Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Алар – сәхнәгә гашыйк

20.03: Алар – сәхнәгә гашыйк

Алар – сәхнәгә гашыйкЯңа Биектау авылының “Сүнмәс йолдызлар” ансамбле 30 еллыгын билгеләде.

Дүртөйле районының Яңа Биектау авылы мәдәният йорты каршында менә өч дистә ел “Сүнмәс йолдызлар” фольклор ансамбле эшли. Аңа нигез салучы, бүгенге көндә дә алыштыргысыз җитәкчесе – Гүзәлия Сафиуллина.
“Сүнмәс йолдызлар” авылда, районда үткән бер генә мәдәни чарадан да читтә калмый, һәр концерт­ның чагу бизәге булып чыгыш ясый.


Коллектив үзенең 30 еллык тарихы дәвамында бихисап күркәм иҗади үрләр яулаган: Яңа Биектау мәдәният йортында сакланучы Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, төрле дәрәҗәдәге дипломнар бер генә киштәгә сыеп бетәрлек түгел. Кайда гына барсалар да, халык “Сүнмәс йолдызлар”ны яратып кабул итә, алкышларга күмә. Ансамбль репертуарында татар халкының энҗе-мәрҗән кебек борынгы җырлары да, берсеннән-берсе дәртле заман көйләре дә җитәрлек.
— Ансамблебезнең нигезен лаеклы ялдагы апалар тәшкил итә, — ди Гүзәлия ханым. — Йөрәгендә иҗат ялкыны дөрләүче шушы апаларга ихлас күңелемнән сокланам, һәркайсы хакында бары тик җылы сүзләр генә әйтәм алам. “Сүнмәс йолдызлар”ның иң өлкән әгъзасы Рәфинә Васикова сигезенче дистәне ваклый, тик ул бер генә репетициядән дә читтә калмый. Яшьләр арасында иң актив әгъзаларыбыз Нәфисә Фәррахова белән Гөлнара Мостафина. Зөлфия Шәйхлзадина, Зәнә Хакова, Рәсүлә Карманова, Замира Шәймөхәммәтова – ансамблебезнең тоныкланмас бизәкләре. Авылыбызның шагыйрәсе, берничә шигъри җыентык авторы Флүрә апа Газизова белән аның тормыш юлдашы Хәбибҗан абый — “Сүнмәс йолдызлар”ның гына түгел, Яңа Биектауның ак инәе һәм ак бабае. Акыллы киңәшләре белән һәр башлагычыбызны хуплап, аларны тормышка ашыруда зур көч салалар.

Алар – сәхнәгә гашыйк


“Сүнмәс йолдызлар” нинди генә күркәм чаралар үткәрми: кыш җитеп, бөтен дөньяны ап-ак кар каплагач, “Каз өмәсе”, җәй ахырында — “Чәчәкләр бәйрәме”, “Бал бәйрәме”, көзен “Кабак бәлеше” бәйрәме оештыра. Ел саен диярлек авылда шәҗәрә бәйрәмнәре гөрләп уза. Яңа ел, Бөек Җиңү бәйрәме, сабантуйларда яше-карты актив катнаша.
Миләүшә Латыйпова





Басып чыгарырга



Хәния Фәрхи кабер ташыннан да елмая...
17-07-2018 :: Мәдәният һәм сәнгать
Хәния Фәрхи кабер ташыннан да елмая...
Җиләк җыярга әзерме? Һәрвакыт әзер!
16-07-2018 :: Мәдәният һәм сәнгать
Җиләк җыярга әзерме? Һәрвакыт әзер!
Спектакльгә  рәхим итегез!
13-07-2018 :: Мәдәният һәм сәнгать
Спектакльгә рәхим итегез!
Самавырга кунакка!
12-07-2018 :: Мәдәният һәм сәнгать
Самавырга кунакка!
Милли йолаларны яратучы кыз
12-07-2018 :: Мәдәният һәм сәнгать
Милли йолаларны яратучы кыз
Без салкын чәй эчмибез
12-07-2018 :: Мәдәният һәм сәнгать
Без салкын чәй эчмибез
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»