Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Бәйрәм күрке — Ибраһимовлар!

07.06: Бәйрәм күрке — Ибраһимовлар!

Бәйрәм күрке — Ибраһимовлар!Сәнгатьне яшәү рәвешенә әйләндереп, иҗатлары белән халык игътибарын, тамашачы сөюен яулаган артистлар, һичшиксез, мактауга лаек. Иҗади шәхесләр белән аралашкач, аларның табигатьтән бирелгән сәләтенә, сөйкемлелегенә, эчкерсезлегенә карап сокланасың. Фәрзәлия һәм Денис Ибраһимовлар – шундыйлардан. Алар белән Уфаның 84нче татар гимназиясендә күрештек.

Уфа кызы Фәрзәлия һәм Стәр­лебаш районы егете Денис Ибра­һи­мовлар – икесе дә сәнгать кеше­ләре. Денис Стәрлетамак мәдәният техникумының хореография бүлеген тәмамлаган. Әле Уфаның 84нче татар гимназиясендә 10 елга якын өлкән вожатый булып эшли. Балалар белән күп чаралар оештыра, биюләр сала. Фәрзәлия – мәктәп елларыннан ук бию сәнгате белән мавыгып, төрле коллективларда биегән сәхнә остасы. Уфа дәүләт технология һәм дизайн көллиятен тәмамлаган.
Очрашу көнен билгеләү җиңел булмады, чөнки Ибраһимовларның эш графигы бик тыгыз. Аларны бәй­рәмнәр алып барыр өчен респуб­ликаның төрле районнарыннан чакырып алалар. Сөйләшеп утырган вакытта да кесә телефоннарына шалтыратулар еш килеп торды.
— Фәрзәлия белән Уфада бер төркемдә биеп йөргән чакта таныштык. Безне сәхнә кавыштырды. Икебезнең дә бию сәнгатен үз итүебез, бер юлдан баруыбыз сәбәпле, киләчәккә иҗат юллары җиңел ачылып торды, — ди Денис. — Бәйрәмнәрне, дискотекаларны студент елларында ук алып бара башлаган идем. Мәҗлесләрне Фәрзәлия белән бергәләшеп үткәрү яңа сулыш биргәндәй булды. Яңа идеяләр туды. Гадәттә, чараның алып баручысы мин булсам, Фәр­зәлия костюмнар, уен-көлке буенча җаваплы. Безнең командада 3 кеше — без һәм ди-джей.
Ибраһимовлар мәҗлесләр үткәрү- дә 13 елга якын тәҗрибә туплаган. Нинди генә чара булуына карамас­тан, аларның бәйрәм программасы һәрвакыт мавыктыргыч һәм бай эчтәлекле. Репертуарларында 15 төрле бию бар. Алар арасында иң еш сорап алынганнары һинд, татар, чегән, америка, кавказ биюләре. Ялгыз һәм дуэтта башкарылган, халык яратып тыңлаган моңлы, дәртле җыр­лары, күптөрле биюләре, үзенчәлекле һәм кызыклы уеннары якты тәэссо­ратлар калдыра.
— Бәйрәмнәрнең югары дәрә­җәдә уңышлы үтүе артистларның кигән костюмнарына да бәйле. Һәр чарага үзебез белән 5-6 төрле кос­тюм йөртәбез, — ди Ибраһимовлар.
Модельер-конструктор буларак, үз эше­нең барлык нечкәлек­ләрен белүче Фәрзә­лия ханым зәвыклы ялтыр костюмнарны үзе тегә. Кабатланмас образлар тудыра. Танылган артистлар зур сәхнәләрдә аның купшы күлмәк-костюмнарын киеп,чыгыш ясый. “Бәйрәм тәмамлангач, кунаклар: “Концерт караган кебек булдык, дип, безгә рәхмәтләрен белдерә”, — ди Фәрзәлия.
Мәҗлесләрне үткәргәндә Ибраһи­мовлар үзенчәлекле алымнар кулланырга ярата. Мәсәлән, туй про­грам­масының бер өлешен милли рухта оештырып, икен­че өлешен уен­нар белән тулыландыра, өченче өле­шен театрлашты­рыл­ган тамаша кебек тәкъдим итә алар. Уеннарның күбесе хәрә­кәтле. Бәй­геләр­нең биюләр белән үтүе — чараның бер өстенлеге, дисәк, хата булмас. Тагын да бер үзенчәлек — экран ярдәмендә үткә­релүче уеннар. Аларны үткә­рер өчен Ибраһи­мовлар махсус осталык дәрес­ләре үтә. Заман бе­лән бергә атлаучы гаилә бер төрле программа гына тәкъ­дим итми. Заказ бирү­челәрнең таләп­ләрен ачыклап, яңа образлар өстендә эшли алар.
