Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Узган гасыр әсәрендә – бүгенге заман!

Узган гасыр әсәрендә – бүгенге заман!
25.12.2018 / Мәдәният һәм сәнгать

Узган гасыр әсәрендә – бүгенге заман!Уфа “Нур” татар дәүләт театры чираттагы
премьера тәкъдим итте.

Бу юлы театрның баш режиссеры, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Байрас Ибраһимов милли драматургиягә мөрәҗәгать иткән. Ул Әхмәт Фәйзи әсәре буенча “Отышлы тормыш” спектакленә тукталган. Пьеса үткән гасырда язылуга карамастан, андагы вакыйгалар бүген дә актуальлеген югалтмаган.


Комедия жанрындагы спектакльдә кешелек җәм­гыятен һәрвакыт борчыган әхлак мәсьәләләре күтәрелә. Һәр герой килеп туган вакыйгалар аркылы тормышын үзенчә яхшыртырга омтыла. Әйтергә кирәк, спектакльдә труппа­ның зур өлеше — өлкән, урта һәм яшь буын артистлары да катнаша. Алар арасында Уфа “Нур” татар дәүләт театрының тере легендасы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты Сәвия Сираева да бар.
Спектакльдән соң тамашачылар фикере белән кызыксындым.


Марат Галиев:
“Театрга күптән йөр­гә­нем юк иде. Вакыт табып килгәнемә шатмын. Спектакль бик ошады. Артист­ларның һөнәри осталыгына сокланып карап утырдым. Рухи байлык артыннан ешрак йөрергә кирәк­леген тагы бер кат аң­ладым”.


Резеда Нуртдинова:
“Бик күп көч салып куел­ган спектакль икәнлеге сизелеп тора. Режиссер вакыйга барган НЭП вакытын музыка, хәрәкәт­ләр, костюмнар аша бик оста чагылдырган. Ике гасыр арасында параллель үткәрү зур һөнәри осталык тәлап итә. Минемчә, бу режис­серның никадәр талантлы икән­леген дә күрсәтеп тора. Ә инде сәхнәгә чыккан һәр артистның уйнау осталыгына таң калырлык”.


Рәзилә Низамова:
“Әхмәт Фәйзинең “Отыш­лы тормыш” комедиясе — кайчандыр бик популяр булып, беразга гына онытылып торган әсәр. Ул безнең бүгенге вәзгыяте­безгә бик тә туры килә. Баксаң, НЭП вакытындагы хәл-вакыйгалар бүгенге тормышыбызга да ят түгел икән. Ә тормыш, билгеле булуынча, чагыштыруда әйбәт­рәк күренә”.


Зөһрә ИСЛАМОВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Вчера, 21:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Вчера, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»