Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Дүртөйлелеләр Мәскәүдә Раштуа чыршысында катнашты

Дүртөйлелеләр Мәскәүдә Раштуа чыршысында катнашты
11.01.2019 / Мәдәният һәм сәнгать

Дүртөйлелеләр Мәскәүдә Раштуа чыршысында катнашты4-8 гыйнварда илебез башкаласында «Мәскәүдә Раштуа чыршысы» XXVI фестивале узды. Программаның төп максаты һәм бурычлары: гражданлык-патриотик, мәдәни тәрбия бирү, милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү, балаларны Мәскәү шәһәренең тарихи һәм мәдәни үзәкләре белән таныштыру, төбәкара, милләтара хезмәттәшлек, яшь артистларны дәртләндерү.

Программада “Вокал”, “Хореография” (фольклор, эстрада иҗаты, гражданлык-патриотик юнәлештәге әсәрләр) номинацияләрендә катнашырга Русия төбәкләреннән балалар, яшьләр иҗат коллективлары, укытучылар, ата-аналар, аларны озатып йөрүче өлкәннәр чакырылган иде.

Фестивальне оештыручылар – “Каникуллар” педагогик тәрбия һәм иҗат үзәге, Мәскәү шәһәренең Төбәкара кадетлар мәдәният үзәге, Казаклар берлеге, Мәскәү дәүләт мәдәният институты.

Раштуа чыршысында Дүртөйле шәһәре балалар һәм яшүсмерләр иҗатын үстерү үзәгенең «Светлячок» үрнәкле балалар коллективы укучылары (җитәкчесе - Флүзә Шәйхиева) катнашты. Башкалада алар “Курчаклар” һәм “Пималар” биюләрен тәкъдим итте. Коллектив лауреат дипломы белән бүләкләнде.

Фестиваль кызыклы һәм бай эчтәлекле үтте. Һәр катнашучы төркем өчен мәдәни экскурсия һәм фестиваль программасы төзелде. Беренче көнне башкала буенча экскурсия булды. Балаларда Кремль чыршысы онытылмаслык тәэссоратлар калдырды, һәркемгә Кыш бабайдан бүләкләр тапшырылды.




Фото: Дюртюли ТВ сайтыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?
Сегодня, 08:14 :: Мәдәният һәм сәнгать
Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?
Бер гасырлык тарихка сәяхәт кылдык
Вчера, 23:45 :: Башкортостанга - 100 ел!
Бер гасырлык тарихка сәяхәт кылдык
Без - башкортстанлылар
Вчера, 23:45 :: Сәясәт
Без - башкортстанлылар
Башкортстанның иң зур байлыгы - аның халкы
Вчера, 20:00 :: Башкортостанга - 100 ел!
Башкортстанның иң зур байлыгы - аның халкы




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»