— Икебез дә бер юнәлештә эшләү аеруча уңайлы. Бергә җырлыйбыз, бергә биибез. Костюмнар үзебезнеке. Гомумән, сценарийны бергә төзибез. Югары сыйфатлы аппаратурабыз бар. Үзебезнең төтен җибәрү җиһазы, төсле музыка, экран, проектор, профессиональ микрофоннар яраткан эшебезне җиңеләйтә, — ди Денис Ибраһимов.
Бүген алар бәйрәмнәр генә үткәреп калмый, шәхси проект өстендә дә эшли. Җырлар яздыра, клиплар төшерә. Әйтик, “Сөелеп яшик” җыры бик фәһемле һәм популяр. Гаилә тормышын, ир һәм хатын мөнәсәбәтләрен тасвирлаучы клипны күпләр зәңгәр экраннардан күреп белә. Туйларны, гадәттә, шушы композициядән башлыйбыз, ди Денис.
— Флорида Исмәгыйлева, Вәсилә Фәттахова, Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар, Әнвәр Нургалиев, Инсаф Галимов, Хәсән Усманов кебек һәм башка танылган җырчылар белән хезмәттәшлек итү, әлбәттә, тәҗри­бәне арттырды, — ди Ибраһимовлар.
Бүген Фәрзәлия белән Денис Ибраһимовлар 5 елга якын Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар төркемендә эшли. Концертларын хәзер, очкын чәчрәтеп торган биюләреннән тыш, матур, тирән мәгънәле җыр-моңнары белән дә бизиләр.
— Рөстәм белән Ләйләгә зур рәхмәтлебез, чөнки дуэт булып җырлау идеясен алар тәкъдим итте һәм ялгышмады, — ди Ибра­һи­мовлар.
Уфаның 84нче татар гимназия­сендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Денис һәм Фәрзәлия” бию студиясе оештырылган.
— Бу идея Фәрзәлиянең балалар белән эшләргә теләвеннән барлыкка килде. Студиядә бию серләренә өйрәтәбез. Үзебезнең тәҗрибә белән уртаклашабыз. Балаларның уңыш­ларын күреп куанабыз. Бу эш безнең өчен үзенә күрә бер сынау кебек, — ди Денис.
Биредә тәрбияләнүчеләр “Туган тел” телеканалында чыгыш ясап, Мак­тау грамоталары белән бүләк­­ләнгән.
Денис белән Фәрзәлиянең тормышы сәнгать белән үрелеп бара. Кызлары Зәлия дә, үзләренә охшап, җыр-биюгә сәләтле. Нинди генә чараны алып барсалар да, Ибра­һимовларның җыр-биюләре һәр бәйрәмне югары дәрәҗәгә күтәрә. Алар чагулыгы, ихлас башкарылуы белән халык күңеленә якын һәм онытылмаслык якты, матур тәэссоратлар калдыра.

Элина ИСХАКОВА.





Басып чыгарырга



Хәния Фәрхи кабер ташыннан да елмая...
17-07-2018 :: Мәдәният һәм сәнгать
Хәния Фәрхи кабер ташыннан да елмая...
Җиләк җыярга әзерме? Һәрвакыт әзер!
16-07-2018 :: Мәдәният һәм сәнгать
Җиләк җыярга әзерме? Һәрвакыт әзер!
Спектакльгә  рәхим итегез!
13-07-2018 :: Мәдәният һәм сәнгать
Спектакльгә рәхим итегез!
Самавырга кунакка!
12-07-2018 :: Мәдәният һәм сәнгать
Самавырга кунакка!
Милли йолаларны яратучы кыз
12-07-2018 :: Мәдәният һәм сәнгать
Милли йолаларны яратучы кыз
Без салкын чәй эчмибез
12-07-2018 :: Мәдәният һәм сәнгать
Без салкын чәй эчмибез
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»