Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Аскынлылар — әфарин!

30.10: Аскынлылар — әфарин!

Аскынлылар — әфарин!Фотосурәттән елмаеп карап торучы укучылар Ас­кынның 2нче урта мәктә­бендә 11нче сыйныфта белем ала. Алар милләтенең, туган җиренең тарихына битараф түгел. Бу сыйфат аларга “Кеше тарихта. Русия-ХХ гасыр” Бөтенрусия конкурсында уңышлы катнашырга ярдәм иткән.

Әлеге олимпиада, тарихны белүдән тыш, укучылар үзаллы тикшеренүләр алып барырга өйрәнсен дигән максаттан чыгып оештырыла. Тема киң — ХХ гасыр белән бәйле һәрнәрсәгә тикшеренү эшли аласың. Гөлназ Тимер­галиеваның эше Бөек Ватан сугышы белән бәйле. Дәү­әнисенең сөйләгәннәре буенча ул тарихка зур байкау ясый. Гөлназның тагы да бер тикшеренү эше — сәүдәгәр Шевкунов йортының тарихы. Архивтан әлеге өйнең 100 ел элек төшерелгән фотосын табып, аның тарихын өйрәнә. Бүгенгә йорт күзгә күренеп үзгәргән, хәзер анда рәссам Гөлсия Сәгыйтованың оста­ханәсе урнашкан.
Ирина Дудкина — рай­онның гыйбадәт­ханәләрен, ә Константин Распономарев үзәк китапханәне өйрәнә. Баксаң, район үзәгендә урнашкан китапханә 100 ел элек нинди булган, бүгенге көнгә кадәр шундый ук тышкы кыяфәтен саклап калган. Тик бер генә аерма — элек аның капкасы янына атлар бәйләнгән булган, ә хәзер машиналар тезелеп тора.
Укучыларның бу уңыш­лары артында укытучының фидакарь хезмәте тора. Балаларны әлеге бәйгегә әзер­ләгән өчен тарих укытучысы Фәридә Хөсниярова да мактау грамотасына лаек булган. Укытучы ел саен балаларны конкурсларда катнаштырырга тырыша, тик бу кадәр уңыш быел беренчегә елмайган.
— Укучыларым бу казанышлары белән мәктәпне, районны республика дәрә­җәсендә данлый. Балалар­ның җиңүләре белән горурланам. Алдагы тормышларында җиңүләр тагы да күбрәк булсын. Тик моның өчен аларга тагы да укырга, тырышырга кирәк, — ди Фәридә Әнгам кызы.
Чын граждан булып формалашу өчен үз илеңнең, халкыңның тарихын белү мөһим. Бөтенрусия конкурсында катнашкан егет һәм кызлар бу сүзләр белән тулысынча килешә!





Басып чыгарырга



Каникуллар  шәп үтә!
28-06-2018 :: Очкын
Каникуллар шәп үтә!
Икенчеләр сынатмый!
31-05-2018 :: Очкын
Икенчеләр сынатмый!
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»