Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Әфарин, маэстро!

Әфарин, маэстро!
16.10.2014 / Мәдәният һәм сәнгать

Әфарин, маэстро!Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов дөньяга билгеле якташыбыз, Русия милли филармониясе оркестрының художество җитәкчесе, СССРның халык артисты Владимир Спиваков белән очрашты. Республика җитәкчесе маэстроны 70 яшьлек юбилее белән котлап, аңа “Башкортстан Республикасының халык артисты” дигән мактаулы исем дипломын һәм медален тапшырды.

— Туган республикамның мактаулы исемен алу — юбилеема иң яхшы бүләк, — диде Владимир Спиваков.
Шул ук көнне Владимир Спиваков Салават шәһәрендә талантлы үсмерләр өчен аның исемендәге музыка мәктәбе ачылу тантанасында катнашты.
Быел Салават музыка колледжы Башкортстан Президентының 10 миллион сумлык грантына ия булган иде. Әлеге акча музыка мәктәбен булдыруга тотынылды. Анда 17 уку кабинеты, концерт залы, ритмика кабинеты һәм кече концерт залы бар. Алты бүлек эшләп килә: фортепиано, скрипка, гитара, халык уен кораллары, тынлы уен кораллары, вокал-хор студиясе. Мәктәптә 50 бала укый. Киләчәктә Владимир Спиваков телекүпер ярдәмендә үзе дә осталык дәресләре алып бармакчы.
— Әлеге музыка мәктәбе ачылуга, һичшиксез, шатмын. Моны Мәдәният елына кертелгән зур өлеш дип санарга мөмкин. Аның нигезен Рөстәм Зәки улы салды. Ә аннары башка оешмалар, гади халык та матди ярдәм күрсәтте. Шуңа күрә әлеге белем учагын мин “халык мәктәбе” дип атыйм, — диде Владимир Спиваков журналистлар белән очрашуда.
Яңа музыка мәктәбенә виртуоз дирижер буш кул белән килмәгән. Бүләге — уен кораллары. Әңгәмә вакытында ул Steinway рояле хакында сөйләде. Бу уен коралы хәйрия акчаларына Италиядә сатып алыган.
— Әлеге маркадагы рояль — бик сирәк очрый торган уен коралы. Андыйны Русиянең бер мәктәбендә дә очратканым булмады. Димәк, Салаватта илнең барлык мәктәпләренә үрнәк булырлык мәктәп ачылды, — диде Владимир Спиваков.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 12:52 :: Сәясәт
"Керү белән асылынасы килмәсен!"
Иннек-кершән нишләтә!
Сегодня, 12:49 :: Мин – хатын-кыз
Иннек-кершән нишләтә!
Сегодня, 12:47 :: Сәясәт
"Мин 70 дигәнмен икән, димәк, 70!"
Сегодня, 12:45 :: Яңалыклар
"Тәпи-тәпи атлап барыгыз!"




Новости русской версии сайта



Яңа номер

19 (25323) от 15 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»