Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Идел бит ул, киң бит ул

Идел бит ул, киң бит ул
21.11.2018 / Мәдәният һәм сәнгать

Идел бит ул, киң бит ул
Уфада “Идел” VIII халыкара башкорт һәм татар җырлары фестиваль-конкурсы узды.


Анда Башкортстан һәм Татарстаннан, шулай ук Русиянең башка төбәкләре - Мәскәү, Волгоград, Саратов, Ульяновск өлкәләрен тәкъдим итүче башкаручылар катнашты. Җыр бәйрәмендә Кытай вокалчылары Бао Вэнзце һәм Лю Лу, Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе магистрантлары көч сынашты.

Фестиваль кунакларын һәм катнашучыларны Русия Дәүләт думасы депутаты, Башкортстан халыклары ассамблеясе рәисе Зөһрә Рәхмәтуллина һәм Башкортстан мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев сәламләде, алар конкурсны оештыручыларга Дәүләт думасының Милләтләр эшләре буенча комитетының һәм Башкортстан Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Гала-концертта барлыгы 33 лауреат, шул исәптән Ульяновскидан “Идел” халык ансамбленең сигез солисты катнашты.
Башкортстанның һәм Татарстанның танылган артистлары Идрис Газиев, Зилә Сөнгатуллина, Илһам Вәлиев, Наилә Фатыйхова “Идел” конкурсының жюри әгъзалары булды. Алар “Башкорт халык җыры”, “Татар халык җыры”, “Башкорт эстрада җыры”, “Татар эстрада җыры”, “Балалар номинациясе”, “Академия”, “Ансамбль” номинацияләрендә I, II һәм III дәрәҗә лауреатларны билгеләде.

Башкортстаннан Нух Котыев, Айрат Баязитов, Ульяновскидан Алинә Асматуллова, Волгоградтан Руслана Шәрипова лауреатлар дип табылды. Традиция буенча, быелгы фестивальдә катнашучылар белән узган еллар фестивальләре җиңүчеләре бер сәхнәдә чыгыш ясады.

- “Идел” халыкара фестиваль-конкурсы — күпмилләтле республиканың мәдәни тормышында бүген матур традициягә әверелде, — дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Зөһрә Рәхмәтуллина. — Бу җыр бәйрәме күрше республикалар арасында дустанә мөнәсәбәтләр үсешенә, яшь вокалчыларның башкару осталыгын камилләштерүгә үз өлешен кертә, яңа талантлар ача һәм милли җырны популярлаштыра.

Фестиваль тамашачының җыр белән очрашуы гына түгел, яраткан җырлары аша туган телне өйрәнүгә этәргеч тә. Быелгы фестивальдә башка төбәкләрдән килгән балалар күп булды. Алар яхшы вокал һәм туган телне белүләре белән сөендерде.

“Идел” фестиваль-конкурсының туган телләрне саклауда, үстерүдә һәм популярлаштыруда роле бәхәссез, — дип исәпли парламентарий.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Җиңү көне якынлаша!
Вчера, 18:44 :: Җәмгыять
Җиңү көне якынлаша!
Алга бергә барабыз!
Вчера, 17:48 :: Икътисад
Алга бергә барабыз!
“Сылукай-2019”  бәйгесенә күп калмады
Вчера, 17:45 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Сылукай-2019” бәйгесенә күп калмады
Ике яшьлек оныгын утка ыргыткан
Вчера, 17:14 :: Җәмгыять
Ике яшьлек оныгын утка ыргыткан
Алып торган әйберне кире кайтара белми...
Вчера, 16:17 :: Мең дә бер киңәш
Алып торган әйберне кире кайтара белми...




Новости русской версии сайта



Яңа номер

47 (25351) от 23 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»