Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Галим генә булып калалмады...

Галим генә булып калалмады...
25.09.2018 / Иҗат

Галим генә булып  калалмады...Күренекле якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның “Шагыйрь генә булып калалмадым...” дигән китабы белән күпчелек гәзит укучыларыбыз яхшы таныштыр, дигән фикердәмен. Моннан егерме ел элек дөнья күргән китапта татар әдәбиятында иң көчле, талантлы лирик шагыйрьләрнең берсе булып танылган әдипнең шигырь калыпларына гына сыймаган тирән фәлсәфә белән сугарылган публицистик мәкаләләре, ил, тел язмышы, тормыш турында аксакалларча уйланулары, тәнкыйди карашлары, сагыш-борчулары, шатлык-куанычлары урын алган. “Әлеге китапта — минем әдәби язмышым, иҗтимагый эшчәнлегем, халкыма, туган җиремә, каләмдәшләремә, гомумән, мәдәниятебезгә, әдәбият-сәнгатебезгә мөнәсәбәтем. Күңелемдә йөргән хисләремне сезнең белән дә уртаклашасым килде”, — дип яза бу уңайдан әдип китапка кереш сүздә. Әйе, урыс әдәбияты классигы язганча, туплар шартлаганда чын Шагыйрь матурлык җырчысы булып кына калалмый, ул кыю рәвештә үз гражданлык позициясен белдерергә дә, кирәк икән Ватаны, халык мәнфәгатендә җәядән ук булып атылырга да тиеш!

Ни өчен халык шагый­ренең әлеге китабын искә төшердем дисезме? Бак­саң, икенче күренекле якташыбыз, киң билгеле галим, философия фәннәре докторы, профессор Октябрь Вәлитов­ның да “Галим генә булып калалмадым” дип әйтерлеге, ул гына түгел, Ватан, халык, аның мәдәнияте, теле, рухияте, ахыр чиктә киләчәге турында җан атып, борчылып, тирән уйланып язган йөзләгән, меңләгән публицистик, аналитик мәкаләләрен шушындый исем астында туплап, берничә томлык итеп бастырып чыгарырлыгы бар икән бит. Әйе, алтмыш елдан артык журналистлык, ярты гасыр диярлек гыйльми эш белән шөгыльләнүче шә­хеснең багажында һәркайсы тирән проблема күтәргән, җәмәгатьчелекне булмышыбыз, киләчәгебез хакында җитди уйланырга этәргән андый саллы язмалар бихисап. Берничә генә сан: узган вакыт эчендә тарих фәннәре кандидаты, философия фән­нәре докторы Октябрь Вәлитов тарафыннан 800дән артык гыйльми һәм популяр хезмәт, аналитик һәм публицистик мәкаләләр әзер­ләнеп бастырылган. Алар республиканың һәм илнең иң абруйлы басмаларында, берничә дистә китап һәм җыентыкта дөнья күргән. Бу җәһәттән соңгы бер елда “Кызыл таң” гәзите битлә­рендә генә дә актив авто­рыбызның дистәдән артык саллы, һәркайсы җитди проблема күтәргән аналитик һәм публицистик мәкаләләре басылып чыкты. “Русия Көн­батыш басымына биреш­мәскә тиеш!”, “Мәгъ­лүмати сугышта җиңү­челәр булырмы?”, “Социаль дәүләт дибез дә ул...”, “Чехов идеаль Хөкүмәт җитәкчесе була алыр идеме?”, “Без һаман да обломовлармы?” — күренүенчә, әлеге мәкалә­ләрнең исемнәрендә үк көнүзәк проблемалар ярылып ята һәм, шул рәвешле, алар тәүге җөмләләрдән үк укучыны илнең иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади, рухи-мәдәни үсешендәге процессларга алып кереп китә. Ә иң мөһиме — аларның барысы да тарихи Ватаныбызга, күпмилләтле Русия халкына тирән сөю белән сугарылган, кеше­ләрдә, аеруча яшь буында ватан­пәрвәрлек тойгылары тәрбияли. Шуңа да “Кызыл таң” гәзите редакциясе коллективының 2018 ел өчен Шаһит Ходайбирдин исемендәге республика Хөкү­мәте премиясенә нәкъ Октябрь Вәлитовның кандидатурасын тәкъдим итүе һич очраклы түгел. Дөресен әйткәндә, шәхсән мин, Октябрь Вәлитов кебек бар гомерен журналистикага һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары өлкә­сендәге эшкә багышлаган талантлы журналистка әлеге мәртәбәле премия­нең бүгенге көнгә кадәр бирел­мәгән булуын аптырабрак кабул иттем. Кү­рәсең, монысы Октябрь Кәли улы холкындагы артык тыйнаклыктан, сабырлыктан, кайберәү­ләр кебек күзгә кереп бармаудан киләдер. Ә инде аның журналистлык багажына килгәндә, ул күптән Шаһит Ходайбирдин исемендәге мәртәбәле премиягә лаек дигән фикердәмен, һәм бу очракта, абруйлы комис­сиянең фикере минем фикер белән тәңгәл килүенә ихлас ышанып калам!

Илдар Фазлетдинов,
филология фәннәре
кандидаты, Ш. Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Театр – ул искиткеч могҗиза!
Сегодня, 08:19 :: Мәдәният һәм сәнгать
Театр – ул искиткеч могҗиза!
Иҗади имтиханны – якташлар алдында
Сегодня, 07:55 :: Мәдәният һәм сәнгать
Иҗади имтиханны – якташлар алдында
Уфа мэры - беренче урында!
Вчера, 22:00 :: Сәясәт
Уфа мэры - беренче урында!
Без - беренче урында!
Вчера, 19:25 :: Авыл хуҗалыгы
Без - беренче урында!
Кем нинди машинада йөриячәк?
Вчера, 19:12 :: Көнүзәк
Кем нинди машинада йөриячәк?








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»