Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Акчарлак” югары оча!

“Акчарлак” югары оча!
11.10.2018 / Мәдәният һәм сәнгать

“Акчарлак” югары оча!Дәүләкән районының татар фольклор вокаль коллективы тирә-як төбәкләрдә дә киң билгелелек яулаган.

Республикада халыкның гореф-гадәтләрен саклауга, мәдәниятен үстерүгә игътибар зур. Чыннан да, нинди генә шартларда яшәсәк тә, кешегә рухи азык, үз тамырларын белү зарур. Нәкъ шушы максатны күз уңында тотып, Дәүләкән районында “Акчарлак” вокаль ансамбле барлыкка килә дә инде. Менә 10 ел ул урындагы халыкны да, башка төбәкләр тамашачысын да үзенең иҗаты белән сокландыра.


Дәүләкән районы күп­мил­ләтле. Районда урыс, башкорт, татар, чуваш, украиннар күпләп яши. Шуңа да милли ансамбль­ләрне үстерүгә мәдәният сарае җитәкчелеге зур игътибар бирә. “Акчарлак” вокаль ансамбле дә милли моңны таратучы гына тү­гел, татар халкын, аның гореф-гадәтләрен саклаучы үзәккә дә әверелгән.
Коллективны район мәдәният сараенда эшләү­че Венера Садыйкова оештырган. Ансамбль, лирик җырлар белән беррәттән, төрле шаян җырларга, такмакларга да игътибар бирә. Кыска гына вакыт эчендә “Акчарлак” шәһәр һәм район күләмендә үткән төрле чараларда актив чыгыш ясый башлый. Анда авылларда яшәүче мәдәният хезмәт­кәрләре Вәлимә Вәлиул­лина, Розалия Романко, Зөлфия Арслангазина, Залина Ганиева, Альфира Сәфәргалина, Дилә Сагынбаева, Гөлүсә Нуруллина, Суфия Сәхәбетди­нова һәм башкалар катнаша. Коллективта мәктәп укучылары да, хезмәт кешеләре дә, хаклы ялдагылар да актив шөгыль­ләнә. Аның аккомпаниаторы – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәт­кәре Юрий Амолькин.
– “Су буйлап”, “Умырзая” җырларын халык яратып кабул итә. Моннан тыш, “Карга боткасы”, “Самавыр бәйрәме“, “Нәүруз” кебек бәйрәмнәрне дә еш үткә­рәбез, – ди коллектив җитәкчесе.
Дәүләкән районында мәдәният соңгы елларда зур адымнар белән алга атлый. Төрле музыкаль коллективлар төзү белән беррәттән, авыл клубларын төзекләндерү, халыкны мәдәнияткә җәлеп итү буенча пропаганда эше дә актив җәелдерелә.
– 2010 елда “Халык авыз иҗаты энҗеләре” фес­тивален оештырдык. Рай­оныбызның күпмил­ләтле булуы әлеге проектны югары дәрәҗәгә күтәрде. Беренче атнада урыс хал­кының гореф-гадәтләренә багышланган чара оештырылды. Икенче атнаны башкорт халкы иҗатына багышладык. Шулай итеп, районда яшәгән барлык милләтләр дә бу чарада катнашты. Шунысы куаныч­лы, әлеге проект районыбыз белән генә чикләнмәде, анда Чишмә, Бүздәк, Ярмә­кәй, Бишбү­ләк, Бәләбәй һәм башка районнар коллективлары да катнашты. Зур фольклор бәйрәменә әверелде, – ди район мәдәният сарае җитәкчесе Рәфис Әхмәтрә­химов.
Әйе, республика ил күләмендә үзенең күпмил­ләт­ле булуы белән дан тота. Чыннан да, йолалар һәм гореф-гадәтләрне саклауга тиешенчә игътибар юнәлткәндә генә милләт­ләр­нең саклануын да, халыкларның дус булуын тәэмин итәргә була. Дәү­ләкәндә бу юнәлешкә тиешле дәрәҗәдә игътибар бирелүе соклануга лаек.

Гөлия ГӘРӘЕВА.
Дәүләкән районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай балалары Кырымга юлланды!
Сегодня, 10:09 :: Сәламәтлек саклау
Сибай балалары Кырымга юлланды!
Балкы, Сибай!
Сегодня, 10:04 :: Җәмгыять
Балкы, Сибай!
Вчера, 21:14 :: Җәмгыять
"Роддом сатам! Кем ала?"
Ләйлә Дәүләтова Фидан Гафаровны кемгә алыштырган?
Вчера, 20:26 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ләйлә Дәүләтова Фидан Гафаровны кемгә алыштырган?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»