Мостай Кәримнең 100 еллык юбилеена әзерлек башланды
23.09.2018 / Мәдәният һәм сәнгать

Халык шагыйренең юбилее 2019 елда федераль дәрәҗәдә узачак.
Хөкүмәт йортында Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 тулуга багышланган юбилей чараларын үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды. Утырышка Премьер-министр Рөстәм Мәрданов рәислек итте. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Премьер-министр сүзләренчә, юбилей федераль дәрәҗәдә үткәреләчәк. Русия Мәдәният министрлыгы боерыгы белән федераль оештыру комитеты составы расланган. Аны Русия мәдәният министры Владимир Мединский җитәкли, рәистәш итеп Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов тәгаенләнгән.
- Мостай Кәримнең юбилее республикабыз өчен мөһим чорда – Башкортстанга 100 ел тулганда уза. Бу ‒ әлеге юбилейга аерым мәгънә өсти. Шулай итеп, 2019 елда безне тагын бер күркәм чара – Башкорт дәүләт академия драма театры юбилее көтә. Бу чаралар бер-берсе белән аваздаш, бер-берсен тулыландырачак, ‒ диде Рөстәм Мәрданов.
Фото: pravitelstvorb.ru.
Новости русской версии сайта

Яңа номер
Безгә кушылыгыз
Видеоматериаллар
Кызыл тан турында клип
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Игътибар итегез
Рубрикалар
Материаллар архивы
- Февраль 2019 (741)
Январь 2019 (999)
Декабрь 2018 (993)
Ноябрь 2018 (934)
Октябрь 2018 (865)
Сентябрь 2018 (705)

«Республика Башкортостан»