Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Заман сулышы”нда — замандашлар

“Заман сулышы”нда — замандашлар
25.09.2018 / Иҗат

“Заман сулышы”нда — замандашларУкучы һәр яңа китапны зур өметләр баглап каршы ала. Журналистика өлкәсендә хезмәт салучы каләм ияләренә аеруча зур өметләр баглана. Бүгенге укучы каләм иясеннән тормышта дөрес юл күрсәтерлек, рухи күтәренкелек, җирдә лаеклы яшәү өчен омтылышлар тудырырлык, меңләгән сорауга җавап бирерлек тирән мәгънәле уй-фикерләр көтә.

Рәзилә Низамованың “Заман сулышы” китабы узган елда Зәйнәп Биишева исе­мендәге “Китап” нәшрия­тында электрон форматта нәшер ителде. Укучылар Рәзи­ләнең китабына битараф калмады, аның турында уңай фикерләр әйтелде. “Китап”та үткән “Иңнә­ремдә заман хәс­тәре” дип аталган Автограф кө­нендә үк дискка язылган китапны киштә­ләрдән тиз арада алып бетерделәр. Ишетеп белүем­чә, электрон китапны төрле төбәк­ләрдә яшәүче якташларыбыз да сатып алып укый, авторны котлыйлар, иҗади уңышлар теләп, теләк­тәшлек белде­рәләр.
Минем кулыма публицистик әсәрләр җыентыгының кәгазь форматта чыккан нөсхәсе килеп керде. Мин дә мөкиббән китеп, дулкынлана-уйлана китапны укып чыктым.
Танылган журналист, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Рәзилә Низамова (әдәби псевдонимы Рәзилә Низами) җыентыкта тупланган язмалар аша укучыларны заман, шәхес һәм кеше иминлегенә бәйле мәсьәләләр турында бергәләп уйланырга чакыра. Китап авторның кереш сүзе белән ачылып китә. Ул анда үз укучысын якын күреп, аларга түбәндәге сүзләр белән мөрәҗәгать итә: “Тормыш алдыбызга куйган четерекле сорауларга да, күңел тулганда да, киңәш кирәк булганда да, җавапны төрле чыганаклардан эзләргә керешәбез. Тынгысыз журналист хезмәте ул җавапларны укучыга артык өзгә­ләнми генә табарга булышлык итә. Моңа еш кына интервьюлар һәм җанлы әңгәмәләр оештыру аша ирешелә. Әлеге китапта туп­ланган әңгәмәләр нәкъ шушы бурычны үти. Күренекле дәүләт эш­лек­леләре, галим­нәр, табиблар, язучылар, ша­гыйрьләр, композиторлар, артистлар, бер сүз белән әйткәндә, замандашларыбыз белән интервьюларның һәм­мә­се заман өчен мөһим бул­ган социаль әһә­мияткә ия мәгъ­лүматны җит­керә. Ә укучы өчен шәхеснең үзеннән уй-фикер ишетүгә ни җитә. Күрүебезчә, биредә укучы мәнфәгате үзәккә куела.
Әйтергә кирәк, бүген без киңкүләм мәгълүмат чаралары мөһим корал буларак тантана иткән заманда яшибез. Әмма чыганакларның күп булуы аларның барысы да сыйфатлы һәм ышанычлы дигән­не аңлат­мый. Рәзиләнең каләме бу җәһәттән шик тудырмый, ул зиһеннәрне баетып, күңелдәге томаннарны таратып җибәрүгә юнәл­телгән. Моны җыен­тыктагы беренче әңгә­мәдән үк күрергә мөм­кин.
Гадилектә осталык дигән бик матур гый­барә бар. Русия Федерация Советының Мәга­риф, фән һәм мәдә­ният буенча комитеты рәисе­нең беренче урынбасары, якташыбыз Лилия Гомә­рова белән әңгәмә дә бик гади сорау белән башланып китә кебек тоела. Әмма бу беренче карашка гына шулай. Моның артында журна­листның киң фикерләү сәләте төсмерләнә. Гомерен журналистикага багышлаган каләм иясе кайсы темага да кыю тотына, әйтәсе сүзен кистереп әйтә белә. Әлеге әңгәмәдә дә бик күп четерекле мәсьәләләр күтә­релү белән бер­рәттән, әңгәмә­дәшнең эчке дөньясы да, тормышка карашы да ачып салынган. Классик үр­нәктә языл­ган әңгә­мәгә публицистик алымнар да кертелеп, алар шәхесне ничек бар, шулай итеп ачкан.
Чынлап та, теләсә нинди әйбер, кем кулына эләгүенә карап, начарга да яхшыга да әйләнә ала. Низамо­ваның калә­ме чынбарлыкны кү­рергә, дөрес­лекне ачар­га булышлык итә.
Башкортстанның һәм Та­тар­станның халык артисты Айдар Галимов белән әң­гәмә дә укучыны җитди сөйләшүгә чакыра. Ул кызыклы, мавыктыргыч, бер тында укыла. Авторның киң карашы әлеге әңгәмәдә дә ачык чагыла. Ил, дәүләт дәрәҗәсендә күтә­релгән мәсьәләләр белән бергә заман җырчысының дөньяга карашына ачык­лык кертелә.
