Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга

Парлы күбәләк
07.02.2019 / Мәдәният һәм сәнгать

Лиана һәм Ринат Баймуратовлар.Лиана һәм Ринат Баймуратовлар.Гаиләдә икеңнең дә бер һөнәр иясе булуның отышлы яклары нәрсәдә?

Лиана белән Ринат Баймуратовларның Дүртөйле сәхнәсендәге чыгышын мин аландагы парлы күбәләкнең очып йөрүенә охшаттым. Аларның җиңел хәрәкәте, ташып торган дәрте барлык тамашачыны үзенә җәлеп итте. Концерт тәмамланганнан соң, мин алар белән грим бүлмәсендә әңгәмә кордым.


— Үзегез белән якыннанрак таныштырып китегезче.

Лиана:

— Мин — Чакмагыш авылы кызы. Сәнгать дөньясына гашыйк гаиләдә туып-үстем. Әнием — һөнәре буенча чәч­тараш. Ул искиткеч матур җырлый. Әтием Стәрлетамак сәнгать техникумын тәмам­лаган. Озак еллар мәктәптә му­зыка укытучысы булып эш­ләде.
Мин үземне белә-белгәннән бирле сәхнәдә. Беренче биюемне ике яшемдә башкарганмын. Гаиләбез белән бик күп бәй­геләрдә катнаштык. Энем Линар Шәймөхәммәтов та киләчәген сәнгать юлы белән бәйләргә тели. Ул Октябрьский шәһә­рендәге музыка колледжы­ның вокал бүлегендә укый. Әйтергә кирәк, безнең гаиләдә мин генә биюче. Калганнар искиткеч матур җырлый.

Ринат:

— Мин Дүртөйле районының Иванай авылында гади колхозчылар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килгәнмен. Бишь яшьтән бии башладың, диләр. Минем әтием дә биергә ярата. Ул колхозчылар арасында үткәрелгән смотр-конкурсларда даими катнаша иде. Шул концертларга мине дә ияртеп алып барганнары хәтердә. Беренче-дүртенче сыйныфларда укыганда район Мәдәният сараенда эшләп килүче бию түгәрәгенә йөрдем.
Аның җитәкчесе Алексей Бичурин күңелемдә биюгә карата мәхәббәт уятты. Әлеге көнгәчә ул кабызган учакның сүрелгәне юк.

— Ринат, Дүртөйлене нефть­челәр шәһәре, диләр. Син, нефтьчеләрдән аермалы буларак, аз эш хаклы һөнәр сайлагансың. Сәбәбен әйтә аласыңмы?

— Миңа бу сорауны бик еш бирәләр. Ә җавабы бик гади: минемчә, ир Кеше, нинди генә һөнәр иясе булса да, үз-үзен табып, гаиләнең матди ягын лаеклы тәэмин итәргә тиеш. Барлык нәрсә дә кешенең үзеннән тора.

— Лиана, син бу һөнәргә ничек килдең?

— Мин Чакмагыш сәнгать мәктәбенең хореография сыйныфында шөгыльләндем. Аны тәмамлаганнан соң, район Мәдәният сараеның “Чакматаш” бию ансамбленә йөрдем. Үземне башка һөнәрдә бөтенләй күрми идем. Шуңа күрә Стәрлетамак сәнгать колледжына укырга кердем.

— Ринат, Дүртөйленең данлыклы халык бию ансамбле “Сөмбел”гә килгән юлыгыз урау булмадымы?

