Уфада башкорт һәм татар җыры фестиваль-конкурсы үтәчәк
11.09.2018 / Мәдәният һәм сәнгать

16-17 ноябрьдә Уфаның «Башкортостан» дәүләт концерт залында «Идел» халыкара башкорт һәм татар җыры фестиваль-конкурсы үтәчәк.
Коммерциягә карамаган «Идел» фонды аның оештыручысы булып тора.
Чараның төп максаты – Башкортстанның һәм Татарстанның профессиональ халык һәм академик вокал сәнгатен һәм мәдәни хезмәттәшлекне үстерү.
Конкурста катнашуга Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән башкорт һәм татар телләрендә җырлар башкаручы урта махсус һәм югары уку йортларының иҗади бүлекләрендә укучы студентлар һәм аны тәмамлаучылар, шулай ук вокал һәм уен кораллары ансамбльләре чакырыла.
Катнашучыларның яше - 16-35 яшь (7-15 яшьләрдәге балалар номинацияләрендә катнашучыларны исәпкә алмаганда).
Конкурста катнашуга гаризалар 6 ноябрьгә кадәр idelfestival@gmail.com электрон почтасына кабул ителә. Бәйгечеләрне Русия Федерациясенең күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре бәяли.
Фото: "Башинформ" агентлыгы
Новости русской версии сайта

Яңа номер
Безгә кушылыгыз
Видеоматериаллар
Кызыл тан турында клип
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Игътибар итегез
Рубрикалар
Материаллар архивы
- Февраль 2019 (741)
Январь 2019 (999)
Декабрь 2018 (993)
Ноябрь 2018 (934)
Октябрь 2018 (865)
Сентябрь 2018 (705)

«Республика Башкортостан»