаган, мәктәптә пешекче һөнәре буенча өстәмә белем алган. Ул лицейның җәмәгать тормышында да актив катнаша. Өченче ел инде гитарада уйнау серләренә үзаллы өйрәнә, җырларга ярата. Алсу шигырьләр язу белән дә мавыга. Алар “Безнең Кыйгы“ район гәзитендә дөнья күрә, “Кыйгы җиренә мәдхия” дигән шигъри җыентыкка да кертелде.
Киләчәктә ул журналист булырга хыяллана. Буш вакытларында китаплар укырга ярата, күбрәк классик әсәрләргә, фантастикага өстенлек бирә.
Алсу район, төбәк, республика конкурсларында да актив катнаша. “Минем Мостай Кәрим” дип аталган республика әдәби конкурсында Мактау грамотасына лаек булды. Быел 21-22 сен­тябрьдә Уфада үткән “Яшь натуралист” республика конкур­сының “Дару үлән­нәре” номинациясенә ул мәтрүшкә үләне буенча тик­шеренү эшен тәкъдим итте.
Сәләтле кыз кечкенә яшеннән район Пионерлар һәм укучылар йортында төрле түгәрәкләрдә шө­гыльләнә.
Менә шундый тырыш, талантлы һәм булдыклы кыз ул. Шуңа күрә аны укытучылар да, яшьтәшләре дә ярата һәм хөрмәт итә.

Ләйлә СОЛТАНОВА,
Пионерлар һәм укучылар йортының өстәмә белем бирү педагогы.





Басып чыгарырга



Каникуллар  шәп үтә!
28-06-2018 :: Очкын
Каникуллар шәп үтә!
Икенчеләр сынатмый!
31-05-2018 :: Очкын
Икенчеләр сынатмый!
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»