Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Оялчан булса Юстина, чая кыз ул Альбина

30.10: Оялчан булса Юстина, чая кыз ул Альбина

Оялчан булса Юстина,  чая кыз ул АльбинаУфа районының Алексеевка урта гомуми белем бирү мәктәбендә күптән түгел бик матур “Шәҗәрә бәйрәме” үтте. Сәләтле кызлар һәм малайларны күреп, танышып кайттык әле. Шәһәргә якын авыл булуга карамастан, балалар туган телдә матур итеп сөйләшә, тыпырдатып бии, гореф-гадәтләребезне яхшы белә.

Оялчан булса Юстина,  чая кыз ул Альбина
Юстина Сәхибгәрәева 8нче сыйныфта укый. Бик тырыш, иҗади күңелле кыз. Рәсем төшерә, фортепианода уйный. Быел “Туган ягым чишмәләре чыңлый” дигән темага инша язып (укытучысы — Лидия Хәйруллина), Уфа районында беренче урын алган. Шундый темага фәнни-гамәли эш алып бару Юстинага авыр булмаган, чөнки телне бик яхшы белә ул.
“Яраткан нәнәем Мәгъ­дәния белән рәхәтләнеп сөйләшер өчен татар телен өйрәндем. Ул чыгышы белән Ярмәкәй районының Исламбахты авылыннан. Бирегә алар картәти белән совхоз төзелгәндә килеп урнашкан. Картәтием мәктәп­тә химия, биология фән­нәрен укыткан. Нәнәй, урысча белмим, дип, безнең белән тик татарча сөйләшә. Шуңа мәктәпкә керү белән татар телен өйрәнүне үземә максат итеп куйдым. Ә ерактан туганнарым кунакка килгәч, мин тәрҗемәче дә әле”, — ди Юстина.
Альбина Гәрәева — Юс­тинаның сыйныфташы. Ул 3нче сыйныфта укыганда ук (укытучысы — Лиана Вафина) шәҗәрә төзү белән шө­гыльләнә башлый. Аль­бинаның эзләнүләре, тырышлыгы югары бәһаләнә. Уфа районы буенча аның эше икенче урын ала. Ә 7нче сыйныфта язган “Картәни­емнең сандыгы” дигән фәнни-тикшеренү эше (укытучысы — Резеда Хәми­това) районда беренче урынга лаек була.
Альбинаның тикшеренү эше зур әһәмияткә ия. Монда, нәсел агачыннан тыш, хал­кыбызның элекке көн­кү­реше, гореф-гадәтләребез киң чагылыш таба. Оныклары, балалары белән өлкән буын вәкилләре арасындагы зур ихтирам, аларга карата булган кадер-хөрмәт җылы хисләр уята. Авыр, зур йозак эленгән серле сандык оста итеп ясалган. Анда карт­нәнәсенең тормышы белән бәйле кадерле әй­берләр саклана. Аклы-каралы фото­сурәтләр, иске киндер тастымал, ап-ак шәл, Коръән китабы, 75 ел сакланган иске курчак – барысы да Гәрә­евлар нәсе­ленең тарихын, ата-бабалары турында сөйли, гаиләнең буыннан-буынга күчеп килүче кечкенә музеен хәтерләтә.
Альбина өчен күңеленә бик якын булган тагы да бер ихтыяҗ – һәр ял, бәй­рәм­нәрдә бергәләп картәти һәм нәнәй янында авылда булу. Балалар йорт, бакча эш­ләрендә ярдәм­ләшсә, оста куллы нәнәләре коймак, тәбикмәк, чәкчәк­ләр белән сыйлый. Укуда алдынгы, үткер, үз-үзенә таләпчән, баскан җирендә ут чыгара торган Альбина гаиләсе белән горурлана. Ә Алексеевка мәктәбе Юстина Сәхибгә­рәева һәм Альбина Гәрәева кебек сәләтле укучылары белән данлы.





Басып чыгарырга



Каникуллар  шәп үтә!
28-06-2018 :: Очкын
Каникуллар шәп үтә!
Икенчеләр сынатмый!
31-05-2018 :: Очкын
Икенчеләр сынатмый!
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»