Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Нур”ның нурлы төне

“Нур”ның нурлы төне
21.09.2018 / Мәдәният һәм сәнгать

“Нур”ның  нурлы төнеКояш баеганнан соң театр коллективы тамашачыларга быел да үзенчәлекле программа тәкъдим итте.

Ел саен оештырылучы “Театр төне” мәдәни акциясе тамашачыларны театрның эчке дөньясын күрсәтүгә, яңа сезон серләрен ачуга, театрдагы һөнәрләр, спектакльләр кую барышы белән таныштыруга юнәлтелгән.


Уфа “Нур” татар дәүләт театры да, елдагыча, бу акциядә теләп катнашты. Ул инде театрның матур йоласына әверелгән дисәң дә була, чөнки “Нур”лылар бу акциядә дүртенче тапкыр катнашты. Шулай ук тамашачылар да “Театр төн”ен көтеп ала. Акцияне игълан итү белән, билетлар санаулы көн эчендә таралып бетте.
Бәйрәм тамашасы театр алдындагы мәйданда башланып китте. Җырлы, биюле композиция яшьләрне дә, өлкән буын тамашачыларын да бердәй җәлеп итте. Арытаба театр фойесында төрле күңел ачу чаралары оештырылды.
“Нур” театры каршында эшләп килүче балалар студиясе актерлык осталыгы буенча остаханә үткәр­де. Нәниләргә “Песи йорты” әкияте буенча тамаша әзерләнгән иде. Соңыннан яшь тамашачылар “Фантазия операциясе” дигән спектакльнең текстын укырга чакырылды. Монда алар үзләрен актер ролендә сынап карады.
Әдәбият почмагында тамашачыларны Габдулла Тукай белән Зәйтүнә, Пушкин белән Наталья Гончарова каршы алды. Сәхнә киемнәре почмагы да тамашачыларда зур кызыксыну уятты. Монда теләгән һәркем театр артистлары чыгыш ясаган киемнәрдә фотога төште.
Шулай ук тамашачылар театраль һөнәрләр, спектакльләрне сәхнәгә кую барышы белән танышты. Моны тормышка ашырыр өчен пәрдә арты цехлары: гримерлар, костюмерлар, бутафорлар, тегү, агач эшкәртү цехлары күргәзмәләр оештырган иде.
“Театр тарихы мизгелләре” фотокүргәзмәсе дә халык игътибарын җәлеп итте.
Фойеда үткәрелгән төп чара тамашачылар сөюен яулаган “Гөргөри кияүләре” спектакле белән бәйле булды. Сәвия Сираева, Рәсимә Гайфуллина, Рида Фәх-рисламова, Айрат Фатыйхов исемнәрен игълан итүгә халык дәррәү кул чабулар белән аларны каршы алды. Гөргөри, спектакль­нең сюжетындагыча, кызы Уринә-гә кияү сайлады. Тик бу юлы кияү-ләр тамашачылар арасыннан сайлап алынды һәм алар Уринәнең кулын сорарга лаек икәнлекләрен дәлилләгәндә үзләрен чын актер ролендә сынап карый алды.
“Нур”да талантлы җырчы-артистлар бик күп. Шуңа күрә кичәнең бу өлеше дә музыкаль чыгышлар белән бизәлеп баруы ямь өстенә ямь булды.
“Театр төне”ндә “Нур”ның ике залы да эшләде. Зур зал сәхнә­сендә тамашачы өчен Зөлфәт Хәкимнең “Тыкрыкта булды бу хәл” комедиясе, кече залда Леонард Гершның “Ирекле күбәләк-ләр” спектакле күрсәтелде.
Спектакльләр тәмамлангач, театр сөючеләр актерлар белән ачык әңгәмәгә чакырылды. “Нур” театры директоры Илдар Хаҗиев барлык тамашачыларга рәхмәт сүзе җиткерде. Шулай ук быел гына театрга эшкә килгән яшь артист­лар белән таныштырып үтте.
“Театр төне”нең интерактив өлешен Айгөл Габдуллина алып барды. Ул артистлар белән тамашачы арасындагы җанлы аралашуны тәэмин итте. Монда тамашачы яраткан артистына, театр җитәкчелегенә үзен кызыксындырган сорауларын турыдан-туры җиткереп, аларга җавап та ала алды. Чараның бу өлешендә халык күңелендә сөю яулап, легендар спектакльләргә әйләнгән әсәрләрдән өзекләр тәкъдим ителде. Бу өлеш тә тамашачылар катнашлыгында үткәрелде. Алар сәх­нә­дә уйналган әсәрнең, режиссер­ның һәм артистларның исемнәрен әйтеп, бүләк ота алды.
“Нур”ның серле дә, могҗизалы да “Театр төне” тамашачылар күңелендә озак сакланыр һәм алдагы театр сезонында да тулы зал­лар белән артистларны шатландырыр дигән өметтә калыйк.

Зөһрә Галиева.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Рәфис Кадыйров сәясәткә кайтамы?
Сегодня, 11:25 :: Сәясәт
Рәфис Кадыйров сәясәткә кайтамы?
Кушнаренколыларга - яңа баян һәм костюмнар
Сегодня, 11:17 :: Мәдәният һәм сәнгать
Кушнаренколыларга - яңа баян һәм костюмнар
Сегодня, 11:09 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Мин ничек әйтәм, шулай булачак!"
Гомере ваннада өзелгән
Сегодня, 11:08 :: Тормыш
Гомере ваннада өзелгән
Безнекеләр - “Алтын битлек
Сегодня, 10:59 :: Мәдәният һәм сәнгать
Безнекеләр - “Алтын битлек " жюрие составында
Кышкы бизәкләр
Сегодня, 10:11 :: Көнүзәк
Кышкы бизәкләр








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»