Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Җырлы-моңлы халык яши Борайда!

Җырлы-моңлы халык яши Борайда!
04.10.2018 / Мәдәният һәм сәнгать

Җырлы-моңлы  халык яши Борайда!“Башкортстан тарихы битләре” фестиваль-марафоны яңадан-яңа район-шәһәрләрне колачлый.

Республикабыз юбилеена багышланган “Башкортстан тарихы битләре” фестиваль-марафоны Хөсәен Әхмәтов исемендәге филармониянең Зур залында атна саен уза. Биредә республиканың һәр районы халык кәсепләре, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре, сувенирлар, умартачылык продуктлары һәм милли ризыклар күргәзмәләре оештыра. Чара зур концерт белән тәмамлана.


26 сентябрьдә филармония залына Борай районы вәкил­ләре хуҗа булды. Бәйрәм кунакларын күргәзмә белән каршы алдылар, анда район казанышлары тәкъдим ителде. Зур зал фойесында мәгариф, мәдәният, өстәмә белем бирү, спорт өлкәләрен презен­тацияләү булды. Борай районы Балалар иҗат йортының “Робототехника” бер­ләшмәсе тәрбия­ләнүче­ләре (җитәкчесе – Венера Хәсәнова), шулай ук сәнгать җитәкчесе һәм дирижер Ринат Мөхәммәтҗанов җитәкчелегендәге халык уен кораллары оркестрының музыкаль сәламләве аерым игътибар белән билгеләп үтелде.
– Без 17нче район булып килдек, эстафетаны Бүздәк районыннан алдык. Бүген Бөрҗән районына тапшырабыз. Без монда республика, район үсешен күрсәтәбез. Ә икенче бүлектә – концерт программасы. Үзебезнең районда 100 еллыкка әзерләнү буенча чаралар планы кабул ителгән иде. Шуның нигезендә күп эшләр башкарылды, – диде хакимият башлыгы урынбасары Николай Хәмәт­динов.
– Безнең Борай тарихы бик зур. Бүген районыбыз тарихын күр­сәтергә тырыштык. Данлыклы кешеләребез турында күп мәгълүмат алып килдек. Аларга багышланган китаплар бик күп. Үзебез альбомнар төзедек. Шунысы куанычлы: безнең китап күргәзмәсе янында кешеләр күп булды. Безнекеләр генә түгел, чит районнардан да килеп сорашып тордылар, – ди район китапханәсе директоры Ми­ләүшә Янгирова.
Күргәзмәдән соң борайлылар театрлаштырылган тамаша тәкъ­дим итте. Кичәне Лилия Гайнетдинова һәм Марат Фазлетдинов алып бардылар. Тамашачылар өчен район тарихыннан видеофильм күрсәтел­де, ә сәнгать җитәкчесе, рес­публиканың атказанган мәдә­ният хезмәткәре Риф Мансуров җитәкчелегендәге “Кайтаваз” халык фольклор коллективы Борай кантоны барлыкка килү тарихын сәхнәләштерде.
Концертта районның иң яхшы коллективлары катнашты, алар арасында район Мәдәният сараеның ирләр вокаль ансамбле дә бар иде. Район хакимияте башлыгы Борис Нурисламов үзе дә җор телле, моңга бай кеше, Башкорт­станның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Халык уен кораллары һәм башка бик күп ансамбльләр уңышлы чыгыш ясады. Тамашачылар, шулай ук, районның талантлы җырчылары Җинан Исламова, Эрнест Арсланов, Раушан Исламов һәм Денис Арсланов чыгышларын кайнар алкышлар белән каршы алды.

Җырлы-моңлы  халык яши Борайда!


Борай районында туган таныл­ган җырчылар – Татар­станның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева, Баш­кортстанның атказанган артисты Фәридә Тимербаева һәм аның ире, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Роберт Тимербаев, шулай ук эстрада җыр­чысы Илһам Шә­рифнең чыгышлары тамашачылар өчен аеруча зур бүләк булды. 82 яшенә аяк баскан Баш­кортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, үзешчән композитор Вәсил Хәбисламов та концертта зур теләк белән катнашты.
– Мин үзем Борай райо­нының Бакалы дигән кечкенә авылында туып-үстем. Хезмәт юлымны да туган районымда башладым. Бик күп еллар район үзәгендә яшәргә туры килде. Шуңа күрә халыкның тормышы, яшәеше миңа бик яхшы таныш. Иң беренче сыйфаты – җор телле, җырга-моңга гашыйк халык.
Бүген монда бергә эшләгән хезмәттәшләремне, авылдашларымны, якташларымны кү­рергә дип, бик нык дулкынланып, шатланып килдем. Кичә бик матур оештырылган, борайлылар үз маркаларын төшермә­гән, – ди БДУ доценты, филология фәннәре кандидаты Зәбирә Кәримова.
Фестиваль-марафонга, Борай районында туып-үскән кешеләрдән тыш, кунаклар да бик күп килгән иде. Чара ахырында марафонны Бөрҗән районына тапшыру булды. Муниципаль берәмлекләр вәкил­ләре истәлекле сувенирлар белән алмашты.
– Бу – чыннан да, искиткеч проект, аның ярдәмендә без һәрвакыт гүзәл Башкортстаны­бызның яңа якларын ачабыз. Һәр район, аның кешеләре уникаль. Кичәләр барысы да төрле, бер-берсенә охшаш түгел, кабатланмас, әмма алар барысы да искиткеч, – диде респуб­ликаның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова.
Ул, чараның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп, борайлыларга зур мәгънәгә ия искиткеч матур концерт өчен рәхмәт белдерде, шулай ук “Башкортстан тарихы битләре” марафоны эстафетасын кабул иткән Бөрҗән районына уңышлар теләде.

Энҗе Ибраһимова.
Фотолар “Башкортстанның мәдәни дөньясы” интернет-порталыннан.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»