Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Күңелемдә былбыл сайрый

Күңелемдә былбыл сайрый
16.10.2018 / Мәдәният һәм сәнгать

Күңелемдә былбыл сайрыйИске Балтач балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Рәзидә Әхмәтова җыр-моң сөючеләрне үзенең шулай дип аталган иҗат кичәсенә чакыра.

Аскын районының Базанчат авылында туып үскән кыз кечкенәдән җырга-моңга тартыла. Моңа күп кенә уен коралларында уйный белүче әтисе, оста җырлаучы әнисе этәргеч була. Ә картәнисе кыз күңелендә озын көйләргә мәхәббәт уята.

Үз гаиләсендә дә аңлау таба Рәзидә. Ире дә җырлый, күп кенә иҗади башлангычларын хуплый. Әхмәтовларның дүрт баласы да сәнгать юлын сайлаган, кечкенәдән сәхнәдә үскән.

Күңелемдә былбыл сайрый


Бик күп район, республика, Бөтенрусия һәм Халыкара конкурслар лауреаты Рәзидә Әхмәтованың укучылары да төрле бәйгеләрдә уңышларга ирешә. Рәзидә көйләр яза, җырларын үзе һәм билгеле җырчылар башкара.

18 октябрьдә Балтач районы Мәдәният сараенда 19 сәгатьтә үтәчәк „Күңелемдә былбыл сайрый” дип аталган иҗат кичәсендә Рәзидә Әхмәтованың иҗатташ дуслары Зилә Шәехова, Резида Сабитова, Чулпан Гафурҗанова, Зөлфия Мазһарова, Айсылу Мофазалова, Эльвира Хәмәтнурова, хезмәттәшләре, гаиләсе һәм укучылары катнашачак.



Фото: Рәзидә Әхмәтованың шәхси архивыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Хыяллар чынга аша!
Вчера, 19:24 :: Җәмгыять
Хыяллар чынга аша!
Хезмәт хаклары арткан
Вчера, 16:41 :: Көнүзәк
Хезмәт хаклары арткан
Карлар ява тын гына...
Вчера, 16:30 :: Көнүзәк
Карлар ява тын гына...




Новости русской версии сайта

Яңа номер

7 (25311) от 18 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»