Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Башкортстанның кунакчыллыгын бөтен дөнья күрәчәк!

Башкортстанның кунакчыллыгын бөтен дөнья күрәчәк!
25.09.2018 / Мәдәният һәм сәнгать

Башкортстанның кунакчыллыгын бөтен дөнья күрәчәк!Уфада Фольклор һәм традицион сәнгать фестивальләре оешмалары халыкара советы Генераль ассамблеясе һәм 48нче Бөтендөнья конгрессы үтте.

Башкортстан башка­ласына дөньяның 60 иленнән 200дән артык вәкил килде. Бөтендөнья фольклориадасы-2020 үтәчәк мәйданнар тикшерелде. Фольклориада комитеты әгъзалары Кырмыскалы, Белорет, Бөрҗән районнарында булып, фестиваль программасына кертелгән инфраструктура объектлары, шулай ук ашау һәм яшәү урыннары белән танышты. Чара кысаларында район хакимияте башлыклары белән очрашулар узды. Фольклориада комитеты әгъзалары әзерлек эшләренең югары дәрәҗәдә баруын билгеләде.


19 сентябрьдә Уфаның Конгресс-холл бинасында 48нче Бөтендөнья конгрессы, Фольклор һәм традицион сәнгать фестивальләре оешмалары халыкара советы Генераль ассамблеясен (CIOFF) рәсми ачу тантанасы үтте. Анда Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов катнашты.
— Башкортстан үзен CIOFFның зур гаиләсенә кабул итүгә ихлас шат һәм 2020 елда кадерле кунакларыбызга искиткеч зур бәйрәм бүләк итәр өчен барысын да эшләя­чәкбез, — диде Рөстәм Хәмитов үзенең чыгышында.
Тантаналы чара кысаларында Конгресста катнашучы илләрнең презентациясе үтте. Секцияләр вәкилләре халык иҗатына ярдәм һәм 2020 елда Уфада үтәчәк Бөтендөнья фольклориадасына әзерлек барышы турында сөйләде.
22 сентябрьдә Русиянең ЮНЕС­КО эшләре буенча комиссиясе канаты астында мәдәният һәм халык иҗаты мәсьәләләре буенча III Евразия гуманитар форумы үтте. Анда Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов катнашты.
Форум эше барышында ЮНЕС­КО һәм CIOFFның мәдәният һәм халык иҗаты өлкәләрендәге стратегиясен гамәлгә ашыру мәсьә­ләләре, шулай ук, Русия Федерация-се һәм чит илләрнең эш тәҗрибәсе тикшерелде. “Евразия халкының мәдәният картасы” проектының презентациясе үтте. Чара ахырында III Евразия гуманитар форумының резолюциясе – Уфа халыкара декларациясе кабул ителде.
23 сентябрьдә 48нче Бөтендөнья конгрессын һәм Фольклор һәм традицион сәнгать фестивальләре оешмалары халыкара советы Генераль ассамблеясен (CIOFF) рәсми ябу тантанасы үтте. Конгрессның соңгы көнендә катнашучыларны CIOFF президенты Филипп Боссан һәм Русия Дәүләт халык иҗаты йорты директоры Тамара Пуртова, Башкортстан Республикасы мәдәният министры Әминә Шәфыйкова сәламләделәр.
Филипп Боссан чараны ачканда съездны яхшы оештырган һәм югары дәрәҗәдә үткәргән өчен кабул итүче якка рәхмәт белдерде.
— Уфадагы конгресс CIOFF тарихындагы конгрессларның иң яхшыларының берсе булды. Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовка һәм Русия Хөкүмәтенә рәхмәтлемен. Сез зур эш башкардыгыз һәм барысы да идеаль булды. Безне алда 2020 елгы Бөтендөнья фольклориадасы көтә. Тагын ике елдан дөньяның барлык илләре дә Башкортстан халкының никадәр кунакчыл икәнлеген күрәчәк, — дип ассызыклады Филипп Боссан.
2019 елда Бөтендөнья конгрессы Сантьяго шәһәрендә узачак. Чили делегациясе вәкилләренә CIOFF конгрессының флагы тапшырылды.

Зөһрә ИСЛАМОВА.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Рецептларны фельдшер язачак
Сегодня, 18:54 :: Сәламәтлек саклау
Рецептларны фельдшер язачак
Яшь һөнәр ияләре көч сынаша
Сегодня, 17:16 :: Мәгариф
Яшь һөнәр ияләре көч сынаша
Үсмер поезд астында калган...
Сегодня, 17:11 :: Җәмгыять
Үсмер поезд астында калган...
“Мин театр яратам” квесты үтә
Сегодня, 16:27 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Мин театр яратам” квесты үтә
Төрмәдән куркып, алиментын түләгән
Сегодня, 16:17 :: Социаль өлкә
Төрмәдән куркып, алиментын түләгән
Түбән тәгәрәгәнбез
Сегодня, 16:05 :: Экология елы
Түбән тәгәрәгәнбез








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»