Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Ә сез мондый Зәйнәпне беләсезме?

Ә сез мондый Зәйнәпне беләсезме?
18.12.2018 / Мәдәният һәм сәнгать

Ә сез мондый Зәйнәпне беләсезме? Зәйнәп Фәрхетдинова "Сөембикә" журналына үз асылын ача.

Ул – рәссам. "Рәсем ясау хоббием кечкенәдән. Әле балачакта ук телевизордан күңелемә керердәй берәр нәрсә күреп калсам, аның сурәтен ясый идем. Минем сурәтләргә, детальләргә хәтерем әйбәт. Картиналар язганда бик булыша ул".

Зәйнәп Фәрхетдинова – перфекционист. "Бөтен нәрсәдә симметрия булганын яратам. Өйдәге пәрдәләрне тигезләп мәш киләм. Кайчак илһамым килә дә, пыр тузып, өй җыештыра башлыйм. Миңа һәрнәрсә үз урынында һәм тип-тигез булып торсын".

Стресстан котылу юлын белә. "Күңелем төшкән чакларда ялгызыма гына тынычлыкта калырга кирәк. Гомумән, гомерем буе тынычлык яраттым. Стресска китерә торган нәрсәләр тормышта бик күп. Мин исә стресслардан котылуның бик шәп юлын беләм: моның өчен озаклап җәяү йөрергә кирәк. Без Горький паркы янәшәсендә генә яшибез. Кыш көне чаңгы белән чыгып китеп, 12шәр чакрым йөреп кайтабыз".

Мактаганны яратмый. "Тәнкыйтьнең дә, мактауның да чамасы булырга тиеш. Тәнкыйть ишетсәм, маңгайга чүкеч белән суккан кебек була. Артык күп мактасалар да ышандырмый, хәтта ачу килә. Алдыңа, артыңа төшеп мактый башласалар, моңа миннән ни кирәк икән, дип уйлый башлыйсың".

Зәйнәп Фәрхетдинова – ягымлы әни. "Гастрольләрдән кайтып кермәдек. Әллә нигә бер күргәндә баланы иркәлисең шул инде. Ләкин таләпчәнлек кирәк икән ул. Ярый әле әтиләре бераз катырак булды. Кайчак мин дә ачуланам, ләкин малайларны бик ачуланып та булмый. Алар икесе дә инглиз телен өйрәнде".

Гаилә корганда алдан ният кору булырга тиеш дип саный. "Кечкенәсе беркөнне фото күрсәтә. Яшь чибәр кызның фотосы. "Ошыймы?" – ди. "Татар кызымы соң?" – беренче соравым шундый иде. "Татар кызы, әни, татар кызы. Мин бит сиңа ошыймы, дип кенә сорыйм", – ди. Минем белән киңәшләшүе икән шулай. "Башыгызны югалтып гашыйк булмагыз", – дим аларга. Гаилә корганда бераз расчеты да кирәк. Ашыкмаска кушам".

Фермада сыер савучы булып эшләгән. "Элек мәктәп тәмамлагач, сыйныф белән колхозда калу гадәте бар иде бит. Без дә сыйныфыбыз белән авылда калырга планлаштырдык. Малайлар – механизатор, кызлар – сыер савучы. Бер ел фермада сыер саудым. Төркемемдә 25 сыер иде. Еш кына ут бетә, генератор да эшләмәгән чакка туры килсә, кул белән савасың. 25 сыерны кул белән савып, беләкләремә көч килеп калган иде".

Тегү цехы ачарга хыяллана. "10нчы сыйныфта безне тегүчелеккә укыттылар. Тегәргә яратам. Тегәргә дә, чигәргә дә. Әле менә тегү машинкамны каратып куйдым. Кайчак тегү сагындыра. Хәтта үз остаханәмне ачу хыялым да бар. Анысы, Аллаһы боерса, киләчәктә булыр инде".

Җырчы булмаса, Зәйнәп ханым табибә булыр иде. "Мин табибә булырга хыялланып үстем. Урыс теленнән безне Роза Фатыйховна укытты. Ул әнигә гел әйтә иде: "Зәйнәпне фәкать мәдәният өлкәсенә генә җибәр". Әмма мин мәктәп тәмамлагач та документларымны медицина институтына бирдем. Ләкин докуметлар тапшыру вакытының иң соңгы көнендә укытучымның әйткәне җиңде: аттестатымны алып, мәдәният институтына йөгердем".


Беренче гастролен бүгенгедәй хәтерли. "Чаллыга килеп төштек. Безне Ринат Габдрахманов каршы алды. Кыш көне бу, 1992 ел. Кесә телефоннары заманы әле кермәгән. "Билетлар сатыламы?" – дип борчылабыз. Концертыбыз Сара Садыйкова исемендәге концерт залында узасы. Пәрдә читен генә ачып, залга карыйм. Шыгрым тулы. Бер көнгә дип килгән җирдән 28 көн тоташтан концерт куйдык Чаллы якларында".

Милли кухнябыз белән бергә көнчыгышныкы да үз итә. "Миңа студент вакытымда эшче вьетнамлылар белән бер тулай торакта яшәргә туры килде. Шунда беренче тапкыр кыяр кыздырганнарын күрдем. Тозлы балык кыздыралар иде. Аның яман исе! Ә тәме бик тәмле үзенең. Хәзер дә шул як халыкларының аш-суларын яратам. Том Ян ашын еш әзерлим".

Зәйнәп Фәрхетдиновадан атаклы Том Ям ашы рецепты:

Иң элек елга балыгыннан озаклап шулпа кайнатам. Аны сөзәм. Аерым табада суган кыздырам, томат пастасы һәм дөге оны кушам. Соңыннан сарымсак өстим. Шуларны шулпага бушатам, барысын да кайнатып чыгарам, аннары кылчыксыз кызыл балык һәм аерым савытта пешергән креветкалар салам. Иң ахырдан гына кокос сөте кушам. Бик тәмле була.




Фото: vk.com сайтыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 12:52 :: Сәясәт
"Керү белән асылынасы килмәсен!"
Иннек-кершән нишләтә!
Сегодня, 12:49 :: Мин – хатын-кыз
Иннек-кершән нишләтә!
Сегодня, 12:47 :: Сәясәт
"Мин 70 дигәнмен икән, димәк, 70!"
Сегодня, 12:45 :: Яңалыклар
"Тәпи-тәпи атлап барыгыз!"




Новости русской версии сайта



Яңа номер

19 (25323) от 15 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»