Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Театр фестивале яңа исемнәр ача

Театр фестивале яңа исемнәр ача
29.11.2018 / Мәдәният һәм сәнгать

Театр фестивале яңа исемнәр ача27-29 ноябрьдә Балтач районында үзешчән театр сәнгатен пропагандалау һәм үстерү максатында Фәрдүнә Касыймова призына республика театр коллективларының “Тамаша” фестивале үтә. Ул тамашачылар яратып өлгергән спектакльләрне генә түгел, яңа исемнәр дә ача.

Фестивальне ачу тантанасы район мәдәният сараенда узды, анда кунакларны һәм катнашучыларны Балтач районы хакимияте башлыгы Илгиз Субушев сәламләде.

Үзешчән театрлар спектакльләрен карау башланды. Беренче булып Яңавыл районының “Хәят” татар халык театры чыгыш ясады.

Фестиваль көннәрендә тамашачылар Аскын, Балтач, Благовар, Бишбүләк, Борай, Гафури, Уфа районнарыннан, Нефтекама, Октябрьский, Уфа шәһәрләреннән үзешчән театрлар коллективлары иҗаты белән таныша алачак.

Программа кысаларында конкурслар, педагоглар һәм режиссерлар оештырган осталык дәресләре, “Спектакльне анализлау ысулы” дигән семинар-практикум үтәчәк. Семинарны билгеле профессор, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Русия югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре Фәрдүнә Касыймова алып барачак.

Чыгышларны театр тәнкыйтьчеләре, билгеле режиссер, педагоглардан торган жюри бәяли. Конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы спектакль, режиссер, рәссам, актер, тавыш операторы билгеләнәчәк.

Фестивальне оештыручылар: Башкортстанның Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге, Балтач районы хакимияте.




Фото: "Культура Башкортостана" сайтыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




“Мин 70 дигәнмен икән, димәк, 70!”
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
“Мин 70 дигәнмен икән, димәк, 70!”
Сез бүген дә алгы сафта!
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Сез бүген дә алгы сафта!
Рөхсәтсез төзелешләр ачыклана
Сегодня, 00:00 :: Сәясәт
Рөхсәтсез төзелешләр ачыклана
Иглиндә сынатмыйлар
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Иглиндә сынатмыйлар
Бердәм булыйк!
Сегодня, 00:00 :: Икътисад
Бердәм булыйк!
Сибайда эшләр шулай
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Сибайда эшләр шулай




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»