Журналист, галим, сәясәт­че Мансур Әюпов, педагогия фән­нәре докторы, профессор Лена Сәяхова, Салават Юлаев исемен­дәге дәүләт премиясе лауреаты Таңчулпан Бабичева, зур хөрмәткә ия шагый­рәләр Фәния Чанышева, Рәсимә Ураксина, Дилә Булгакова, радиожурналист­лар Халисә Мөхәм­мәдиева, Азат Фаз­лыйәхмәтов, Наҗия Даянова, сән­гать­кәрләр Са­җидә Галимова, Дамира Сәе­това һәм башкаларның исемнәре аша заман хәрә­кәттә күрсә­телә. Әлеге әңгә­мәләрнең һәм­мәсендә бү­генге көннең уңай якларын күбрәк күрергә кирәклеге сызык өстенә алына, киләчәккә өмет чаткысы салына.
Рәзиләнең бу китабында әңгәмәләрдән тыш очерклар циклы, сурәтләмәләр һәм эссе-уйланулар урын алган. Бу җәһәттән, автор кайсы жанрда да “колач салып йөзә”. Бу, бердән, авторның язу осталыгы күрсәткече булса, икен­чедән, кызыксынучанлыгы нәтиҗәсе дә. Шушы рәвешле җыен­тыкта респуб­ликаның данлыклы кардиохирургы Наил Гатауллин, Социалистик Хезмәт Герое, ясалма бөерләрне тө­бәктә практикага керт­кән уролог-хирург Мәс­тү­рә Сакаева, хирург-онколог Шамил Ганцев, сәламәтлек саклау отличнигы Гүзәл Кучукова, мәгариф өлкәсендә хез­мәт салучы бихисап педагогларның тулы портретлар галереясе булдырылган.
Автор тел, милләт язмышына кагылышлы темаларны да урап үтмәгән. Шул җөмләдән “Яктырта безнең язмышны җаны сүнмәс шәхесләр”, “Мәскәү татар мәк­тәбе директоры”, “Илем кояш чыгышында, үзем баешларында” дигән мәкалә­ләрен билгеләп үтәргә мөм­кин. Хезмәт кешесе темасы “Батырлыгы сокландыра”, “Көчле йөрәк эзе” дип аталган язмаларда яктыртыла.
Рәзиләнең “Тәрә­зәсез үт­кән 21 ел гомер”, “Чират сират күпере ул”, “Кантю­ковканың канлы яралары”, “Урманайда кышка керделәр”, “Ә кайда соң сезнең кабер, хәбәрсез югал­ганнар?” һәм башка публицистик язмалары авторның кеше язмышларына, авыл­ларның булмышына битараф булмавын күрсәтә.
Рәзилә Низамова “Кызыл таң” гәзитендә эшләү дәве­рендә “Дәү­ләт һәм җәмгыять”, “Туган авылым”, “Сәла­мәтлек”, “Мин – хатын-кыз”, “Җидегән чишмә” сәхифә­ләрен алып бара, яңалыклар бүлегенә җитәкчелек итә. Болар барысы да журна­лист­ның иҗа­тында тирән эз калдыра. Өстә­венә, шигъри җанлы журналист, бик күп җырлар авторы да ул. Берничә ел элек аның шигырь­­ләр җыентыгы дөнья күргән иде. Аның публицистикасында да шигъри аһәң тоемлана. Ул кешеләрнең матур сыйфатларына, кылган га­мәл­ләренә чын күңел­дән соклана белә. Күзә­тү­чәнлеге, нечкә хисле булуы жур­налист­ның үткен каләмен тагын да куәтле итә, яңадан-яңа юнә­леш­ләр ача. Шул җөмләдән җыентыкка кер­телгән эссе-уйланулар да — авторның тормыш тәҗрибәсе чыганагы. Аның язмалары тирән эчтәлекле һәм төпле фикерле. Шушы үзенчәлекле жанр кысаларында автор мәгълүм бер темага ирекле әңгәмә алып бара. Аларда нечкә лиризм, сарказм, фәл­сәфи моңлану һәм, әлбәттә, фактларга нигез­ләнеп нәти­җәләр ясауга ире­шелә. “Чиш­мә агышы – авылым язмышы”, “Илнең тамырлары шушында” дигән публицистик әсәрләрдә автор­ның гражданлык позициясе ачык чагыла, каршылыклы һәм уңай күренешләргә карата җитди фикерләр әй­телә, тормыш кыйм­мәтләре яклау астына алына. Танылган шагыйрь, журналист, Рәзи­ләнең остазы Рим Идия­туллин әйтү­ен­чә, Низамова — иң четерекле темаларны кү­тәреп чыга торган, җиде уйлап, бер яза торган көчле журна­лист­­ларның берсе. Ул мәкаләләрен тормыш чынбарлыгына “манып”, хәзерге заман тудырган “яман чир­ләрне” ачыклап, аларга каршы көрәшү һәм ничек дәвалау алымнарын эзләү хакында уйлап, төбенә төшеп яза. Моның белән килешмәү мөмкин түгел.
Шаһит Ходайбирдин исе­­мендәге абруйлы пре­миягә дә Рәзилә Низамова лаек журналистларның бер­се дип уйлыйм.

Риф ӘХМӘДИЕВ,
БДУ профессоры, филология фәннәре докторы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Петровское хастаханәсе төзекләндереләчәк!
Сегодня, 15:54 :: Сәламәтлек саклау
Петровское хастаханәсе төзекләндереләчәк!
Валерий Меладзе башкортча котлаган
Сегодня, 14:25 :: Яңалыклар
Валерий Меладзе башкортча котлаган








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»