Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Фольклориаданы иң югары дәрәҗәдә үткәрәчәкбез!”

“Фольклориаданы иң югары дәрәҗәдә үткәрәчәкбез!”
21.09.2018 / Мәдәният һәм сәнгать

“Фольклориаданы иң югары дәрәҗәдә үткәрәчәкбез!”Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов бу максатта колачлы әзерлек эшләре алып барылуын билгеләде.

Мәгълүм булуынча, Уфада Фольклор һәм традицион сәнгать фестивальләрен оештыру халыкара советының 48нче Бөтендөнья конгрессы үтә. Ул үз эшен 15 сентябрьдә башлаган иде. 19 сентябрьдә Уфаның Конгресс-холл бинасында 48нче Бөтендөнья конгрессын һәм Фольклор фестивальләре һәм традицион сәнгать оешмалары халыкара советы Генераль
Ассамблеясен (CIOFF) рәсми ачу тантанасы үтте. Анда Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов катнашты. Конгресста катнашучыларны CIOFF президенты Филипп Боссан һәм Русия Дәүләт халык иҗаты йорты директоры Тамара Пуртова сәламләделәр.


— Дөньяның 50дән артык иленнән делегация катнашлыгында шушындый мөһим халыкара мәдәни форумның безнең респуб­ликада үтүенә без шатбыз, — диде Рөстәм Хәмитов. — Башкортстанда гасырлар буена күпсанлы милләт вәкилләре яши. Бүгенгә аларның саны 100дән артык. Шу­шы мәдәни төрлелек һәм бер үк вакытта аларның бердәм­легендә без төп байлыгыбызны һәм алга таба баруның көчле потенциалын күрәбез.
Нәкъ менә мәдәният дуслык күперләрен һәм халыклар арасын-дагы үзара аңлашуны кора. Бүген дөньяга мәдәният теле күбрәк кирәк. Көндәшлек һәм каршы тору түгел, кооперация кирәк. Кешеләр йөрәк-тән чыккан һәм шуның өчен тәр-җемәсез аңлашылган мәдәният телендә аралашырга тиеш.
Башкортстанда ачык һава астында ел саен “Евразия йөрәге” халыкара сәнгать фестивале үтә. Былтыр “Бердәмлек” Халыкара милли мәдәниятләр фестивале беренче тапкыр CIOFF канаты астын­да үтте. Бу зур форум традицион сәнгать — Бөтендөнья фолькло-риадасына әзерлекнең бер өлеше булды. Уфа, Башкортстан Фольк­лориаданы үткәрү өчен сайлануына без шат. Мин сезне ышандыра алам — без сынатмаячакбыз. Фольклориаданы иң югары дәрә­җәдә үткәрәчәкбез.
Башкортстан CIOFFның зур гаиләсенә кабул ителүенә чын күңелдән шат һәм 2020 елны безнең кадерле кунакларыбызга искиткеч зур бәйрәм бүләк итәр өчен барысын да эшләячәкбез, — диде Рөстәм Хәмитов үз чыгы­шында.
— Бөтендөнья фольклориадасы — CIOFFның иң мөһим чарасы, анда бөтен дөньядан килгән 2500 биюче һәм музыкант катнаша. Ул төрле мәдәният вәкилләрен бер-ләштерә, халыклар арасындагы дуслык һәм татулыкны ныгыта, анда катнашучы илләрнең мәдәни мирасы белән таныштыра, — диде Филипп Боссан. — Бу гаять мөһим чараны 2020 елда Уфа кабул итүенә бәйле мин Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовка һәм CIOFFның Русия секциясенә рәх-мәт белдерәм. Монда 70 илнең вәкилләре килер дип көтәбез. Моннан тыш, 2020 елда CIOFF үзенең 50 еллыгын билгели. Уфада бер­гәләп безнең оешманың юбилеен да бәйрәм итәчәкбез.
— Русия Федерациясенә һәм Башкортстанга Бөтендөнья фольклориадасы кебек зур чараны кабул итәргә ышаныч белдергән өчен без CIOFFка рәхмәтлебез. Бу вакыйга CIOFFның алтын юбилее белән туры килүенә дә без шат, — дип билгеләде Тамара Пуртова. — Бу чара иң югары дәрәҗәдә үтәчәгенә ышанам.
Тантаналы чара кысаларында конгресста катнашучы илләрнең презентациясе үтте. Секцияләр вәкилләре халык иҗатына ярдәм һәм 2020 елда Уфада үтәчәк Бөтендөнья фольклориадасына әзерлек эшләре турында сөйләде.
2016 елда Перуда үткән Бөтендөнья конгрессы һәм фольклор фестивальләре һәм традицион сәнгать оешмаларының халыкара советы Генераль Ассамблеясенең (бу халыкара оешмага 102 ил керә, ә оешма үзе ЮНЕСКОның теркәлгән партнеры булып тора) карары буенча Башкортстан 2020 елда Бөтендөнья фольклориадасын үткәрү урыны итеп сайланган иде. Конгресс ел саен мотлак рәвештә киләсе Бөтендөнья фольклориадасы үтәчәк илдә оештырыла. Халыкара чараны әзерләү һәм үткәрү максатыннан 2017 елның 14 июлендә 2018 елда Бөтендөнья конгрессы һәм СИОФФның Генераль Ассамблеясен үткәрү буенча Башкортстан Республикасы Хөкүмәте боерыгы дөнья күрде. Программага ярашлы, 48нче конгресста башкарма комитетның һәм Генераль советның әгъзалары утырышы; яшьләр хәрәкәте комитеты; мәдәният буенча комиссия, тренинглар һәм белем бирү комитеты; Фольклориада комитеты; Финанс үсеш комитеты; СИОФФның 50 еллыгын бәйрәм итү буенча эшче төркем утырышлары үтәчәк.
Африка, Азия һәм Тын океан, Үзәк һәм Төньяк Европа, Латин Америкасы һәм Кариб, Төньяк Америка һәм Көньяк Европа секторлары вәкилләре белән традицион утырышлар оештырылачак.
Чара кысаларында ЮНЕСКО канаты астына кергән Евразиянең III гуманитар форумында катнашу, мәдәни конференцияләр үткәрү, Ачык форумда катнашу планлаштырылган.

Зөһрә ИСЛАМОВА.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Петровское хастаханәсе төзекләндереләчәк!
Сегодня, 15:54 :: Сәламәтлек саклау
Петровское хастаханәсе төзекләндереләчәк!
Валерий Меладзе башкортча котлаган
Сегодня, 14:25 :: Яңалыклар
Валерий Меладзе башкортча котлаган








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»