Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » 80 яшенә - тагын ике китап

80 яшенә - тагын ике китап
19.12.2018 / Иҗат

80 яшенә - тагын ике китапТуймазы шәһәре үзәк китапханәсендә бик матур чара - күптән түгел 80 яшен тутырган Әнәс Сафуановның «Авыл тарихы – халкым язмышы» һәм балалар өчен язылган «Кем күпме яши?» дип аталган китапларының исем туе үтте.

Бәйрәмгә «Алтын башак» әдәби берләшмәсе әгъзалары, китапханәчеләр, медицина һәм педагогия колледжлары студентлары, 1нче интернат-мәктәп укучылары чакырылды.

Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы, «Кызыл таң» гәзите, «Тамаша» журналының ел лауреаты, быел 80 яшьлек юбилеен билгеләгән Әнәс Сафуанов – районыбызның ихтирамлы кешесе. 1985нче елдан бирле “Алтын башак” әдәби берләшмәсе әгъзасы ул.

Бүгенге көндә Әнәс абый – 18 китап авторы, шул исәптән 5 китабы балалар өчен язылган.

Бәйрәмне биләмәара үзәк китапханә директоры, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Шәйдуллина ачты, Әнәс Мөсәгыйть улына иҗади уңышлар теләп, юбилее белән котлады һәм туган якны өйрәнү буенча «Авыл тарихы – халкым язмышы» китабының бик әһәмиятле булуын ассызыклап үтте.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, «Авыл тарихы – халкым язмышы» китабының беренче бүлегенә кергән «Кәкребаш авылы урамнары» хезмәте белән Әнәс абый Бөтендөнья татар конгрессының «Русиянең татар авыллары» Бөтенрусия иҗтимагый оешмасы үткәргән «Минем авылым» иҗади һәм эзләнү-тикшеренү эшләре конкурсында «Авылым урамнары» номинациясендә җиңү яулап, Мактау грамотасына, махсус медальгә һәм истәлекле бүләкләргә, шулай ук «Безнең мирас» журналының Рәхмәт хатына лаек булды.

Чараны алып баручылар Гөлфия Хафизова һәм Рәзилә Арсланова электрон презентация ярдәмендә Әнәс абыйның тормыш һәм иҗат юлы белән кунакларны якыннан таныштырдылар.

Китапханәчеләр Гүзәл Рәхмәтуллина (Кәкребаш авыл китапханәсе), Гүзәл Шәмсуллина (5нче китапханә), Регина Гәрәева (үзәк китапханә) яңа китапларга байкау ясадылар, алган тәэссоратлары белән уртаклаштылар.

80 яшенә - тагын ике китап


Әнәс абыйның яңа китабына кергән шигырьләрне Туймазы 1нче интернат-мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зинфира Нурисламова җитәкчелегендәге укучылар яңгыратты. Китапханәчеләр бик кызыклы итеп “Кино килгән” дигән скетчтан өзек күрсәтте.

“Алтын башак” әдәби берләшмәсе әгъзалары Наҗия Гәрәева, Фәнүзә Якупова, Халидә Хөснетдинова һәм Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы Фатыйх Сайфран Әнәс абыйны яңа китаплары чыгу уңаеннан ихлас күңелдән котладылар һәм аңа багышлап язылган шигырьләрен укыдылар.

Әнәс абый соңгы елларда шәҗәрәләр төзү өстендә эшли. Бүген аның нәселдәшләренең 35 шәҗәрәсе әзер. Иң тирән тамырлысы 11-12 буынны берләштерә. Әлеге вакытта Русия һәм чит илләрдә яшәүче туганнарны – 2 меңнән артык кеше тупланган шәҗәрәләр альбомы әзерләнә. Бу турыда бәйрәмнең төп сәбәпчесе - Әнәс абый үзе сөйләп үтте. Егетләр кебек җитез булуының серен дә ачты, ә ул бик гади икән – эш белән шөгыльләнергә кирәк.

Кичәдә катнашучылар игътибарына "Күңелем моңнары, йөрәгем хисләре»” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылган иде.

Гөлфия ХАФИЗОВА, үзәк китапханәнең ял оештыру бүлеге мөдире.



Фото: Туймазы үзәк китапханәче архивыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Авыл мәктәпләрен ябалар
Сегодня, 11:48 :: Мәгариф
Авыл мәктәпләрен ябалар
Без монда да яхшырак булдырабыз
Сегодня, 11:10 :: Икътисад
Без монда да яхшырак булдырабыз
Салкыннарда өшүдән сак булыгыз!
Сегодня, 10:58 :: Сәламәтлек саклау
Салкыннарда өшүдән сак булыгыз!
Тауда туңып үлгән
Сегодня, 10:47 :: Җәмгыять
Тауда туңып үлгән
Югыйсә, азганнар иде....
Сегодня, 10:42 :: Социаль өлкә
Югыйсә, азганнар иде....




Новости русской версии сайта

Яңа номер

8 (25312) от 22 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»