Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Кешеләр йөрәктән чыккан телдә аралашырга тиеш

Кешеләр йөрәктән чыккан телдә аралашырга тиеш
20.09.2018 / Мәдәният һәм сәнгать

Кешеләр йөрәктән чыккан телдә аралашырга тиеш
Мәгълүм булуынча, Уфада Фольклор һәм традицион сәнгать фестивальләрен оештыру халыкара советының 48нче Бөтендөнья конгрессы үтә.


Ул үз эшен 15 сентябрьдә башлаган иде.

19 сентябрьдә Уфаның Конгресс-холл бинасында 48нче Бөтендөнья конгрессы һәм Фольклор фестивальләре һәм традицион сәнгать оешмалары халыкара советы Генераль ассамблеясен (CIOFF) рәсми ачу тантанасы үтте. Анда Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов катнашты. Конгресста катнашучыларны CIOFF президенты Филипп Боссан һәм Русия Дәүләт халык иҗаты йорты директоры Тамара Пуртова сәламләде.

— Дөньяның 50дән артык иленнән килгән делегацияләр катнашлыгында шушындый мөһим халыкара мәдәни форумның безнең республикада үтүенә шатбыз.

Нәкъ менә мәдәният халыклар арасында дуслык һәм үзара аңлашу күперен кора. Бүген дөньяга мәдәният теле күбрәк кирәк. Кешеләр йөрәктән чыккан һәм шуның өчен тәрҗемәсез аңлашылган мәдәният телендә аралашырга тиеш, — диде Рөстәм Хәмитов.

— Русия Федерациясенә һәм Башкортстанга Бөтендөнья фольклориадасы кебек зур чараны кабул итүне ышанып тапшырган өчен CIOFFка рәхмәтлебез. Бу вакыйга CIOFFның алтын юбилее белән туры килүенә дә шатбыз, — дип билгеләде Тамара Пуртова. — Бу чараның югары оешканлык белән һәм иҗади биеклектә үтәчәгенә ышанам, — диде Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов.




Фото: Динар Кәлимуллин фотосы.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Бирешмә, Сибай!
Вчера, 21:44 :: Җәмгыять
Бирешмә, Сибай!
Дәваханәгә заманча аппарат кайтарылды
Вчера, 21:07 :: Сәламәтлек саклау
Дәваханәгә заманча аппарат кайтарылды
Рим Каюмов Сибайда булды
Вчера, 18:19 :: Яңалыклар
Рим Каюмов Сибайда булды




Новости русской версии сайта



Яңа номер

19 (25323) от 15 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»