Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Ата-баба моңын белеп үссеннәр!

Ата-баба моңын белеп үссеннәр!
06.09.2018 / Мәдәният һәм сәнгать

Ата-баба моңын белеп үссеннәр!“Аргамак” этно-рок төркеме буыннар арасында бәйләнешләрне ныгытуны мөһим максат итеп куйган.

Бу төркемнең концертына беренче тапкыр баруымда ук аларның шулкадәр тамашачы җыюның сере нидә икән дип уйландым. Төрле буын вәкилләренең бер үк артистны якын итү очраклары сирәк бит. Баксаң, сере бик гади икән. Бу егетләр буыннарны берләштерерлек мәйдан хасил иткән. Аларның репертуарында башкорт халык җырлары, кобаер, эпос, легендалар белән беррәттән, төрле юнәлештәге үзләре иҗат иткән җырлар да урын алган.


– Борынгы язмаларны, күбесе инде онытылып барган, беркайда да башкарылмаган борынгы көйләрне үзебезчә эшкәртеп, репертуарга кертергә тырышабыз. Фонотекада озак сакланган язмалар бар. Шу­ларның кызыклыларын сайлап, безнең жанрларга, төрле стильләргә туры китереп, йөрәк аша үткәреп, репертуар төзибез. Батырлар турында җыр булса, димәк, ул рок стилендә булырга мөмкин. Ә инде табигать матурлыгы, тау, урман, елгаларыбыз турында булса, лаундж стилен эшлибез. Бию көе кебегрәк, салмаграк булганнарының да үз стиль-юнә­лешләрен кулланырга тырышабыз. Барысы да яшьләр белән бәйләнеш булдыру өчен. Менә шулай халык көйләрен яңа ысул белән, яңа күзлек аша карап, яшьләребезгә җиткерергә тырышабыз, – ди төркемне төзүче Ринат Рамазанов.
– Мин “Аргамак”чыларны бик яратам. Концертларын карарга хәтта Ырынбурдан киләм. Егетләргә – афә­рин! Әйткәндәй, безнең шәһәрдә дә аларны яраталар һәм түзем­сезлек белән көтеп алалар, – ди Көнсылу Байдилдина.
Төркем Русия төбәкләрендә генә түгел, чит ил мәйданнарында да актив чыгышлар ясый: Төрекмәнстан, Мексика кебек илләрдә, Лондон, Алма-Ата, Париж, Вена, Кельн, Астана, Бишкәк кебек шәһәрләрдә, Тывада үткән бәйгеләрдә тамаша­чының мәхәббәтен яулыйлар.
– Аллаһка шөкер, бүгенге көндә графигыбыз бик тыгыз, республика, ил, дөнья буйлап сәфәрләрдә йөрибез. Иң төпкел район, авылларда да рәхәтләнеп чыгыш ясыйбыз. Дөньякүләм фес­тивальләрнең продюсерлары белән аралашабыз, Чили, Кытай, Европа илләре продюсерлары белән киле­шүләр төзү бара. Халык көйләре белән кызыксыну бар. Ниндидер үзенчәлекле программа эшлим дисәң, аңа халыкчанлык кирәк. Һәр халыкның үзенә генә хас уен кораллары, җыр-моңы бар. Башкорт халкының да көйләре ифрат матур. Төрле тарафларда башкарсак та, битараф кешеләр юк, җылы кабул итәләр, – ди төркем башлыгы.
“Аргамак” этно-рок төркеме республикада үткән колачлы чараларда һәрвакыт катнаша һәм тамашачы мәхәббәтен яулый.
– Авырлыклар да булды. Уен кораллары, репетиция ясау урыны, аппаратура юк иде. Состав озак формалашты, чөнки акча түли алмыйбыз, тик идеядән башланды. Бүген инде һөнәри коллектив булып тупландык. Дөрес, кайберәүләр максатыбызны аңлап бетерми. Ни өчен борынгы халык көйләрен бозасыз, дигән фи­керләр дә яңгырый. Халык көйләренең заманча эшкәртүдә үзенчәлекләрен югалтуын аңлыйбыз. Шулай да яшьләр традицион ысул белән җиткерүне бик авыр кабул итә, чөнки алар музыкада Көнбатыш юнәлеш­ләргә күбрәк игътибар бирә. Ә менә заман белән бергә атлаган яшьләргә үз телендә аңлатып, аларны кызыксындырырга була. Шулай безне дә кабул итә башладылар. Хәзер инде өлкәннәр дә эшебезне хуплый. Концертларыбызда борынгы көйләрне дә башкарабыз. Бу хәзинәне яшьләргә шулай бөртекләп җиткерәбез, – ди “Аргамак”чылар.
Бүген бу төркемнең иҗатын сөючеләр көннән-көн арта. Бу башкорт халык җырларын яңача башкару, тере тавышка җырлау белән дә бәйледер. Уен коралларыннан курай, думбыра, кубыз, кыл-кубыз, дөңгер, гитара кулланыла, өстәвенә өзләү башкарыла.
– Төркемебездә 9 кеше эшли: алты музыкант, тавыш режиссеры, концерт директоры һәм пиар-менеджер. Яшьләр үзләренең эшен белә. Матур команда җыелды. Барыбыз да максатыбызны аңлыйбыз. Туганнарга әверелдек, дисәң дә була. Дуслар да, коллегалар да, мәҗлесләргә, туган көннәргә, балаларыбызның туган көннәренә йөрешәбез, бер зур гаилә булып яшибез, – ди Ринат Рамазанов.
– “Аргамак” төркеме олы ихтирамга лаек. Без үскәндәге җырларны, халык җырларын яшьләргә яңача форматта тәкъдим итә алар. Өйдәме, авто­мобильдәме “Аргамак”ны тың­лыйлар һәм алар аша халык мәдә­ниятенә кызыксыну арта. Бу җыр үзгәртүсез ничек яңгыраган икән, дип кызыксына башлый яшьләр һәм, үзләре дә сизмәстән, милли көйләрне ота. Бу милли рух, аһәң тәрбияләү дигән сүз. Егетләр милли юнәлешкә зур игътибар бирә һәм үз эзен калдыра, – ди тамашачы Хөрмәт Буранбаев.
Һәвәскәр музыкантлар белән беренче репетиция 2009 елда булса, беренче аерым концерт 2011 елда үтә. Бүген клиплар төшерү, альбомнар чыгару өстендә эшли егетләр. “Аргамак” төркеменең, сынауларны җиңеп, үз юлы белән баруы олы ихтирамга лаек. Һәм тамашачы мәхәббәте – моңа зур бәя. “Аргамак” этно-рок төркеменә иҗади уңышлар телибез!

Энҗе Ибраһимова.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Кем нинди машинада йөриячәк?
Сегодня, 19:12 :: Көнүзәк
Кем нинди машинада йөриячәк?
Иң яхшы һөнәр осталары билгеләнде
Сегодня, 16:27 :: Көнүзәк
Иң яхшы һөнәр осталары билгеләнде
«Курай бәйрәме-2017» проекты — җиңүче
Сегодня, 15:44 :: Мәдәният һәм сәнгать
«Курай бәйрәме-2017» проекты — җиңүче
Товар сатучылар килгән...
Сегодня, 15:35 :: Җәмгыять
Товар сатучылар килгән...
Кытай Айга “шлем кидерә”!
Сегодня, 15:30 :: Кызыклы яңалыклар
Кытай Айга “шлем кидерә”!
Эфирда -- “Нур” театры артистлары
Сегодня, 14:54 :: Мәдәният һәм сәнгать
Эфирда -- “Нур” театры артистлары








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»