— Минем язмыш 12 яшьтән шушы ансамбль белән бәйле. Тугызынчы сыйныфны тәмамла­гач, мине ярты ставкага биюче итеп эшкә алдылар. Үзем мәктәптә укыдым, үзем эшләп тә йөрдем. 11нче сыйныфтан соң Стәрле­тамак сәнгать колледжына укырга кердем. Аны тәмамлагач, Дүртөй­легә, мине биюче итеп үстергән коллективыма дипломлы белгеч булып эшкә кайттым.
“Сөмбел” халык бию ансамбле — 1968 елда оештырылган зур, тату коллектив. Ансамбль­нең беренче җитәкчесе — Әлифә Әхмәт­галиева. 2013 елдан бу үтә дә җаваплы вазыйфаны мин башкарам. 1978 елда коллективка “Халык бию ансамбле” дигән исем бирелгән һәм әлегә кадәр бу исемне горурлык белән йөртәбез. Коллектив — бик күп район, республика, чит өлкәләр, халыкара фестиваль-бәйгеләр җиңүчесе. Репертуарыбыз да бай: башкорт, татар, мари, урыс, украин, чуваш, испан һәм башка халыклар биюләре бар.

— Сез балалар, яшьләр белән дә эшлисезме?

Ринат:

— Минем “Әмирхан” төрке­мендә 4-9 яшьлек малайлар халык биюе юнәлешендә шөгыль­ләнә. Аллаһка шөкер, биергә теләүчеләр бик күп.

Лиана:

— “Антре” заманча бию сту­диясендә 3-17 яшьлек кызлар шөгыльләнә. Дүртөйле шәһә­рендә һәм Чакмагышта төркем­нәребез бар.

— Сез — икегез дә биюче. Мөгаен, бер-берегезгә сәхнәдә гашыйк булгансыздыр?

Ринат:

— Без Лиана белән Стәр­летамакта укыган чакта таныштык. Мин аңардан бер курс югарырак укыдым. Аның укып бетергәнен көтеп тордым да өйләнештек.

Лиана:

— Мин Ринат белән танышкан көнемне бүгенгедәй хәтерлим. Минем укырга кергән генә ел. Әти-әнинең җылы кочагыннан чыгып китеп, тулай торак тормышына өйрәнә алмый йөргән көннәрем. Уртак аш-су бүлмә­сендә кичкелеккә ашарга пешереп торам. Туган йортны, әти-әнине сагынудан күзләремә яшь килеп тыгылды да мин елап җибәрдем. Шулай мыш-мыш танау тартып торганда аш-су бүлмәсенә Ринат килеп керде. Ул мине: “Нәрсә булды? Ни өчен елыйсың?” — дип юатырга тырышты. Шул көннән алып ул минем яклаучым, курчалаучым булып китте.
Бүген гаиләбездә бер кыз һәм ул үстерәбез. Әмирәгә — 8, Әмирханга 3 яшь.

— Икегез дә бер һөнәр иясе буларак, бер казанда кайнау­ның уңай һәм тискәре якларын әйтә аласызмы?

Ринат:

— Икебез дә биюче булуның отышлы ягын гына күрәм. Без тәүлек буе гел бергә. 2011-13 елларда Ризван Хәкимов, Гүзәл Әхмәтова, Әнвәр Нургалиев, Марат Шәйбәков, Наил Шәймәр­данов концертларында бергә чыгыш ясадык. Минемчә, икебезнең дә бер һөнәр кешесе булуыбыз гаиләгә тискәре йогынты ясамый.

Лиана:

— Сәхнәдә дә партнёр булгач, бер-беребезгә җиңел. Тик без икебез бер биюне куя алмыйбыз. Сәбәбе — иҗади эзләнүләр вакытында уртак фикергә килә алмау. Шуңа күрә мин — Ринатның эшенә, ул минекенә кысылмый. Шулай да икебез бергә уртак бию кую — ул минем хыялым.

— Сер булмаса, тагы нинди хыялларыгыз бар?

Ринат:

— Үз йортыбызны төзеп бетерү, “Ике балдак” туй агент­лыгының эшчәнлеген тагын да киңрәк җәелдерү.

Лиана:

— Яуланган иҗади үрләрдә тукталмыйча, тагы да югарыракларына ирешү теләге бар.

— Барлык хыялларыгыз тормышка ашсын! Уңышлар сезгә!

Зөһрә ИСЛАМОВА әңгәмәләште.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»