Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Филармониядә – юбилей сезоны!

Филармониядә – юбилей сезоны!
16.10.2018 / Мәдәният һәм сәнгать

Филармониядә –  юбилей сезоны!Анда нинди яңалыклар, үзенчәлекле тамашалар көтелә?

Матбугат йортында Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясе хезмәткәрләре һәм республиканың халык артисты Халит Фатыйхов белән мәртәбәле очрашу узды. Биредә киләчәккә булган планнар, яңа иҗат сезоны турында сүз барды.


– Килүебезнең төп сәбәбе – филар­мониянең быел 80нче иҗат сезонын ачуы. Безнең өчен зур бу бәйрәмне дулкынланып көтеп алдык. Күпләр юбилей уңаеннан ниндидер яңалык көтәдер. Барлык серне дә ачып бетермибез, яңа проектлар да бар, ләкин без, республикабыз­ның төп концерт оешмасы буларак, 80 ел буе салынып һәм сакланып килгән тра­дицияләргә тугры калабыз, – диде җәмәгатьчелек белән элемтәләр һәм реклама бүлеге мөдире Ирина Ишемьярова.
Орган залында филар­мониянең юбилей сезонын, шулай ук 20 елдан артык барган “SAUERFEST” халыкара фестивален дә ачу булды. Йола буенча, фестивальне кунак музыкант ача. Бу юлы Калининград кафедраль соборы органчысы, халыкара һәм Бөтен­русия конкурслары лауреаты Евгений Авраменко фестивальне ачты. Фестиваль ел ахырында үзе­безнең музыкантлар Эльвира Ямалова, Эльвира Хәйретди­нова, Владислав Мортазин тарафыннан ябылачак.
Зур залда сезон юбилей концерты белән 5 октябрь­дә ачылды. Анда филармо­ниянең барлык иҗат коллективлары, солистлары да катнашты. Тамашаның режиссеры – Чулпан Әскарова, сценарий авторы – Оксана Иванова, режиссеры – Олег Жданов.
Юбилей сезонында камера музыкасы фестивале беренче тапкыр оештырыла. 21 ноябрьдә аның чикләрендә Татарстан солистлары, камера ансамбле килә. Узган елда бездә чыгыш ясагач, Уфа халкы аларны бик җылы кабул иткән иде. Шулай ук, Санкт-Петербургтан “Антем” ир-егетләр вокаль ансамбле чыгыш ясаячак.
Эстрадага килгәндә, Әлфия Юлчурина һәм Олег Ханов катнашлыгында “Син бәхетле! Ә мин?” музыкаль романы күп кенә тамашачылар соравы буенча быелгы иҗат сезонында кабат куела. Мар­сель Котыевның да концерты кабатланачак. Солистлардан Тимур Рамаза­нның 6 де­кабрьдә беренче аерым концерты булачак. Искәндәр Газизов, Рөстәм Шаһбалов, Абдулла Солтанов, Азамат Тимеров, Нәзифә Кадыйрова да тамашачыларны үзләренең концертлары белән куандырачак.
Юбилей сезонының үзен­чәлек­ле янә бер проекты “8 кичә эчендәге 80 ел” дип атала. Биредә бер-берсенә бәйле 8 кичә үтәчәк, аларда филармо­ниянең 80 еллык тарихы чагылачак.
– Тарихка җентекләбрәк күз салачакбыз. Моның өчен 1938 елдан алып языл­ган приказлар, күре­некле шәхесләребезнең кулъязмалары белән таныштык. Һәрбер кичә теге яки бу өлкәдә эшләгән структурабызны күрсәтәчәк. Тамашачыда бер кичәгә килгәч, икенчесенә дә килергә теләк уятырга тиешбез, – диде филармониянең яшь режиссеры Минзәлә Яхина.
Филармония 80 ел буе үз сәхнәсендә булган йолдызларын да онытмый. Аларның юбилейларын, хәтер кичәләрен дә оештырачак.
– 40 ел эшләү дәве­рендә филар­мониядә нинди генә матур концертлар булып үтмәде! Ул вакытларда сезон ачылганда халык агылып килә иде. Шул программа белән чит төбәкләргә дә чыгып йөр­дек. Соңгы елларда филармония бераз төшенке­лек кичереп, тамашачыларыбыз югалып алды. Фи­лар­­мониягә яшьләр бик йөреп бармый, шуңа аларны да җәлеп итәрдәй концертлар оештырырга кирәк. Минзәлә Яхина, Чулпан Әскарова белән филармо­ниягә яңа сулыш килде. Дәвердән артта калырга ярамый, заманча эш­ләргә ки­рәк. Ләкин шул ук вакытта барыбер үзе­безнең моңнан, милли көйләрдән аерылырга ярамый. Баянга кушылып җырлау­чылар да булсын, андый артистлар да артсын иде, – диде Халит Фатыйхов.
Хөсәен Әхмәтов исемен­дәге Башкортстан дәүләт филармония­сенең 80нче иҗат сезонында тамашачыны нинди серләр, нинди күчтәнәч­ләр көткәнен үзегез барып карый аласыз!

Энҗе АЙДАРОВА.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Рәфис Кадыйров сәясәткә кайтамы?
Сегодня, 11:25 :: Сәясәт
Рәфис Кадыйров сәясәткә кайтамы?
Кушнаренколыларга - яңа баян һәм костюмнар
Сегодня, 11:17 :: Мәдәният һәм сәнгать
Кушнаренколыларга - яңа баян һәм костюмнар
Сегодня, 11:09 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Мин ничек әйтәм, шулай булачак!"
Гомере ваннада өзелгән
Сегодня, 11:08 :: Тормыш
Гомере ваннада өзелгән
Безнекеләр - “Алтын битлек
Сегодня, 10:59 :: Мәдәният һәм сәнгать
Безнекеләр - “Алтын битлек " жюрие составында
Кышкы бизәкләр
Сегодня, 10:11 :: Көнүзәк
Кышкы бизәкләр








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»