Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Дуслык — зур байлык

Дуслык — зур байлык
28.09.2018 / Мәдәният һәм сәнгать

Дуслык —  зур байлык“Азия көйләре һәм ритмнары” милли мәдәниятләр фестивале музыка, бию бәйрәменә җыйды.

Иван Якутов исемендәге паркта узган чарага республиканың һәм чит илләрнең яңа башкаручылары җыелды. Фестивальдә таҗик, казах, кыргыз, үзбәк, төрекмән һәм башка диаспора­ларның милли-мәдәни җәмәгать оешмалары, мәдәният һәм сәнгать әһелләре, үзешчәннәр коллективлары, студентлар катнашты.


Бәйрәм тантанасын ачып, җыелучы­ларны Башкортстан халыклары ассамблеясе рәисе Зөһрә Рәхмәтуллина белән республика Башлыгы Хаки­миятенең бүлек мөдире урынбасары Илшат Ханов сәламләделәр. Алар үз чыгышларында халыклар арасындагы дуслыкның ни кадәр мөһим икәнлеген ассызыклады.
Сәхнәдә Азия халыкла-рының җыр-моңнары, дәрт-ле биюләре бер-берсен алыштырып торды. Монда Башкортстанның атказанган артисткасы Фирзинә Абдуллина, Бөтенрусия һәм халыкара конкурслар лауреаты Лилия Мөхәм­мә-диева белән беррәттән, үзешчән сәнгать коллективлары, югары уку йортлары студентлары, мәктәп укучылары чыгыш ясады.
Халыклар дуслыгы йорты директоры Азат Ибра-һимов үз чыгышында: ­­­
— Бүген сәхнәгә күтәре-лүчеләр төрле милләт вә-килләре булуына карамастан, безнең барыбызны да мәдәният берләштерә. Чыгыш ясаучылар һәркай­сы үз телен, гореф-гадәт­ләрен, мәдәниятен яратуын, кадерләп саклавын күрсәтте. Сез дә туган телегезне яратыгыз! — диде.
“Бердәмлек” төрекмән милли-мәдәни үзәге җитәк­чесе Сапарморат Шанглиев оныгы белән килгән иде.
— Бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәт­лә­ремне җиткерәм. Бүген сентябрь ае булуга карамастан, кояш нурлары да нәкъ Азиядәгечә эссе. Дуслык — җир йөзендәге иң кадерле нәрсә. Аны һәркем үз йөрәгендә саклап йөр-тергә тиеш. Бүген мин бәйрәмгә оныгымны махсус алып килдем. Чөнки безнең балалар бәләкәйдән үк дустанә мөнәсәбәтне күреп үсәргә тиеш, — диде ул.
Фестивальне Башкортстан Мәдәният министрлыгы, Халыклар дуслыгы йорты, Башкортстан халыклары ассамблеясе, Иван Якутов исемендәге парк хакимияте оештырды.

Зөһрә ИСЛАМОВА.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Яңа балалар тудыру йорты булачак
Вчера, 22:07 :: Сәламәтлек саклау
Яңа балалар тудыру йорты булачак
Ярдәм булачак!
Вчера, 21:20 :: Сәясәт
Ярдәм булачак!
Башкортстан -- лидерлыкта!
Вчера, 20:45 :: Җәмгыять
Башкортстан -- лидерлыкта!
Айдар Галимов, арт-футбол һәм “БашСтар”
Вчера, 16:17 :: Мәдәният һәм сәнгать
Айдар Галимов, арт-футбол һәм “БашСтар”








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»